Чукотка автономияле округы
Чуко́тка автоно́мияле о́кругы (рус. Чукотский автономный округ, чук. Чукоткакэн автономныкэн округ) — Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгышында урнашкан субъекты. Ерак Көнчыгыш федераль округынә керә.
Чукотка автономияле округы | |
рус. Чукотский автономный округ | |
Байрак[d] | Илтамга[d] һәм Илтамга |
Нигезләнү датасы | 10 декабрь 1930 |
---|---|
Рәсми исем | Чукотский национальный округ һәм Чукотский автономный округ |
Рәсми тел | рус теле һәм Чукот теле |
Дөнья кисәге | Азия |
Дәүләт | Россия[1] |
Башкала | Анадырь |
Административ-территориаль берәмлек | Россия |
Сәгать поясы | PETT[d] һәм Азия/Анадырь[d][2] |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Chukchi Autonomous Okrug.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | губернатор Чукотского автономного округа[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Роман Копин |
Канунбирү органы | Дума Чукотского автономного округа[d] |
Халык саны | 49 527 (1 гыйнвар 2021) |
Нәрсә белән чиктәш | Якутия, Магадан өлкәсе, Камчатка крае һәм Аляска |
Кулланылган тел | Сиреник теле, Науканский язык[d], Юит теле һәм Чукот теле |
Мәйдан | 721 481 км² |
Рәсми веб-сайт | чукотка.рф(рус.) |
Номер тамгасы коды | 87 |
Чукотка автономияле округы Викиҗыентыкта |
Административ үзәге — Анадыр шәһәре.
Чиктәшлек
үзгәртүЯк | Россия субъекты |
---|---|
Көнбатыш | Якутия республикасы |
Көнчыгыш | АКШ (диңгез буенча) |
Көньяк-көнбатыш | Магадан өлкәсе |
Көньяк | Камчатка крае |
География
үзгәртүЧукотка автономияле округы Россияның төньяк-көнбатышында урнаша. Бөтен Чукотка ярымутравын били, кыйтга өлешеннән тыш берничә утравында да урнаша.
Көнчыгыш Себер, Чукотка һәм Беринг дингезләре белән юыла.
- Төп елгалар — Анадыр, Омолон, Великая, Амгуэма, Зур һәм Кече Анюйлар.
- Иң зур күлләр — Краснено, Эльгыгытгын, Пекульнейское.
Чукотка автономияле округы - чик буе зонасы. Чукоткага барыр өчен чит илле кешеләргә ФСБның рөхсәте кирәк.
Климат
үзгәртүОкруг күбесенчә Төньяк поляр түгәрәге артында урнашкан. Шуңа күрә анда каты субарктик климат, кыш 10 ай уза. Гыйнварның урта температурасы -15...-39 °C, июльнең +5...+10 °C. Явымнар 200-500 мм ел эчендә.
Файдалы казылмалар
үзгәртүТабигый газ, нефть, алтын, күмер, аккургаш, вольфрам, терекөмеш.
Тарих
үзгәртүЧукотка милли округы 1930 елның 13 декабрендә Ерак Көнчыгыш крае составында барлыкка килгән. 1938-1951 елларда Хабарау краеның Камчатка өлкәсе составында булган.
1951 елда округ Хабарау краеның туры буйсынуына күчкән.
1953 елның 3 декабрьдә Магадан өлкәсенең составына керә; 1977 елда исемен Чукотка автономияле округына алыштыра.
1992 елда ЧАО Магадан өлкәсенең составыннан чыга.
Халык
үзгәртүХалык | 1939 | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 (* 2012 елның 26 гыйнвар көнендә архивланган.) | 2010[3] |
---|---|---|---|---|---|---|---|
Руслар | 5,2 (24,1 %) | 28,3 (60,7 %) | 70,5 (69,7 %) | 96,4 (68,9 %) | 108,3 (66,1 %) | 27,9 (51,9 %) | 25,1 (52,5 %) |
Чукчалар | 12,1 (56,3 %) | 10,0 (21,4 %) | 11,0 (10,9 %) | 11,3 (8,1 %) | 11,9 (7,3 %) | 12,6 (23,4 %) | 12,8 (26,7 %) |
Украиннар | 0,6 (2,7 %) | 3,5 (7,6 %) | 10,4 (10,3 %) | 20,1 (14,4 %) | 27,6 (16,8 %) | 5,0 (9,2 %) | 2,9 (6,0 %) |
Юпик эскимослар | … | 1,1 (2,3 %) | 1,1 (1,1 %) | 1,3 (0,9 %) | 1,5 (0,9 %) | 1,5 (2,85 %) | 1,5 (3,2 %) |
Эвеннар | 0,8 (3,8 %) | 0,8 (1,8 %) | 1,1 (1,0 %) | 1,0 (0,7 %) | 1,3 (0,8 %) | 1,4 (2,6 %) | 1,4 (2,9 %) |
Чуваннар | … | … | … | … | 0,9 (0,6 %) | 1,0 (1,8 %) | 0,9 (1,9 %) |
Белоруслар | … | 0,6 (1,2 %) | 1,7 (1,6 %) | 2,4 (1,7 %) | 3,0 (1,9 %) | 0,5 (1,0 %) | - |
Татарлар | … | 0,5 (1,1 %) | 1,6 (1,6 %) | 2,0 (1,4 %) | 2,3 (1,4 %) | 0,5 (1,0 %) | - |
Шәһәрләр
үзгәртүХалык саны, кеше | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
Шәһәр | 1959 | 1970 | 1979 | 1989 | 2002 | 2010[3] | |
Анадыр | 5859 | 7703 | 12 241 | 17 094 | 11 038 | 13 525 | |
Билибино | 635 | 10 693 | 12 711 | 15 558 | 6181 | 5504 | |
Певек | 5752 | 10 528 | 11 060 | 12 915 | 5206 | 4161 |
Административ-территориаль бүленеш
үзгәртү
- Анадыр
- Анадыр районы (үзәге - Угольные Копи)
- Билибино районы (Билибино)
- Иульт районы (Эгвекинот)
- Провидения районы (Провидения)
- Чаун районы (Певек)
- Чукотка районы (Лаврентия)
Торак пунктлар
үзгәртүЧукотка автономияле округының эре торак пунктлары
№ | Шәһәр | Халык саны | № | Торак пункт | Халык саны | |||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
1 | Анадыр | 13 045 | 11 | Усть-Белая | 873 | |||||
2 | Билибино | 5 556 | 12 | Марково | 809 | |||||
3 | Певек | 4 162 | 13 | Рыркайпий | 766 | |||||
4 | Угольные Копи | 3 368 | 14 | Уэлен | 720 | |||||
5 | Эгвекинот | 2 790 | 15 | Нешкан | 704 | |||||
6 | Провидения | 1 970 | 16 | Канчалан | 629 | |||||
7 | Лаврентия | 1 459 | 17 | Амгуэма | 521 | |||||
8 | Беринговский | 1 401 | 18 | Рыткучи | 517 | |||||
9 | Лорино | 1 267 | 19 | Ваеги | 497 | |||||
10 | Омолон | 873 | 20 | Мыс Шмидта | 492 | |||||
2010 елның җанисәбе буенча[4] |
Икътисад
үзгәртүЧукотка автономияле округы ТРП кеше башына буенча дүртенче урын ала (2008); икътисадның нигезе - алтын приисклары һәм рудниклар.
Сәнәгать
үзгәртүБилибино шәһәрендә АЭС эшли; Күмер чыгарыла, балык эшкәртү предприятеләре эшли.
Транспорт
үзгәртүКүбесенчә авиа- һәм диңгез буе транспорты.
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Deutsche Nationalbibliothek Record #4404420-3 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ 3,0 3,1 Информационные материалы об окончательных итогах Всероссийской переписи населения 2010 года, archived from the original on 2020-05-01, retrieved 2012-01-04
- ↑ ЧИСЛЕННОСТЬ И РАЗМЕЩЕНИЕ НАСЕЛЕНИЯ ЧУКОТСКОГО АО., archived from the original on 2015-04-02, retrieved 2013-07-10
Сылтамалар
үзгәртүВикиҗыентыктагы медиафайллар? |
- Чукотка автономияле округының рәсми сайты 2015 елның 21 март көнендә архивланган. (рус.)