Сахалин өлкәсе
Сахалин өлкәсе (рус. Сахалинская область) — Россия Федерациясенең Азия өлеше субекты. Ерак Көнчыгыш федераль округынә керә.
Сахалин өлкәсе | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 20 октябрь 1932 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Южно-Сахалинск |
Административ-территориаль берәмлек | Россия[1] |
Сәгать поясы | МСК+8[d] һәм Азия/Сахалин[d][2] |
Геомәгълүматлар | Data:Russia/Sakhalin.map |
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы | губернатор Сахалинской области[d] |
Хөкүмәт башлыгы | Валерий Лимаренко[d] һәм Валерий Лимаренко[d] |
Канунбирү органы | Сахалинская областная дума[d] |
Халык саны |
485 621 (1 гыйнвар 2021), 457 590 (2024) |
Нәрсә белән чиктәш | Хабарау крае, Камчатка крае һәм Хоккайдо (префектура) |
Кулланылган тел | нивх теле һәм уйльта теле |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 87 101 км² |
Рәсми веб-сайт | sakhalin.gov.ru(рус.) |
Тематик география | география Сахалинской области[d] |
Феноменның икътисады | экономика Сахалинской области[d] |
Номер тамгасы коды | 65 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Сахалин өлкәсе Викиҗыентыкта |
Административ үзәге — Южно-Сахалинск шәһәре.
Курилларның көньяк утралуларының (Итуруп, Кунашир, Шикотан, Хабомаи төркеме) Россиянеке булуы Япония тарафыннан дәгъвалана.
Географиясе
үзгәртүСахалин өлкәсенең коры җир чикләре юк. Диңгез аша ул төньякта Камчатка крае белән, көнбатышта — Хабарау крае белән, көньякта — Япония белән чикләнә.
Сахалин өлкәсе — утрауларда гына урнашкан Россиянең бердәнбер төбәге. Аның составына Сахалин утравы һәм янәшәсендәге утраулары (гомуми мәйданы 76,6 мең км²) һәм Курил утраулары керәләр. Сахалин утравы төньяктан көньякка 948 километрга, көнбатышта көнчыгышка — 26-160 километрга сузылган. Курил утраулары төньяк-көнчыгыштан көньяк-көбатышка Камчаткадан алып Хоккайдога кадәр 1200 километрга сузылган.[3] Сахалин көньяк-көнбатыштан җылы Япон һәм көнбатыштан салкын Охот диңгезләре белән юыла; Курил утраулары исә көнбатыштан Охот диңгезе, ә көнчыгыштан — Тын океан сулары белән юыла.
Сахалин табигать шартларының үзнечәлеге — югары сейсмик һәм янартау активлыгы: Курил утрауларында 9 янартау урнашкан, җир тетрәүләр дә шактый еш булалар.
Төп елгалар — Тым, Поронай.
Рельеф
үзгәртүСахалин яралары буйлап Көнбатыш Сахалин (иң биек ноктасы — Онор тавы, 1330 м) һәм Көнчыгыш Сахалин таулары (иң биек ноктасы — Лопатина тавы, 1609 м) сузылганнар. Курил утрауларына таулы рельеф хас (иң биек ноктасы — Алаид янартавы, 2339 м).
Климат
үзгәртүСахалин климаты уртача, муссонлы. Гынварның уртача температурасы — -6…-24°С, августның уртача температурасы — 10…19°С, явым-төшемнәр саны 600 ммдан (тигезлекләрдә) 1200 ммга кадәр (тауларда).
Пункт | Гый,°C | Фев,°C | Мар,°C | Апр,°C | Май,°C | Июн,°C | Июл,°C | Авг,°C | Сен,°C | Окт,°C | Ноя,°C | Дек,°C | Абс. мин.,°C | Ур. мин.,°C | Ур. ел.,°C | Ур. макс.,°C | Абс. макс.,°C | Дымл, % | Явым-төш., мм | Җил, м/с |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Александровск-Сахалинский | −15,5 | −15,2 | −8,0 | −0,1 | 6,0 | 11,6 | 15,3 | 16,9 | 12,7 | 5,4 | −4,0 | −12,4 | −41,0 | −3,3 | 1,1 | 4,9 | 34,5 | 78,7 | 679 | 4,0 |
Ноглики | −16,4 | −16,1 | −9,1 | −1,9 | 3,7 | 10,1 | 13,0 | 14,9 | 11,5 | 3,8 | −6,4 | −14,9 | −42,2 | −5,4 | −0,6 | 3,9 | 33,9 | 79,1 | 678 | 3,5 |
Поронайск | −14,6 | −14,5 | −7,1 | −0,1 | 4,6 | 10,1 | 13,9 | 16,2 | 12,3 | 5,4 | −4,1 | −13,1 | −39,8 | −4,3 | 0,7 | 5,0 | 36,2 | 80,1 | 740 | 3,1 |
Холмск | −7,6 | −7,4 | −2,9 | 3,1 | 8,0 | 12,6 | 16,4 | 18,7 | 15,7 | 9,2 | 1,1 | −5,5 | −27,0 | 2,2 | 5,1 | 7,9 | 32,3 | 74,8 | 823 | 3,3 |
Южно-Курильск | −4,0 | −5,3 | −2,2 | 1,8 | 5,2 | 9,2 | 12,8 | 16,2 | 15,5 | 11,2 | 4,9 | −1,2 | −20,3 | 2,9 | 5,3 | 7,9 | 30,5 | 81,3 | 1251 | 4,4 |
Южно-Сахалинск | −11,6 | −11,9 | −5,5 | 1,6 | 7,1 | 12,3 | 15,6 | 17,6 | 15,2 | 6,6 | −1,2 | −8,9 | −34,8 | −2,7 | 2,9 | 8,4 | 34,7 | 81,4 | 861 | 2,4 |
Тарих
үзгәртүСахалинның төп халыклары — нивхлар (гиләкләр) һәм айннар — утрауда урта гасырларда барлыкка килделәр. Урта гасырларның азагында (XVI—XVII гасырларда) аларга эвенклар һәм орочлар кушылганнар.
