Наилә Вәлитова, Вәлитова Наилә Минһаҗ кызы (15 март 1946 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара эшчеләр бистәсе) – матур әдәбият тәрҗемәчесе, язучы. Татарстан язучылар берлеге әгъзасы (1989 елдан),[1] Татарстан Республикасының Фәннәр академиясенең «Фән» нәшриятында редактор.


Тугач бирелгән исеме: Вәлитова Наилә Минһаҗ кызы
Туу датасы: 15 март 1946(1946-03-15) (77 яшь)
Туу урыны: СССР, РСФСР, ТАССР, Кукмара
Милләт: татар
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1970-елларх. в.
Иҗат итү теле: татарча
Премияләр: Татарстан Республикасының Мактау грамотасы
Яшәү җире Казан

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1946 елның 15 мартында Татарстанның Кукмара эшчеләр бистәсендә туа. 1954 елда әтисе Әгерҗе районының Иж-Бубый авылына колхоз рәисе итеп билгеләнгәч, гаиләләре белән шунда күченеп китәләр. Наилә Иж-Бубыйдагы урта мәктәпне тәмамлый һәм 1963 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының рус-татар бүлегенә укырга керә. Аны 1968 елда тәмамлый һәм Иж-Бубыйга укытучы булып эшләргә кайта.

1971 елның көзендә Наилә Вәлитова Казанга күченә һәм Татарстан китап нәшриятында эшли башлый. Иң элек кече редактор, соңрак матур әдәбият редакциясендә редактор һәм баш редактор вазифаларын башкара. Наилә Вәлитова гомеренең 30 елын китап нәшриятенә багышлый һәм 2001 елның июлендә Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе «Фән» нәшриятында шулай ук редактор буларак эшли башлый.

Татартсан язучылар берлегенә 1989 елда кабул ителә.[1]

Иҗат үзгәртү

Бүгенге әдәбият дөньясында Наилә Вәлитова оста тәрҗемәче буларак танылган. Бу юнәлештә үз эшчәнлеген ул 1974 елда рус язучысы С.Баруздинның «Шел по улице солдат» («Солдат бара урамнан») балалар өчен язган хикәяләр җыентыгын тәрҗемә итү белән башлап җибәрә. Һәм инде 50 елга якын вакыт арада Наилә тәрҗемә иткән чит ил, рус һәм башка милләт язучыларының дистәгә якын хикәя, повесть җыентыклары һәм романнары татар телендә басылып чыга.

Наилә Вәлитова 1994 елда Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстанның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Эшләре үзгәртү

Тәрҗемәләр:

  • Успенский Э. Крокодил Гена һәм аның дуслары: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 63 б. – 15000 д. («Крокодил Гена и его друзья»)
  • Распутин В. Онытма гомергә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 240 б. – 15000 д. («Живи и помни»)
  • Думбадзе Н. Мәңгелек канун: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. –231 б. – 12200 д. («Закон вечности»)
  • Милн А. Винни-Пух маҗаралары: әкият-повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 253 б. – 100000 д. («Винни-Пух и все-все-все»)
  • Кәрим М. Гомер мизгелләре: хатирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 175 б. – 5000 д.
  • Милн А. Винни-Пух маҗаралары: әкият-повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 223 б. – 5000 д. («Винни-Пух и все-все-все») һ.б.[2]

Күмәк җыентыклар:

  • «Фантастик хикәяләр» (1977),
  • «Дала гөлләре» (казакъ хикәяләре, 1993)
  • «Нәниләргә бүләк» (1975),
  • «Өй артында өянкеләр» (чуаш хикәяләре, 1979),

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • 1994 - Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстан Республикасының Мактау грамотасы

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Фирая Зыятдинова // Казан утлары: 2006, №3.
  2. Татарстан Язучылар берлеге сайты
  3. Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе
  4. Камалетдинова Р. Кемнән сирпелә яктылык // Сөембикә. – 1996. – № 4. – 12–13 б.
  5. Вәли-Барҗылы М. Бәхетле кеше // Ватаным Татарстан. – 2001. – 14 март.
  6. Р. Н. Даутов, Р. Ф. Рахмани Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда. - Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Искәрмәләр үзгәртү