Башкортстан юлдаш телевидениесе
Башкортстан юлдаш телевидениесе (баш. Башҡортостан юлдаш телевидениеһы) — Башкортстан Җөмһүриятенең дәүләт телеканалы.
Башкортстан юлдаш телевидениесе | |
Нигезләнү датасы | 1993 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Рәсми веб-сайт | bash.news/bst |
Социаль медиаларда күзәтүчеләре | 30 100 ± 99 |
Башкортстан юлдаш телевидениесе | |
баш. Башҡортостан юлдаш телевидениеһы | |
Ил | |
---|---|
Тапшыру вакыты | |
Җитәкчеләр |
Галим Якупов[1] |
Сайт |
Төп мәгълүмат
үзгәртүТапшырулар Башкортстан җөмһүриятенең ике дәүләт телендә һәм төбәктә яшәгән башка милләт телләрендә чыга. Эфирга чыккан тапшырулар саны — 50-дән артык; алар сәясәт, икътисад, мәдәният, сәнгать, һ. б. темаларына багышлана, шулай ук күңел ачу һәм интерактив телетапшырулары бар.
Сигнал тарату чаралары
үзгәртүБашкортстан халкына БЮТ тапшыруларын җиткерү өчен, җөмһүриятнең торак пунктларында 400-дән артык ретрансляторлар төзелде; алар күбесенчә дециметр ешлыкларында эшли, егәрлеге 1 Вт-тан 5 КВт-ка кадәр.
Ретрансляторлар шулай ук Чиләбе өлкәсенең Аргаяш һәм Коншак районнарында төзелде.
Күрше төбәкләрдә: Ырымбур, Самар, Чиләбе, Свердловск, Төмән өлкәләрендә, Татарстан һәм Удмуртия җөмһүриятләрендә БЮТ тапшыруларын кабель челтәрләре аша карап була.
Тапшырыулар шулай ук 401 ямал иярчене аша таратыла.