Чукотка ярымутравы

Чукотка ярымутравы (рус. Чукотский полуостров) — Азиянең төньяк-көнбатышындагы ярымутрау. Россиянең Чукотка автономияле округындә урнашкан. Мәйдан 49 000 км‌‌‌‌‌‌‍².

Чукотка ярымутравы
Сурәт
Дәүләт  Россия[1]
Административ-территориаль берәмлек Чукотка автономияле округы
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Чукот диңгезе[2], Беринг бугазы[2] һәм Анадырский залив[d][2]
Иң югары ноктасы Iskhodnaya[d]
Нинди веб-биттә тасвирланган derstandard.de/story/2000114971541/tschuktschen-halbinsel-unterwegs-in-derentlegensten-gegend-russlands(алм.)
Харита сурәте
Карта
 Чукотка ярымутравы Викиҗыентыкта

Төньяк Америкадан Беринг бугазы белән аерылган. Ярымутраудан Россиянең һәм Ауразиянең иң көнчыгыш ноктасы — Дежнёв борыны урнашкан. Чукотка ярымутравы Көнчыгыш Себер, Беринг һәм Чукотка диңгезләр тарафыннан юыла. Ярлар култыклар белән көчле киселгән. Зур өлешен Чукотка таулыгы биләп тора. Анда күпләп батынкылыклар белән бер-берсеннән аерылган гөмбәзсыман кырлар бар. Җир өслегенең уртача биеклеге — 400—500 метр, иң биек нокта — 1158 метр (Исходная тавы). Чукотка ярымутравның зур өлеше тундра үсемлекләре белән капланган. Файдалы казылмаларалтын, аккургаш, вольфрам һ.б.

Шулай ук карагыз

үзгәртү

Чукчаларның Русия империясенә каршы көрәше

  1. Deutsche Nationalbibliothek Record #4061114-0 // Gemeinsame Normdatei — 2012—2016.
  2. 2,0 2,1 2,2 Брокгауз энциклопедиясе