Төп менюны ачу

Камчатка крае (рус. Камчатский край) — Русия Федерациясенең Азия өлеше субекты. Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесенә керә.

Русия Федерациясе субъекты
Камчатка крае
рус. Камчатский край
Flag of Kamchatka Krai.svg Coat of Arms of Kamchatka Krai.svg
Байрак Илтамга

Русия харитасында Камчатка крае

Администраив үзәк

Петропавловск-Камчатский

Мәйдан

10-нчы

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

464 275 км²
1,1

Халык саны

78-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

322 079 (2014)

ТРП

68-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

98,1 млрд. сум (2010)

227,1 мең сум

Федераль бүлге

Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесе

Икътисади район

Ерак Көнчыгыш икътисади районы

Губернатор

ISO 3166-2 коды RU-KAM

ГАТОБК коды

30

Административ үзәге — Петропавловск-Камчатский шәһәре.

ҖәгърафияҮзгәртү

 ЧиктәшлекҮзгәртү

Як

Русия субъекты

Төньяк Чукотка автономияле округы
Көнбатыш Магадан өлкәсе
Көньяк Сәхәлин өлкәсе

Камчатка крае бөтен Камчатка ярымутравын, янәнәшдәге кыйтга өлешен һәм берничә утрауны биләп тора. Көнчыгышта Тын океанның Беринг диңгезе белән, көнбатышта — Охот диңгезе белән юыла.

Төп елгалар: Камчатка (озынлык 758 км), Пенжина (713 км), Таловка (458 км), Вывенка (395 км), Пахача (293 км), Апука (296 км), Укэлаят (288 км). Күлләр: Таловка (44 км²), Палана (28 км²).

Тау тезмәләре: Урта (озынлыгы якынча 900 км), Көнчыгыш, Ветвей, Пенжина, Пахачи, Олютор һ.б. Биеклекләр: Хувхойтун т. (2613 м), Ледяная т. (2562 м), Острая т. (2552 м), Шишель т. (2531 м), Тылеле (2234 м).

Камчатка актив янартау эшчәнлеге зонасына керә, ярымутрауда якынча 300 эре һәм кече янартау урнашкан, аларның 29сы — гамәлдәге, шул исәптә Ключевская Сопка — Ауразия кыйтгасында иң биек янартау.

КлиматҮзгәртү

Төньяк өлешендә субарктик, диңгез буйларында — муссонлы, эчке районнарында — континеталь. Кыш озын, карлы, гынварның уртача температуралары −7… −8 °C (көньякта һәм көньяк-көнчыгышта), −10… −12 °C (көнбатышта), −19… −24 °C (үзәктә һәм төньякта). Җәй кыска, салкынча һәм яңгырлы, июль-августның уртача температуралары +10…+12 °C (көнбатышта), +12…+14 °C (көньяк-көчыгышта) +16 °C (үзәк өлешендә). Явым-төшемнәр саны гаять төрлеләнә: 300 ммдан (крайның кырый төньяк-көнбатышында) 2500 ммга кадәр (көньяк-көнчыгышта).

ТарихҮзгәртү

Төбәкнең төп халкы — корәклар, ителменнәр, айннар. ХІХ гасырның уртасында Камчаткага эвеннар да күчеп утырдылар.[1]

XVII гасырның азагында урыс колонизациясе башлана. Даими урыс халкы Камчаткада 1730-елларда, һәм, аз санда булуы аркасында, аның шактый өлеше җирле халыклар белән кушылып китте. Шулай итеп, Камчаткада «камчадаллар» дигән этник төркеме барлыкка килде.[2]

ХалыкҮзгәртү

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
220 753 287 612 378 491 466 096 358 801 322 079

2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: урыслар — 85,9%, украиннар — 3,9%, коряклар — 2,3%.[9][10]

Административ бүленешҮзгәртү

Камчатка крае 11 муниципаль районга һәм 3 шәһәр округына бүленә.

  • Петропавловск-Камчатский шәһәр бүлгесе
  • Вилючинск шәһәр бүлгесе
  • Палана шәһәр бүлгесе
  1. Алеут районы
  2. Быстрая районы
  3. Елизово районы
  4. Карага районы
  5. Мильково районы
  6. Олүтор районы
  7. Пенжина районы
  8. Соболево районы
  9. Тигил районы
  10. Усть-Большерецк районы
  11. Усть-Камчатск районы

Искәрмә: Коряк бүлгесе составына керүче берәмлекләр авышлы мәтен белән күрсәтелгән.

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү