Лилия Фәттахова, Фәттахова Лилия Рәфхәт кызы (22 октябрь 1972 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы авылы) – шагыйрә, прозаик, язучы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (2019 елдан),[1] "Мәйдан" журналының баш мөхәррире (2021 елдан),[2] Саҗидә Сөләйманова (2021) һәм Шәүкәт Галиев (2023) исемендәге премияләр лауреаты.


Тугач бирелгән исеме: Фәттахова Лилия Рәфхәт кызы
Туу датасы: 22 октябрь 1972(1972-10-22) (51 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Яңа Чишмә районы, Чаллы Башы
Милләт: татар
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрә, язучы
Иҗат итү еллары: 1990-елларх. в.
Иҗат итү теле: татарча
Премияләр: Саҗидә Сөләйманова премиясе (2021)
Шәүкәт Галиев исемендәге премия (2023)
Яшәү җире Яр Чаллы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Лилия Фәттахова эш урынында
Лилия Фәттахова

1972 елның 22 октябрендә Татарстанның Яңа Чишмә районы Чаллы Башы авылында туа. Туган авылында мәктәпне тәмамлый һәм 1990 елда Казан дәүләт педагогика университетының тарих-филология факультетына укырга керә.[1]

Аны 1995 елда уңышлы тәмамлый һәм Яңа Чишмәгә кайта, анда гимназиядә татар теле һәм тарих укытучысы булып эшли. 2009 елда район мәгариф бүлегенең методик-мәгълүмати үзәгенә милли мәгариф буенча методист булып эшләргә күченә; районның тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары берләшмәсен җитәкли. Соңрак, 2013 елдан алып 2017 елга кадәр Яңа Чишмә урта мәктәбендә җәмгыять белеме һәм тарих фәннәрен укыта.[1][3]

2017 елда Чаллыга күченеп китә, анда “Шәһри Чаллы” газетасына бүлек мөхәррире булып эшкә урнаша. 2018 елдан алып 2021 елга кадәр “Көмеш кыңгырау” республика балалар һәм яшүсмерләр газетасында мөхәррир урынбасары урынын алып тора. 2021 елның 1 сентябрендә «Мәйдан» журналы баш мөхәррире итеп билгеләнә.[2]

«Яңа авторлар эзләү, яшь каләм ияләрен табу, барлау юнәлешен дәвам итәрбез дип уйлыйм. Татар сүзен ишеттерергә мөмкин булган барлык чараларда катнашырга исәплибез», — Лилия Фәттахова «Мәйдан» журналындагы киләчәк эшчәнлеге турында.[2]

Иҗат үзгәртү

Лилия инде кечкенә чактан ук иҗаткка тартыла, мәктәптә укыганда беренче шигырьләрен яза, әкиятләр язып карый, әмма төп эшчәнлеген университетны бетереп, эшкә урнашкач кына башлап җибәрә.

"Лилия Фәттахованың чын шагыйрь булуын күптән белә идем инде. Кулъязма хикәяләр җыентыгы кулыма килеп кергәч, тагын бер инандым: талантлы кеше нәрсә генә язса да, талантлы чыга! Тагын шуңа ышандым: чын шагыйрь кайсы гына жанрда эшләсә дә, барыбер шагыйрь", - Галимҗан Гыйльманов Лилиянең иҗаты турында.

2015 елда аның беренче "Танырсыңмы?" исемле җыентыгы дөнья күрә, ә 2019 елда инде "Ишет мине!" шигырьләр җыентыгы бастырылып чыгарыла. Бу җыентык өчен ул 2021 елда Саҗидә Сөләйманова премиясенә ия була.[1]

Хәзерге вакытта аның шигырь һәм мәкаләләре “Яңа Чишмә хәбәрләре”, “Мәдәни җомга”, “Безнең гәҗит”, “Яңарыш” (Удмуртия) газеталарында, ”Казан утлары”, “Сөембикә”, “Идел”, “Тулпар” (Башкортостан), “Ялкын”, “Сабантуй” журналларында, күмәк җыентыкларда басылып чыга.

"Шигырь бар, шагыйрь бар. Килсен, күренсен, дөньяга чыксын. Бездән хәер-фатиха!” – Мөхәммәт Мирза.

Җыентыклар һәм әсәрләре үзгәртү

Җыентыклар:

  • Танырсыңмы?: Шигырьләр. – Казан: РИЦ “Школа” – 2015.
  • Ишет мине!.. Шигырьләр. Казан: Татар.кит.нәшр. – 2019.
  • Карурман миләүшәсе. Хикәяләр. – Казан: “Рухият” кит.нәшр. – 2019.

Күмәк җыентыклар:

  • Илһам чишмәләре // Родники вдохновения// күмәк җыентык: Казан. – Рухият.- 2013. – 459-460 б.
  • Авылым, мин синең тәлгәшең // Малая родина – пристань моей души // күмәк җыентык: – Казан: РИЦ “Школа”. – 2015. – 136-139 б.
  • Туган яктан илһам алып // Вдохновленные краем родным// күмәк җыентык: – Казан: Рухият. – 2016. – 137-138 б.

Фәнни-популяр басылмалар:

  • История Новошешминского района. – учебное пособие для учащихся 7-9 классов общеобразовательных учреждений. – Казань: Редакционно-издательский центр “Школа”. – 2014 г.

Шигырьләр:

  • Шәһәр урамыннан чөкердәшеп;
  • Нәфрәтнең күзләре кып-кызыл…;
  • Җирдә көйләр күп ул;
  • Нинди төстә икән…;
  • Шәһәрне дә яратырга кирәк…;
  • Якты гамь;
  • Бу илдә;[3]
  • Дала үзе дә биктә;[3]
  • Сәясәт;[3]
  • Ә без әле…;
  • Көтү хәлләре;
  • Юк, кирәкми!;
  • Чагыштыру;[4]
  • Күзлек;[4]
  • Бәя;[4]
  • Рәхмәтем;[4]
  • Хакыйкать ачылганда;
  • Түрә көтү һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Мәдәни җомга // 2017, 2 март
  2. Татарстан Язучылар берлеге сайты
  3. "Мәгариф" журналы
  4. Шәһри Казан – 2021, 1 сентябрь.
  5. Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе
  6. Сөембикә журналы //