Рим Зәйнигабит улы Янгузин (баш. Рим Зәйниғәбит улы Йәнғужин; 1941 елның 15 ноябре, Аючы авылы, Стәрлетамак районы, Башкорт АССР, РСФСР, ССРБ2007 елның 11 ноябре, Уфа, Башкортстан Республикасы, Россия) — Совет һәм Россия этнографы, башкортларның этногенез һәм этник тарихы проблемалары буенча белгеч, шулай ук аларның традицион хуҗалыгын һәм социаль структурасын өйрәнү буенча белгеч. Тарих фәннәре докторы (1990), профессор (1991).

Рим Янгузин
Туган 15 ноябрь 1941(1941-11-15)
Стәрлетамак райуны, БАССР, РСФСР, СССР
Үлгән 11 ноябрь 2007(2007-11-11) (65 яшь)
Уфа, Башкортстан, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре этнограф
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре докторы[d]

Тормыш юлы үзгәртү

1941 елның 15 ноябрендә Башкорт АССРның Стәрлетамак районы Аючы авылында туган.

Алтын медаль белен Ишембай шәһәренең 3 нче урта мәктәбен (соңрак 2 нче мәктәп-интернатны), ә 1964 елда Башкорт дәүләт университетының тарихи факультетын темамлый. Мәскәү дәүләт университетының этнография кафедрасында аспирантурада укый һәм 1969 елда тарих фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый.

1968 елдан Башкорт дәүләт университетында эшли, өлкән укытучы, доцент, профессор һәм ССРБ тарихы кафедрасы мөдире була, 1991 елдан башлап Башкортстан тарихы һәм этнография кафедрасы мөдире булып эшли.

1989 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты тарих фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсен алу өчен «XVIII—XIX гасырларда башкорт халкының хуҗалык һәм социаль структурасы» темасы буенча диссертация яклый[1].

Фәнни эшчәнлек үзгәртү

300 гә якын фәнни хезмәт авторы булып тора. Берничә этнографик экспедиция җитәкчесе һәм оештыручысы булган, алар барышында җыелган материаллар Башкорт дәүләт университеты каршындагы Этнография музеенда тупланган.

Төп фәнни эшчәнлеге башкортларның этногенез һәм этник тарихы проблемаларына, шулай ук аларның традицион хуҗалыгын һәм социаль структурасын өйрәнүгә багышлана.

Фәнни хезмәтләр үзгәртү

  • XIX гасыр башкортларының традицион хуҗалык рәвеше. Уфа, 1979.
  • Революциягә кадәр Россия башкортлары хуҗалыгы. Уфа, 1989.
  • Башкорт кабиләләре тарихыннан. Уфа, 1995.
  • Башкортларның игенчелек һәм җир мөнәсәбәтләре XVIII гасырның беренче яртысында Уфа, 1998.
  • Башкортлар этнографиясе (өйрәнү тарихы). Уфа, 2002.
  • Башкорт халкының килеп чыгышы. Уфа, БашГУ, 2003.
  • Башкортстан халкының этник составы. Уфа, 2007.

Бүләкләр үзгәртү

  • Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (1993)[2];
  • Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре (1997);
  • Башкорт дәүләт университетының мактаулы профессоры (2001);
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2002)[3].

Хәтер үзгәртү

  • 2008 елнып 30 гыйнварында Башкорт дәүләт университетының Гыйльми советы этнография музеена Рим Янгузин исемен бирә.
  • Башкортстан хөкүмәте карары белән Рим Янгузин исеме Стәрлетамак районы Аючы авылы урта гомумбелем мәктәбенә бирелә.
  • 2009 елда Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» нәшриятында «Якты юл. Профессор Рим Зәйнигабитдин улы Янгузин турында истәлекләр» китабы дөнья күрә[4].
  • 2011 елның 15 ноябрендә Башкорт дәүләт университетында күренекле галим, профессор Рим Янгузинның тууына 70 ел тулуга багышланган «Этнологиянең һәм тарихның актуаль проблемалары» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе уза. Анда тарихчылар, этнографлар, архивчылар, министрлыклар һәм ведомстволар, Россиянең һәм чит илләрнең төрле шәһәрләреннән килгән җәмәгатьчелек вәкилләре — Рим Янгузин исеме белән бәйле барлык кешеләр катнаша[5].
  • 2011 елда Уфада күренекле галим һәм тарихчы Рим Янгузинга мемориаль такта ачыла[6].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Янгузин, Рим Зайнигабитович. Хозяйство и социальная структура башкирского народа в XVIII—XIX века: автореферат дис. … доктора исторических наук: 07.00.07 / МГУ им. М. В. Ломоносова. — Москва, 1989. — 37 с.
  2. Указ Президиума Верховного Совета Республики Башкортостан от 29.03.1993 № 6-2/129 «О присвоении почетного звания „Заслуженный деятель науки Республики Башкортостан“» 2014 елның 5 март көнендә архивланган.
  3. Указ Президента Российской Федерации от 29.07.2002 № 806 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2016 елның 9 август көнендә архивланган.
  4. Светлый путь Рима Янгузина.. әлеге чыганактан 2014-03-05 архивланды. 2014-03-05 тикшерелгән.
  5. Участие магистранта кафедры «Археологии и этнологии» во Всероссийской научно-практической конференций, посвящённой памяти профессора Янгузина Р. З.
  6. В Уфе открыли памятную доску видному ученому и историку Риму Янгузину(үле сылтама) // Телеканал «Вся Уфа»

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү