Байкал арты крае (рус. Забайкальский край) — Россия Федерациясенең Азия өлеше субекты. Ерак Көнчыгыш федераль округынә керә.

Русия Федерациясе субъекты
Байкал арты крае
рус. Забайкальский край
Байрак Илтамга

Русия харитасында Байкал арты крае

Администраив үзәк

Чита

Мәйдан

12-нче

- Барлыгы
- Су мәйданы өлеше

431 892 км²
0,26

Халык саны

48-нче

- Барлыгы
- Халык тыгызлыгы

1 107 107 (2014)

ТРП

54-нче

- Барлыгы, агымдагы бәяләрдә
- Кеше башына

162,1 млрд. сум (2010)

126,0 мең сум

Федераль бүлге

Ерак Көнчыгыш федераль округы

Икътисади район

Көнчыгыш Себер икътисади районы

Губернатор

ISO 3166-2 коды RU-ZAB

ГАТОБК коды

76

Административ үзәге — Чита шәһәре.

География Үзгәртү

Релефта уртача биеклектәге таулар һәм аларны бүлеп торган үзәнлекәр күп. Төньякта таулар 3072 метргача күтәрелгән (Кодар тезмәсе). Көньякта иң Онон буе тигезлеге бар. Файдалы казылмалар: кургаш, алтын, полиметаллар, бакыр, молибден, вольфрам, тимер мәгъдәннәре, ташкүмер һәм көрән күмер, магнезит һ.б. чыганаклар бар.

Климаты кискен континенталь. Кыш кояшлы, коры һәм суык. Гыйнварның уртача температурасы -26°…-33°С. Җәй җылы, кыска. Июльнең уртача температурасы +17…+21°С. Елга 240–400 мм явым төшә. Вегетация дәвере 120—160 көн. Күпьеллык туңлык киң таралган. Төп елгалар: Шилка һәм Аргун (Амур кушылдыклары), Хилок һәм Чикой (Селенга кушылдыклары), Олёкма һәм Витим (Лена кушылдыклары). Эре күлләр: Зур Леприндо, Леприндокан, Ничатка, Чита күлләре төрекме, Кенон, Зун-Торей, Барун-Торей. Минераль су чыганаклары бар.

Байкал арты крае урта тайга һәм дала зонасында урнашкан. Туфраклар нигездә тау-тайга көлсу; далаларда каратуфраклар һәм кәстәнә туфраклар; тауара казанлыкларда болын-туңлык һәм болын-каратуфрак. Территориянең 67%ны урманнар (даурия карагачы, чыршы, эрбет, каен) алып тора.

Урманнарда кеш, себер көзәне, тиен, көрән аю, селәүсен, төньяк боланы, изюбр һ.б., урманлы далада һәм далада бурсык, бүре, йомран, куян, һ.б. яши. Кошлардан суер, боҗыр, тукран, кәккүк, тургай, үрдәк, торна, дүдәк. Елгаларда балыкның сирәк очрый торган төрләре (омуль, мәрсин, таймән, алабалык һ.б.) бар. Өлкә территориясендә Даурия һәм Сохонда тыюлыклары бар.

Халык Үзгәртү

1959[1] 1970[2] 1979[3] 1989[4] 2002[5] 2010[6]
1 036 387 1 144 918 1 233 435 1 377 975 1 155 346 1 107 107

Административ бүленеш Үзгәртү

Байкал арты крае 31 районга һәм 4 шәһәр округына бүленә.

Районнар Үзгәртү

  1. Агинское районы
  2. Акша районы
  3. Александровский-Завод районы
  4. Балей районы
  5. Борзя районы
  6. Газимурский-Завод районы
  7. Дульдурга районы
  8. Забайкальск районы
  9. Калар районы
  10. Калга районы
  11. Карымское районы
  12. Краснокаменск районы
  13. Красный Чикой районы
  14. Кыра районы
  15. Могойтуй районы
  16. Могоча районы
  17. Нерчинск районы
  18. Нерчинский-Завод районы
  19. Оловянная районы
  20. Онон районы
  21. Петровск-Забайкальский районы
  22. Приаргунск районы
  23. Сретенск районы
  24. Тунгир-Олёкма районы
  25. Тунгокочен районы
  26. Улёты районы
  27. Хилок районы
  28. Чернышевск районы
  29. Чита районы
  30. Шелопугино районы
  31. Шилка районы

Моны да карагыз Үзгәртү

Искәрмәләр Үзгәртү