Горныйда күпләп кеше үтерү

54160 санлы хәрби бүлгедә атып үтерү

Горныйда күпләп кеше үтерү (рус. Массовое убийство в Горном) ― 2019 елның 25 октябрендә Байкал арты крае Улеты районы ЯАТБ Горный штб урнашкан 54160 санлы хәрби частьтә рядовой Рамил Сәлим улы Шәмсетдиновның (1999 елда туган) бергә хәрби хезмәт үтүчеләрне атып үтерүе, нәтиҗәдә, Россия армиясенең 8 хәрбие үтерелгән, 2 хәрби яраланган.

Горныйда күпләп кеше үтерү
Дәүләт  Россия
Урын Горный[d]
Вакыт мизгеле 25 октябрь 2019
Яраланганнар саны 2
Үлүчеләр саны 8
Карта

Вакыйга, характеры белән бәйле рәвештә, шулай ук хәрби часть территориясендә хәрби хезмәткәрләрне атуның сәбәпләре һәм мотивлары турындагы тикшерүләр нәтиҗәсендә резонанслы үсеш ала[1].

Вакыйгалар барышы үзгәртү

Бергә хезмәт итүчеләрне үтерү үзгәртү

2019 елның 22 октябрендә 54160 санлы хәрби частьтә (атом-төш сугыш кирәк-яракларын саклау һәм бирү белән шөгыльләнүче ремонт-техник база, Россия Федерациясе саклану министрлыгының 12нче Баш идарәсенә буйсына[2]) рядовой Рамил Шәмсетдинов өч тәүлектән артык дәвам иткән каравылга баса. Өлкән лейтенант Данил Пьянков (үтерелгән) Шәмсетдиновны һәм тагын ике яшь солдатны каравылның ял итү бүлмәсе коридорында тезеп бастыра һәм аларга, баскан килеш, эчке хезмәт уставларын өйрәнергә куша. Алга таба Пьянков, кизү тору арасында, йокы бирмичә, Шәмсетдиновны уставны өйрәнергә мәҗбүр итә. Тикшерү барышында ачыкланганча, өч тәүлек эчендә каравылда Шәмсетдинов тиешле 24 сәгать урынына 5 сәгать 8 минут йоклаган[3].

25 октябрь кичендә каравыл алмашына. Чита вакыты буенча 18:20дә (12:20 мск) Шәмсетдинов АК-74М автоматыннан кизүне тапшыручы һәм кизүгә яңа басучы хәрби хезмәткәрләргә ут ача. Беренче булып расчет башлыгы үтерелә. Беренче ату тавышыннан соң, хәрбиләрнең күбесе җиргә ята, өчесе бронетранспортер артына качып өлгерә. Ике солдатны яралый.

Беренче атыш яңгырагач, тревога буенча килгән «Антитеррор» хәрбиләренә Шәмсетдинов каршылыксыз бирелә[4].

Атыш нәтиҗәсендә 8 кеше үлә, икесе җәрәхәтләнә. Дүрт рядовой, шулай ук ефрейтор, сержант, өлкән лейтенант һәм капитан үтерелә[5].

Шәмсетдиновның әтисе Сәлим фаҗига сәбәбе булып армиядә уставтан тыш мөнәсәбәтләр һәм дедовщина торуын әйтә. Оборона министрлыгы, булган хәлне «шәхси конфликт» дип аңлатып, дедовщина булуны кире кага. Шул ук вакытта Baza Телеграм-каналы бастырып чыгарган Шәмсетдинов күрсәтмәләрендә солдат хезмәттәшләре аңа «көчләү белән янады», ди.

Тикшерү барышы үзгәртү

2019 елның 25 октябрендә хәрби прокуратура тикшерүне башлый. Төркем составына РВСН хәрби прокуроры урынбасары кертелгән.

Эш барышын РФ Тикшерү комитеты һәм оборона министры урынбасары Андрей Картаполов тикшерә[6].

2019 елның 28 октябрендә Чита гарнизон хәрби суды кеше үтерү турындагы эш буенча (РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 өлеше) рядовой Шәмсетдиновны 2019 елның 27 декабренә кадәр кулга ала[7][8].

2019 елның 17 декабрендә Шәмсетдинов һәм тагын берничә солдат-срочник «Хәрби хезмәткәрләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең устав кагыйдәләрен бозу» РФ Җинаять кодексының 335нче маддәсе буенча «зыян күрүче» дип табыла[9], бу җинаять эше аерым карала.

2019 елның 1 ноябрендә Көнчыгыш хәрби округы буенча Баш хәрби тикшерү идарәсе уставтан тыш мөнәсәбәтләр турында җинаять эше кузгата (РФ Җинаять кодексының 335 маддәсе)[10]. 2020 елның 14 февралендә Чита гарнизон хәрби суды Байкал арты крае Горный бистәсенең хәрби бүлгесендә солдатларны мыскыл итүдә гаепләнүче Руслан Мухатовка карата эшне карый башлый[11].

2020 елның 14 февралендә җинаять эшен гомуми тәртиптә карау турында карар кабул ителә. Эш буенча гаепләнүче — Руслан Мухатов. Зыян күрүчеләр — 7 кеше, шул исәптән Рамил Шәмсетдинов[12]. 2019 елның 15 сентябрендә булган ике эпизод карала:

  • Мухатовның солдатларны кыйнавы;
  • Мухатовның Шәмсетдиновка сугуы.

2020 елның мартында Руслам Мухатов уставтан тыш мөнәсәбәтләр эше буенча гаепле дип табыла, 30 мең сум штрафка тартыла һәм ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм ителә. Мухатов үзен Шәмсетдиновны һәм тагын җиде хезмәттәшен мәсхәрәләүдә гаепле дип таный. Шәмсетдинов ягыннан Мухатовка карата чыгарылган суд карарына шикаять белдерергә омтылыш булуга карамастан, май аенда суд хөкем карарын үз көчендә калдыра[13]. . 2020 елның 19 июнендә Тикшерү комитеты Рамил Шәмсетдиновның җинаять эшен тикшерүне тәмамлый[14].

Икенче Көнчыгыш округ хәрби суды сайтында Байкал арты краенда хәрби частьтә сигез хезмәттәшен үтергән солдат Рамил Шәмсетдинов эшен присяжныйлар суды караячак, дип хәбәр ителә[15][16].

Рамил Шәмсетдиновны гаепләү үзгәртү

2020 елның 28 декабрендә присяжныйлар Рамил Шәмсетдиновны «сигез хезмәттәшен атып үтерүдә гаепле» дип, шул ук вакытта «җәзаны киметүгә лаек», дип таба[17].

2021 елның 9 гыйнварында дәүләт гаепләүчесе Шәмсетдинов өчен катгый режимлы колониядә 25 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Шәмсетдинов үзе фикер алышуларда катнашудан һәм соңгы сүздән баш тарткан[18].

2021 елның 21 гыйнварында Читадагы 2-нче Көнчыгыш округ хәрби суды Шәмсетдиновны 24 ел һәм 6 айга катгый режимлы колониядә тоту шарты белән ирегеннән мәхрүм итә[19][20][21].

Хөкем ителүченең әтисе бу карарны «армиядә дедовщинаны легитимлаштыру» дип бәяли[22]. Зыян күрүчеләрнең адвокаты хөкем карарын «бик йомшак» дип саный һәм аны шикаять итәчәген хәбәр итә. Алар фикеренчә, Шәмсетдинов җәзаны йомшартуга лаек түгел[23].

2021 елның 21 апрелендә Апелляция хәрби суды Шәмсетдиновка карата хөкем карарын үзгәрешсез калдыра.

Алга таба Шәмсетдиновка Россия Югары Судының Хәрби коллегиясенә кассация шикаяте бирергә мөмкин була, әмма ул моны эшләмәскә карар иткән, чөнки, аның сүзләренчә, ул «үз шәхесенә артык зур игътибар бирүләреннән» арыган.

