Чукот теле — Чукотка-Камчатка телләре гаиләсенең чукот-коряк тармагына караган тел.

Чукот теле
Үзисем:

ԓыгъоравэтԓьэн йиԓыйиԓ

Илләр:

Россия

Сөйләшүчеләр саны:

5095 (2010)[1]

Халәт:

җитди куркыныч астында[d]

 Классификация
Төркем:

???

Язу:

кирилл язуы

Тел кодлары
ГОСТ 7.75–97:

чук 800

ISO 639-1:

ISO 639-2:

ISO 639-3:

ckt

Россиянең Чукотка автономияле округында, Коряк округында, Саха Җөмһүриятенең Түбән Колыма районында таралган. Сөйләшүчеләрнең саны — 15 мең кешедән артык. Чукот теленең унга якын диалекты бар, шуларның иң әһәмиятлеләре: көнбатыш (уэлен) — әдәби телгә нигез булган; көнбатыш (певек). Чукот теленең фонетик төзелешендә 6 сузык, 13 тартык аваз бар; аларда сингармонизм, ассимиляция, диссимиляция күренешләре күзәтелә. Грамматик төзелеше ягыннан агглютинатив телләр рәтенә керә. Синтаксисында кушма сүзләргә карата гади сүзләр күбрәк кулланалар. Лексикасында эскимос, юкагир, рус теленнән үзләштерлгән сүзләр бар.
Кайбер чыганаклар буенча чукот телендә беренче китап 1823 елда 10 экземпляр тираж белән бастырылган булган.
Язуы 1931 елда латин графикасы нигезендә булдырылган, 1936 елдан исә кирилл графикасы нигезендәге әлифбасына күчерелгән.

Әлифба үзгәртү

Хәзерге әлифба:

А а Б б В в Г г Д д Е е Ё ё Ж ж
З з И и Й й К к Ӄ ӄ Л л Ԓ ԓ


М м
Н н Ӈ ӈ О о П п Р р С с Т т У у
Ф ф Х х Ц ц Ч ч Ш ш Щ щ Ъ ъ Ы ы
Ь ь Э э Ю ю Я я '

Искәрмәләр үзгәртү