Хабаровск крае

Хабаровск крае (рус. Хабаровский край) — Россия Федерациясенең Азия өлеше субекты. Ерак Көнчыгыш федераль округынә керә.

Хабаровск крае
рус. Хабаровский край
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 20 октябрь 1938
Сурәт
Рәсми тел рус теле
Дәүләт  Россия[1]
Башкала Хабаровск
Административ-территориаль берәмлек Россия[2]
Сәгать поясы VLAT[d] һәм Азия/Владивосток[d][3]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Khabarovsk.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы губернатор Хабаровского края[d]
Хөкүмәт башлыгы Дмитрий Демешин[d]
Канунбирү органы Законодательная Дума Хабаровского края[d]
Халык саны 1 301 127 (1 гыйнвар 2021)
Административ бүленеше Амурский район[d][4], Аяно-Майский район[d][4], Бикинский район[d][4], Ванинский район[d][4], Верхнебуреинский район[d][4], Вяземский район[d][4], Комсомольский район[d][4], район имени Лазо[d][4], Нанайский район[d][4], Николаевский район[d][4], Охотский район[d][4], район имени Полины Осипенко[d][4], Советско-Гаванский район[d][4], Солнечный район[d][4], Тугуро-Чумиканский район[d][4], Ульчский район[d][4], Хабарау районы[d][4], Городской округ город Хабаровск[d][4] һәм Городской округ город Комсомольск-на-Амуре[d][4]
Кардәш шәһәр Хёго (префектура)
Моның хуҗасы Ленин ис. стадион[d], Арена «Ерофей»[d] һәм СКА-Хабаровск
Нәрсә белән чиктәш Яһүд автономияле өлкәсе, Амур өлкәсе, Якутия, Магадан өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Диңгез буе крае һәм Хейлуңҗаң
Әүвәлгесе Ерак Көнчыгыш крае[d]
Кулланылган тел нивх теле, нанай теле, Удэгей теле, ульч теле[d], эвен теле, ороч теле, негидаль теле һәм якут теле
Мәйдан 787 633 км²
Рәсми веб-сайт khabkrai.ru(рус.)
Харита сурәте
Тематик география география Хабаровского края[d]
Феноменның икътисады economy of Khabarovsk Krai[d]
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 26 804 һәм 33 600 ± 99[5]
Номер тамгасы коды 27
Монда җирләнгәннәр төркеме [d]
Карта
 Хабаровск крае Викиҗыентыкта

Административ үзәге — Хабарау шәһәре.

Географиясе

үзгәртү

 Чиктәшлек

үзгәртү

Як

Россия төбәге яки чит ил

Төньяк-көнбатыш Саха Җөмһүрияте
Көнбатыш Амур өлкәсе
Көньяк-көнбатыш Кытай (Һейлоңҗаң төбәге)
Көньяк-көнчыгыш Ырынбур өлкәсе (Северное районы)
Көньяк Сахалин өлкәсе (диңгез аша)
Көньяк Диңгез буе крае

Төп тау тезмәләре — Сихоте-Алин, Сунтар-Хаята, Җугҗур, Бурея, Дуссе-Алин, Ям-Алин. Иң югары ноктасы булып Берилл тавы санала (2933 метр). Түбәнлекләр: көньякта — Урта Амур һәм Түбән Амур, төньякта — Охот.

Край җирләре төньяктан көньякка 1800 километрга, көнбатышта көнчыгышка — 125-750 километрга сузылган.

Климат

үзгәртү
 
Уссури елгасы

Климат мәүсимле; кыш каты һәм аз карлы, ә җәй җылы һәм дымлы була. Гынварның уртача температурасы −22 °Cдән алып (көньякта), төньякта −40 °Cка кадәр җитә, диңез буенда −18 °C… −24 °C. Июльнең уртача температурасы +15 °C… +20 °C. Крайның көньягында вегетация чоры 170-180 көнне тәшкил итә.

Еллык явым-төшемнәр саны 400-600 ммдан (төньяк) 600-800 ммга (тигезлекләрдә һәм тау тезмәләрнең битләүләрендә) кадәр үзгәреп тора. Явым-төшемнәрнең күпчелеге (70-75% өлеше) җәен төшә.

Крайның Аян-Мая, Охотск районнары һәм Шантар утраулары — Ерак Төньяк районы булып санала; тагын 9 район Ерак Төньяк районнарына тәңгәлләшкәннәр.