Нәтиҗә үзгәртү

Бу вакыйгадан соң, 2019 елның ноябрендә хәрби бүлгедә РФ Дәүләт думасының Саклану комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Шерин(рус.) булып китә. Аның сүзләренә караганда, хәрби бүлгедә аңа «куркынган, өшәнгән, хәлсезләнгән» солдатлар очрамаган[24][25].

Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча 54160 санлы хәрби часть таратылган[3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Спасти рядового Шамсутдинова: как отец, адвокаты и тысячи россиян защищали тюменского срочника от пожизненного(үле сылтама)
  2. Рядовой перебил караул.
  3. 3,0 3,1 «Деды все вымещали на нас».
  4. Рядовой назвал причину бойни. Lenta.ru. 2019-11-07 тикшерелгән.
  5. {{{башлык}}} // Коммерсантъ. Архивировано из первоисточника 13 ноябрь 2019.
  6. Состояние раненного при стрельбе в Забайкалье солдата ухудшилось. Российская газета. 2019-11-21 тикшерелгән.
  7. Суд арестовал устроившего стрельбу в Забайкалье солдата-срочника. ТАСС. 2019-10-28 тикшерелгән.
  8. Юлия Гарднер (2019-10-28). В Забайкалье арестован убивший восьмерых сослуживцев солдат-срочник. Российская газета. 2019-11-07 тикшерелгән.
  9. «Не давали спать»: срочника Шамсутдинова признали потерпевшим. Газета.Ru. 2020-01-31 тикшерелгән.
  10. Возбуждено уголовное дело о неуставных отношениях в части, где тюменский срочник расстрелял сослуживцев. Коммерсантъ (2019-11-20).
  11. Рядового Шамсутдинова пнули перед расстрелом. Коммерсантъ. 2020-02-14 тикшерелгән.
  12. Дело о дедовщине в части Шамсутдинова решили рассмотреть в общем порядке. Лента.ру.
  13. Рядовому Шамсутдинову дали 24,5 года за убийство восьми сослуживцев (2021-01-21). 22 гыйнвар 2021 тикшерелде.
  14. {{{башлык}}} // Коммерсантъ. Архивировано из первоисточника 9 август 2020.
  15. Дело солдата Шамсутдинова, убившего восьмерых сослуживцев, рассмотрит суд присяжных (18 09 2020 (сентябрь)). 18 сентябрь 2020 тикшерелде.
  16. ПРОИЗВОДСТВО В СУДЕ ПЕРВОЙ ИНСТАНЦИИ (18 09 2020 (сентябрь)). 18 сентябрь 2020 тикшерелде.
  17. «Деды все вымещали на нас». 2020-12-30 тикшерелгән.
  18. Гособвинитель запросил 25 лет колонии Рамилю Шамсутдинову. 2021-01-19 тикшерелгән.
  19. Срочник Шамсутдинов получил 24,5 года колонии за убийство сослуживцев. 2021-01-21 тикшерелгән.
  20. Шамсутдинов получил 24,5 года колонии за расстрел сослуживцев (2021-01-21). 25 гыйнвар 2021 тикшерелде.
  21. Суд приговорил расстрелявшего сослуживцев Шамсутдинова к 24,5 года (2021-01-21). 25 гыйнвар 2021 тикшерелде.
  22. Илья Смирнов. «Этим приговором дан зеленый свет дедовщине в армии» (2021-01-21). 22 гыйнвар 2021 тикшерелде.
  23. Потерпевшие по делу Шамсутдинова хотят добиться ужесточения приговора (2021-01-21). 22 гыйнвар 2021 тикшерелде.
  24. После бойни в воинской части Забайкалья не нашли «забитых» солдат. Lenta.ru (2019-11-10). 2019-12-08 тикшерелгән.
  25. Депутат не увидел «напуганных солдат» в военной части Шамсутдинова.

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү