Туфан мәчете (Яр Чаллы)
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Туфан мәчете — Яр Чаллы шәһәренең мәчете.
Адресы: ТР, Яр Чаллы, Үзәк район, 4нче комплекс, 21а, Төзүчеләр бульвары, 14нче А йорт.
Архитекторы — Әнәс Габдулла улы Шәмсиев. Мәчет имам-хатыйбы — Равил хәзрәт Нуруллин.
Мәчет | |
«Туфан» мәчете
| |
![]() | |
Ил | Татарстан |
Шәһәр | ![]() |
Дин | Ислам |
Бина төре | мәчет |
Төзелеш еллары | 1997 ел—2006 ел |
Халәте | гамәлдә |
Тарих үзгәртү
Мәчетнең мәхәлләсе 1994 елның 12 гыйнварында оеша. Мәхәлләне оештыручы һәм мәчетне төзүдә башлап йөрүче — югары белемле төзүче Равил хәзрәт Нуруллин. Төзелеш эшләре 1997 елның 12 маенда башлана. 2006 елның 16 сентябрендә мәчет тантаналы ачыла.
Бина үзгәртү
Мәчет күпкатлы йортлар арасындагы калку җиргә салынган, архитектурасы җыйнак, үзенчәлекле. Бина эчендә 2 намаз залы, уку бүлмәләре, ашханә урын алган.
Мәчет янәшәсендә аерым төзелгән хәләл ит кибете халыкка хезмәт күрсәтә.
Беренче намаз залы (ирләр өчен) 150 кешене, икенче намаз залы (хатын-кызлар өчен) 40 кешене кабул итә ала[1].
Моны да карагыз үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ Все мечети города. nashichelny.ru
Чыганаклар үзгәртү
- «Туфан» мәчете Яр Чаллы картасында
- Мечети г. Набережные Челны. Официальный сайт Мухтасибата г. Набережные Челны
Сылтамалар үзгәртү
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||