Магадан өлкәсе
Магадан өлкәсе (рус. Магаданская область) — Россия Федерациясенең субъекты. Ерак Көнчыгыш федераль бүлгесенә керә.
Россия Федерациясе субъекты | |||||
Магадан өлкәсе Магаданская область | |||||
| |||||
Магадан | |||||
11-нче | |||||
- Барлыгы - Су |
462 464 км² [1] 0,9 % | ||||
Халык саны |
|||||
- Барлыгы - Халык тыгызлыгы |
156 996 (2010) 0,34 кеше/км² | ||||
Тулаем региональ продукт |
|||||
- Барлык, агымдагы бәядә - Кеше башына |
58,2 млрд. сум [2] (2010) 255,2 мең сум | ||||
Ерак Көнчыгыш | |||||
Ерак Көнчыгыш | |||||
рус теле | |||||
Губернатор |
Виктор Печёный (в. б.) | ||||
49 | |||||
MSK+7 (UTC+10) |
Административ үзәге — Магадан шәһәре.
География
үзгәртүЯк | Регион |
---|---|
Көньяк | Хабарау крае |
Көнбатыш | Якутия |
Төньяк | Чукотка автономияле округы |
Көнчыгыш | Камчатка крае |
Өлкә Тын океанның Охот диңгезе белән юыла. Округның ¾ өлешен тундра һәм лесотундра били. Өлкәнең зур өлешне Колыма таулыгы били; иң биек таулар — Снежная (2293 м), Абориген (2287 м).
Тарих
үзгәртүXVIII гасырда, Колымага беренче рус казакларының походларына кадәр бу җирдә күбесенчә якутлар яши торган булалар. XX гасырның башында хәзерге Магадан өлкәсенең территориясе Диңгез буе өлкәсе составына керә. 1921-1922 елларда — Ерак Көнчыгыш Республикасы буфер дәүләте составында була; 1921 елда Камчатка губерния составына кертелә. 1922 елның ноябрендә Ерак Көнчыгыш Республикасы РСФСР составына Ерак Көнчыгыш өлкәсе буларак керә. 1926 елда ул исемен Ерак Көнчыгыш краена алыштыра. 1932 елның октябрендә аның составында Камчатка өлкәсе барлыкка килә.
1931 елда Магадан өлкәсенең элгәре, "Дальстрой" тресты - уникаль һәм өзлексез киңәя торган административ-территориаль берәмлеге үз эшен башлый. 1939-1940 елларда Чукотка милли округы "Дальстрой" юрисдикциясенә күчерелә.
1953 елның 3 декабрьдә Магадан өлкәсе барлыкка килә; 1953-1992 елларда аның составында Чукотка милли (1978 елдан - автономияле) округы булган.
Халык
үзгәртү2010 җанисәбе буенча Магадан өлкәсендә 156 956 кеше яши. Шәһәрләрдә халыкның 95,3 % яши (2009) (Мәскәү һәм Питербургтан башка иң урбанизацияләнгән регион).
Милли состав:
Народ | 2002 елда, мең кеше | 2010 елда, мең кеше (%)[3] |
---|---|---|
Руслар | 146,5 (80,2 %) | 127,9 (84,1 %) |
Украиннар | 18,1 (9,9 %) | 9,8 (6,5 %) |
Эвеннар | 2,5 (1,4 %) | 2,6 (1,7 %) |
Татарлар | 2,0 (1,1 %) | 1,4 (0,9 %) |
Белоруслар | 2,2 (1,2 %) | 1,1 (0,8 %) |
Коряклар | 0,88 (0,5 %) | 0,9 (0,6 %) |
Ингушлар | 0,8 (0,45 %) | - |
Алманнар | 0,7 (0,45 %) | - |
Ительменнар | 0,65 (0,35 %) | 0,61 (0,4 %) |
Башка милләтләр | - | 7,5 (4,9 %) |
Милләтне билгеләнмәделәр | - | 4,9 |
Торак пунктлар
үзгәртүМагадан өлкәсенең эре торак пунктлары
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Торак пункт | Халык саны | |||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Магадан | 95 925 | 11 | Стекольный | 2 026 | |||||
2 | Ола | 6 215 | 12 | Уптар | 1 991 | |||||
3 | Сусуман | 5 865 | 13 | Эвенск | 1 973 | |||||
4 | Сокол | 4 687 | 14 | Мяунджа | 1 663 | |||||
5 | Палатка | 4 244 | 15 | Оротукан | 1 531 | |||||
6 | Ягодное | 4 211 | 16 | Дукат | 1 351 | |||||
7 | Омскучан | 4 158 | 17 | Армань | 1 071 | |||||
8 | Усть-Омчуг | 3 915 | 18 | Холодный | 1 062 | |||||
9 | Синегорье | 2 821 | 19 | Омчак | 956 | |||||
10 | Сеймчан | 2 816 | 20 | Дебин | 721 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча |
Административ бүленеше
үзгәртүХаритада № | Исеме | ОКАТО коды | Халык саны, мең кеше (2010 елына) |
Мәйдан, тыс. км²[4] |
Халык тыгызлыгы, кеше/км² |
Административ үзәге |
---|---|---|---|---|---|---|
Шәһәр округы | ||||||
I | Магадан | 44 401 000 000 | 102 603 | 1,2 | 88,68 | |
Районнар | ||||||
1 | Ола районы | 44 201 000 000 | 10 495 | 75,8 | 0,14 | Ола |
2 | Омсукчан районы | 44 204 000 000 | 5 532 | 60,4 | 0,09 | Омсукчан |
3 | Төньяк-Эвен районы | 44 207 000 000 | 2 667 | 102,0 | 0,03 | Эвенск |
4 | Среднекан районы | 44 210 000 000 | 3 227 | 91,8 | 0,04 | Сеймчан |
5 | Сусуман районы | 44 213 000 000 | 9 025 | 46,8 | 0,21 | Сусуман |
6 | Теньки районы | 44 216 000 000 | 5 423 | 35,6 | 0,16 | Усть-Омчуг |
7 | Хасын районы | 44 219 000 000 | 8 144 | 19,3 | 0,41 | Палатка |
8 | Ягодное районы | 44 222 000 000 | 9 840 | 29,6 | 0,36 | Ягодное |
Магадан өлкәсендә 2 шәһәр (Магадан, Сусуман) һәм 28 штп. урнаша.
Икътисад
үзгәртүСәнәгатьнең төп тармаклары: тау-чыгару сәнәгате (алтынны, көмешне, вольфрамны, күмерне, аккургашны чыгару) һәм балык сәнәгате. Өлкә территориясенә Аркагала ГРЭСы, Колыма гидроэлектростанциясе эшли, Усть-Среднекан гидроэлектростанциясе төзелә.
Транспорт
үзгәртүӨлкәнең төп транспорт капкалары - Магадан диңгез порты. Магадан шәһәре янында "Сокол" аэропорты урнаша.
Кызыклы фактлар
үзгәртү- Магадан өлкәсенең Спорное штп-да 8 кеше яши, Галимый штп-да 5 кеше яши, өч шәһәр тибындагы бистәларда (Беличан, Кадыкчан һәм Югары Ат-Урях) беркем дә яшәми.[6]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-18, retrieved 2012-11-10
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-06-19, retrieved 2012-06-19
- ↑ Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2012-04-27, retrieved 2012-02-07
- ↑ Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег
<ref>
; для сносокStat2009
не указан текст - ↑ http://sbchf.narod.ru/uzk49.html(үле сылтама)
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2011-06-27, retrieved 2012-02-07
Тышкы сылтамалар
үзгәртү