Беренче аурупалылар утрауларга кадәр 17 гасырның уртасында барып җиткәннәр (Иван Москвитин, Мартин де Вриес). Нәкъ шул вакытларда японнар да утрауны үзләштерә башлый — 1679 елда утрау көньягында Отомари шәһәрчеге нигезлнәнгән. 1806 елда «Юнона» рус фрегаты Отомарига һөҗүм итә һәм икмәк складларны яндыра.[4]
Россия империясенең активлыгы Японияне шөбһәгә төшерде, һәм 1845 елда ул берьяклы рәвештә Сахалин өстендә үз суверенитетын игълан иткән. Әмма рус күчеп утыручылары таләпне игътибарсыз калдырганнар, һәм 1850-еллардан башлап, утрауда актив эшләрне алып бара башлады.
1855 елда Россия империясе һәм Япония арасында төзелгән Симода килешүе буенча Сахалин ике дәүләтләрнең уртак биләмәсе булып игълан ителә. Шул килешүнең аныксызлыгы ике якларга да ап-ачык күренеп торган, һәм 1875 елда Санкт-Петербург килешүе төзелә — шул килешү буенча Япония Сахалинга Россия ия булуын таный, Россия исә Япониягә Курил утрауларны тапшырган була.
Рус-япон сугышында (1905) җиңелүдән соң 50-нче параллельдән көньяграк Сахалин өлеше Япония кулына күчкән. Ватандашлар сугышы вакытнда Япония төньяк өлешен дә басып калган, әмма 1925 елдагы Пекин килешүе буенча ул аны калдырырга мәҗбүр була.
Икенче бөтендөнья сугышы нәтиҗәсендә Сахалинның көньяк өлеше һәм Курил утраулары Советлар Берлеге составына күчеләр.
Халык
үзгәртү1959[5] | 1970[6] | 1979[7] | 1989[8] | 2002[9] | 2010[10] |
---|---|---|---|---|---|
649 405 | 615 652 | 654 915 | 709 629 | 546 695 | 497 973 |
2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар — 86,5%, кореялылар — 5,3%, украиннар — 2,6%, татарлар — 1,0%.[11][12]
Административ бүленеш
үзгәртүСахалин өлкәсе 1 муниципаль районга һәм 17 шәһәр округынә бүленә:
- Александровск-Сахалинский районы шәһәр округы
- Анива шәһәр округы
- Долинск шәһәр округы
- Корсаков шәһәр округы
- Курильск шәһәр округы
- Макаров шәһәр округы
- Невельск шәһәр округы
- Ноглики шәһәр округы
- Оха шәһәр округы
- Поронайск шәһәр округы
- Северо-Курильск шәһәр округы
- Смирных шәһәр округы
- Томари шәһәр округы
- Тымовское шәһәр округы
- Углегорск районы
- Холмск шәһәр округы
- Южно-Курильск шәһәр округы
- Южно-Сахалинск шәһәр округы
Икътисад
үзгәртүСахалин өлкәсенең төп махсуслаштыру тармаклары — нефть-газ, балык, урман, тау-чыгару сәнәгатьләре, машиналар төзү һәм металл эшкәртү. Кеше башына тулаем төбәк продукты күрсәткәче буенча Сахалин өлкәсе Ерак Көнчыгыш федераль округындә беренче урыныда, ә илдә — иң алдынгы урыннарда тора.
Моны да карагыз
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ ОКТМО
- ↑ https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-29, retrieved 2014-09-21
- ↑ http://www.karafuto.com/timetab.html
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/perepis2010/croc/Documents/Materials/doklad2.rar 2012 елның 18 октябрь көнендә [https://web.archive.org/web/20121018030348/http://www.gks.ru/free_doc/new_site/perepis2010/croc/Documents/Materials/doklad2.rar архивланган].
- ↑ Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә
Бу — мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |