Амур (рус. Амур, кыт. трад. 黑龍江, гад. 黑龙江, пиньинь: Hēilóng-jiāng, палл.: Хэйлунцзян, чәүэрҗиң: 'Һейлоңҗаң — Кара Аждаһа елгасы) — Көнчыш Азиядәге елга, Шилка һәм Аргунь елгалары кушылуыннан хасил була.

Амур
География
АТБ Байкал арты крае, Амур өлкәсе (Русия империясе), Яһүд айрат өлкәсе, Хабарау крае, Хейлуңҗаң
Ил Россия, Кытай
Координатлар 52°59'28.0"тн, 141°2'48.1"кнч, 53°19'59.9"тн, 121°28'53.0"кнч
РДСР 20030300112118100000012
Tarddiad Онон Edit this on Wikidata
Нинди сулыкка коя Охот диңгезе Edit this on Wikidata
Бассейн мәйданы 1 855 000 км² Edit this on Wikidata
Озынлык 2824 километр Edit this on Wikidata
Су чыгымы 12 800 м³/с Edit this on Wikidata
Карта

Озынлыгы 2824 км, Аргун кушлдыгы башыннан — 4440 км. Бассейнның мәйдан 1855 мең км². Амур югары агымда биек таулар арасында, урта һәм түбән агамында түбәнлекләр аша ага. Аурның һидрогрфик челтәре үз эченә 10610 елга һәм 61426 күл кертә. Нигездә җәйге-көзге мәүсим яңгырларыннан су ала.

Төп кушылдыклар: Зея, Бурея, Амгун (сул), Сунгари, Уссури (уң). Уртача чыгымы Богородское авылы тирәсендә 10900 м³/сек. Ноябрь башыннан май башына кадәр боз белән каплана. Иң каты ташкынлары 1897, 1928, 1956 һәм 2013 елларда булган. Көймәләр йөрешле елга. Амурда йөзгш якын балык төре бар, шулардан 20 төре — эндемик.

Амур буенча Россия-Кытай чиге үтә.