Һидрография

үзгәртү

Елгаларның күпчелеге Амур бассейнына керәләр — Бурея, Биҗан, Вира, Тунгуска, Горюн, Амгун, Уссури, Анюй, Гур. Башка елгалардан Тумнин һәм Коппи (Япон диңгезенә коялар), Тугур, Уда, Улья, Урак, Охота, Иня (Охот диңгезенә коялар) елгалар аерылып торалар. Крайның төньяк-көнбатыш өлешендәге елгалары — Мая, Учур — Алдан елгасы кушылдыклары булп торалар һәм Лена бассейнына керәләр.

Амур буе елгалары күбесенчә мәүсим яңгырлары исәбенә туеналар; Охот диңгезенә коючы елгаларның карлар белән туенуы өстенлек итә. Елгалар транспорт һәм балык хуҗалыгы өчен зур әһәмиятенә ия. Күлләр саны күп, аларның күбесе кечкенә һәм сай сулы. Амур бассейнында урнашкан күлләрне аерылып торалар: Болон, Чукчагир, Хумми, Зур Кизи, Удыль, Орель, Члә, Эворон күлләре.

Урта гасырларда хәзерге Хабарау крае территориясендә тунгус-манҗур телләрендә сөйләшүче халыклар яшәгәннәр. Кытайда аларны «кыргый җурченнәр (чжурчженнәр)» исеме астында мәгълүм булганнар.[6]

XIII—XIV гасырларда Кытайның монгол хакимнәре түбән Амурга бернчә хәрби экспедицияне җибергәннәр; 1263 елда Тыр авылы тирәсендә «Көнчыгыш яулары маршалының ирәге (ставкасы)» нигезләнгән, якынча шул ук вакытта алар мәҗүси гыйбадәтханәне корылалар.

XV гасырда Кытай хакимнәре шулай ук хәрби экспедицияне җибергәннәр һәм шул ук Тыр авылы тирәсендә буддачылар гыйбадәтханәне корылалар. Әмма җирле халыклар кытайлыларга номиналь рәвештә генә буйсынганнар.

XVII гасырда төбәктә руслар сәяхәтчеләре күренә башлаганнар. Бу вакытта төбәктә даур, эвенк, натк, гиләк кабиләләре гомер иткәннәр. 1643—1645 елларда Василий Поярков экспедициясе Якутскидан чыккач, көймәләр белән Амурны йөзеп үтте, Амур тамагыннан Охот диңгезе һәм Лена бассейны елгалары аша Якутскига кире кайтты.

Ерофей Хабаровның экспедициясеннән соң (1649-1650) руслар Амурда баструкларны төзергә тотындылар; әмма кытайлыларның каршылыгы русларны баструкларны ташлатырга мәҗбүр иттерде; Нерчинск килешүе (1698) нәтиҗәсендә рус ватандашлары Амурның сулъягын бушатырга тиеш булганнар; Байкал арты һәм Охот диңгезе буе Россиянеке булып калды. Ике дәүләт арасында төгәл чик урнаштырылмады.

XVIII гасырда Охотск Россиянең Тын океанындагы иң мөһим диңгез портына әверелгән.

1852 елда Николай Муравьёв җитәкчелегендә хәрби экспедициясе түбән Амурны тикшереп чыкты һәм берничә алдагы елларда бу якларга рус казаклары һәм крестьяннәре килеп урнашканнар. Булган факт блән килешеп, 1858 елда Айгун килешүе, ә 1860 елда Пекин килешүе төзелә. Моның белән чик буе мәсьәләсе тәмам чишелде.

1856 елда Диңгез буе өлкәсе оештырылган.

XIX гасырда Амур буены үзләштерү әкрен темплары белән алып барылган, әмма Транссебер мәгистрәле төзелеше хәлне үзгәрде: 1900—1913 еллар эчендә төбәккә 300 мең крестьян күчеп утырды.

Япония белән туры хәрби низагка кермәү һәм интервенциядән тыныч ысул белән котылу өчен Байкал арты, Амур һәм Диңгез буе өлкәләре җирләрендә 1920 елның 6 әприлдә Ерак Көнчыгыш Җөмһүрияте булдырылган. Ватандашлар сугышы беткәч, ул Ерак Көнчыгыш өлкәсенә үзгәртеп корылган, ә 1923 елның декабрендә аның үзәге Читадан Хабарауга күчерелгән. 1926 елда өлкә Ерак Көнчыгыш краена үзгәртеп корылган, 1934 елда аның эчендә Хабарау өлкәсе оештырылган (1939 елда юкка чыгарылган).

1938 елда Ерак Көнчыгыш крае юкка чыгарылган, аның территоирясе Диңгез буе һәм Хабарау крайлары арасында бүлеп бетерелгән.

19471956 елларда край составыннан Сахалин[7], Амур[8], Магадан (аның буйсынуга Чукот милли округы күчерелгән)[9] һәм Камчатка (Коряк милли округы белән)[10] өлкәләре бүленеп чыгарылалар.

1991 елда край составыннан Яһүд автономияле өлкәсе чыга.

1959[11] 1970[12] 1979[13] 1989[14] 2002[15] 2010[16]
1 142 535 1 345 907 1 565 971 1 824 506 1 436 570 1 343 869

2010 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халыклар: руслар — 91,8%, украиннар — 2,1%, нанайлар — 0,9%, кореялылар — 0,6%, татарлар — 0,6%.[17][18]

Административ бүленеш

үзгәртү
 

Хабарау крае 17 муниципаль районга һәм 2 шәһәр округынә бүленә:

  • Хабарау шәһәр округы
  • Амурдагы Комсомольск шәһәр округы
  1. Амурск районы
  2. Аян-Мая районы
  3. Бикин районы
  4. Ванино районы
  5. Югары Бурея районы
  6. Вяземский районы
  7. Комсомольск районы
  8. Лазо исемле район
  9. Нанай районы
  10. Николаевск районы
  11. Охотск районы
  12. Полина Осипенко исемле район
  13. Совет Һаваны районы
  14. Солнечный районы
  15. Тугур-Чумикан районы
  16. Ульч районы
  17. Хабарау районы

Икътисад

үзгәртү

Төп сәнәгый үзәкләре: Хабарау, Амурдагы Комсомольск, Совет Гаване, Амурдагы Николаевск, Амурск.

Машиналар төзү һәм металл эшкәртү:  океан һәм елга көймәләре, очкычлар, металл кисүче станоклар, кою машинлары.

Кара металлургия: кара металларны тәгәрәтеп эшкәртү, корыч. Урман, агач эшкәртү һәм целлүлоза-кәгазь сәнәгатьләре: эшкә яраклы үзагач, фанир, агач йомычкалары плитәсе.

Тау чыгару сәнәгате: күмер, төсле металлар мәгъдәне (рудасы), аккургаш һәм бакыр концентратлары. Химия сәнәгате: сера әчелекләре, әче тудыргыч, шиннар төзәтү, синтетик юу чаралары, химия-фармацевтика, һидролиз, биохимия заводлары. Балык, азык-төлек һәм җиңел сәнәгатьләре.

Файдалы казылмалар: алтын, аккургаш, алүминий, тимер, таш һәм көрән күмер, графит чыганклары.

Солы, арпа, бодай, кытай борчагы, бәрәңге чәчүләре. Яшелчәчелек, ит-сөт терлекчелеге, кошчылык, умартачылык.

Транспорт

үзгәртү

Крайның төньяк өлешендә Байкал-Амур, ә үзәк өлешендә Транссебер тимер юл магистралләре үтәләр.

Охотск, Аян, Амурдагы Николаевск, Ванино, Совет Гаване — эре диңгез портлары.  Хабарауда, Амурдагы Комсомольскида һәм Амурдагы Николаевскида эре елга портлары урнашканнар.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. Шахрай С. М., Алексеев С. С., Собчак А. А. et al. Конституция Российской Федерации // Российская газетаРоссия: 1993. — ISSN 1606-5484; 1560-0823
  2. ОКТМО
  3. https://data.iana.org/time-zones/tzdb-2021e/europe
  4. 4,00 4,01 4,02 4,03 4,04 4,05 4,06 4,07 4,08 4,09 4,10 4,11 4,12 4,13 4,14 4,15 4,16 4,17 4,18 ОКТМО. 185/2016. Дальневосточный ФО
  5. Интерфейс программирования приложения YouTube
  6. http://www.ethnonet.ru/ru/pub/14-11-08.html
  7. «Указ Президиума Верховного Совета СССР от 2 января 1947 года «О ликвидации Южно-Сахалинской области и включении её территории в состав Сахалинской области»
  8. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 2 августа 1948 года «О выделении Амурской области из состава Хабарауого края в самостоятельную область РСФСР»
  9. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 23 января 1956 года «О выделении Камчатской области из состава Хабаровского края в самостоятельную область РСФСР»
  10. Указ Президиума Верховного Совета СССР от 23 января 1956 года «О выделении Камчатской области из состава Хабаровского края в самостоятельную область РСФСР»
  11. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  12. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg2.php
  13. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg2.php
  14. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg2.php
  15. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg2.php
  16. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus10_reg2.php
  17. архив күчермәсе, archived from the original on 2012-10-18, retrieved 2014-09-20 
  18. Милләтне әйтмәгән кешеләрне исәпләмичә

Калып:Хабарау крае