Йокысызлык

Йокысызлыктан, төрле сәбәпләр аркасында бик күп кеше интегә. Бу, үз чиратында, кәеф төшенкелегенә, эшчәнлек сәләте түбәнәюгә, сәламәтлек какшауга китерә.

Йокысызлык
Сурәт
Саклык белгечлеге неврология һәм психиатрия[d]
Дәвалау юллары психотерапия[d]
Дәвалануда кулланыла торган дару glutethimide[d][1], Амобарбитал[d][1], bromodiphenhydramine[d][1], flurazepam[d][1], Этихлорвинол[d][1], тразодон[d][1][2], methyprylon[d][1], Темазепам[d][1][2], butabarbital[d][1], Триазолам[d][1][2], secobarbital[d][1], aprobarbital[d][1], estazolam[d][1], propiomazine[d][1], ethinamate[d][1], quazepam[d][1], доксиламин[d][1], Залеплон[d][1][2], лоразепам[d][1][2], thiobutabarbital[d][1], оланзапин[d][2], кветиапин[d][2], диазепам[d][2], Суворексант[d][2], Клоназепам[d][2], рисперидон[d][2], Миртазапин[d][2], габапентин[d][2], золпидем[d][2], Доксепин[d][2], Алпразолам[d][2], дифенгидрамин[d][2], eszopiclone[d][2], Амитриптилин[d][2], Рамелтеон[d][2] һәм оксибутират натрия[d][2]
Генетик бәйләнеш Криптохром[d][3]
WordLift сылтамасы data.medicalrecords.com/medicalrecords/healthwise/insomnia[4]
ICD-9-CM 780.52[5]
ICPC 2 идентификаторы P06
NCI Thesaurus идентификаторы C28286[5]
Commons-logo.svg Йокысызлык Викиҗыентыкта

Галимнәр раславынча, әгәр дә йоклаган кешенең башы көнчыгышка караса, аны төн буе куркыныч төшләр интектерә, бите сула икән. Башны көнбатышка каратып йокласаң, кан басымы сикерә, канда шикәр арта. Башны көньякка таба куеп йокласаң, ашкайнату бозыла. Иң дөрес вариант: башны төньякка таба юнәлтеп йоклау. Болай эшләгәндә, кешегә магнит давыллары һәм космик нурлар тәэсир итми. Матраска арыш яки солы саламы тутыру да файдалы. Бу чараны радиостезиологлар һәм биоэнергетиклар тәкъдим итә.

Галимнәр төш күрү 5-6 секундтан озаграк булмый дип раслыйлар.

Яшь арткан саен, төш күрү вакыты кыскара. Балалар гел төш күрсә, олы яшьтәгеләрдә төшләр биш мәртәбә азрак була.

Кеше гомеренең өчтән бер өлешен йоклап уздыра. Кечкенә балаларга тәүлегенә 12 сәгать йокы таләп ителсә, олы кешегә, йокы тую һәм көч туплау өчен, 6-9 сәгатькә якын йоклау җитә. Олы кешегә йокы бик аз таләп ителгән очраклар да билгеле. Мәсәлән, Гёте тәүлегенә 5 сәгать кенә йоклый торган булган. Наполеонга 4 сәгать тә җиткән. Эдиссон 3 сәгать кенә йоклаган, ә Леонардо да Винчи сәгать ярым белән дә канәгатьләнгән (дүрт сәгать саен унбишәр минут).

Кеше озак йокламый торса, ниләр була соң? 1 төн йокламаганда, ор­ ганизмның аруы, хәтер, дикъкать начарлануы күзәтелә. Кеше 3 төн йокламаса, хәрәкәтләр координациясе бозыла, күрү дәрәҗәсе начарлана, нерв тартышуы барлыкка килә, косасы килә. 5 төн йокламаганда, көчле ярсыну күзәтелә, галлюцинацияләр һәм саташулар интектерә. 6-8 төн йокламасан, сөйләм акрыная, очлыклар калтырый, кыска-кыска вакытка хәтер югалып тора, кешенең үз-үзен тотышы сәерләнә.

Йокының тирәнлеге, дәвамлылыгы организмның шәхси үзенчәлекләренә бәйле булса да, аңа сезонлы факторлар да тәэсир итә. Йокысызлык, йокы туймау тойгысы кыш азагында, яз башында бик еш күзәтелә. Кыш буе арыганлык җыелу нәтиҗәсендә, тышкы тискәре йогынтыларга имму­ нитетның каршы торучанлыгы кими һәм кешенең организмы көчсезләнә.

Бу афәттән ничек котылырга сон? Йокысызлыкны җиңеп, туйганчы йок­ лап, иртән үзеңне яхшы хис итү өчен, гади кагыйдәләрне үтәү дә ярдәм итә.

Йокыга ятыр алдыннан бүлмәне җилләтү, төнлә форточканы аз гына ачык калдырып, саф һава сулау сулыш һәм кан йөреше системасына уңай тәэсир итә, ә бу, үз чиратында, йокы сыйфатын яхшырта.

Көн саен бер вакытта йокларга ятып, бер үк вакытта торырга тырышыр а кирәк. Йокы бүлмәсенә яктылык, бигрәк тә ай яктысы төшмәсен.

Ашау рационын витаминнар һәм минераллар белән тулыландырыгыз.

Бигрәк тә В группасы витаминнары, кальций, магний, бакыр, тимер, цинк минераллары организмга җитәрлек кергән кешеләрнең йокысы тыныч була.

Аеруча В группасы витаминнары мөһим, чөнки бу витаминнар организм арыган, киеренкелек туган вакытта яхшы ярдәм итә. Кальций көч кертү, ә магний тынычландыру тәэсиренә ия.

Банан, төрле яшелчәләр, цитрус җимешләр, бавыр, сөт ашамлыклары, кипкән җимешләр организмны җитмәгән микроэлементлар белән тулы­ ландыралар. Йокысызлык интектергәндә, организмга триптофан амино­ кислотасы керүе мөһим. Ул соя эремчегендә (тофу), кабак, көнҗет төш­ ләрендә, бадәм, әстерхан чикләвекләрендә күп була. Буш ашказаны йокларга ирек бирми, диләр. Шуңа күрә, бик ашыйсы килгәндә, кичен җиңелчә генә бутерброд ашарга була.

1 стакан җылы сөткә йә үлән чәенә 1 кашык бал салып эчү йокысызлыкны җиңәргә булыша. Бал табигый йоклаткыч булып исәпләнә, ул борчылуны, киеренкелекне киметеп, үзәк нерв системасын тынычландыра. Йоклаткыч дарулар белән мавыкмагыз! Бик еш кабул иткәндә, «йокы» таблеткалары ияләшүгә китерә, даруларны контрольсез кабул итү бик зур проблемалар тудырырга мөмкин. Сулыш системасы чирләре, йөрәк-кан тамырлары авырулары, төрле неврозлар белән интеккән кешеләргә дә йоклаткыч даруларны бик саклык белән генә кулланырга тәкъдим ителә. Йоклап булмый дип борчылып ятарга кирәкми, бу йокысызлыкны көчәйтә генә. Әгәр дә төнлә шомлану, борчылудан интексәгез, бөтнек, мәтрүшкә, чабыр үләне, калмак кабырчыгы, мелисса, тубылгы кебек исле үләннәрне кечкенә капчыкка салып, караватка баш очыгызга элеп куегыз. Озак йоклый алмый ятсагыз, торып нәрсә белән булса да шөгыльләнегез, күзләр йомыла башлап, йокы килгәнлеге тәмам сизелгәч кенә, урынга ятыгыз. ‘ Бер-ике атна дәвамында махсус күнегүләр ясау тиз йокыга китәргә ярдәм итә. Аркага яткан килеш, кулларны чук сөякләре өлешендә кысыгыз һәм алтыга кадәр санагач җибәрегез. Аякларны тездән бөгеп, корсакка китерегез һәм сулышыгызны туктатып алтыга кадәр санагыз, Сулыш алгач, мускулларның киеренкелеген йомшартып, аякларны алга сузыгыз.

Күнегүләрнең икесен бергә дә ясарга ярый.

Әгәр дә сез ян якта йокларга күнеккән булсагыз, яткан килеш кулыгызны 5-10 сантиметрга югары күтәреп 2 минут тотыгыз, аннан аякны 2 минут күтәреп тотарга кирәк. Киеренкелек бераз кимегәч, ике күнегүне дә бергә башкарырга ярый. Түбәндәге күнегү дә күңелсез уйларны бетерергә һәм тынычланырга ярдәм итә. Моның өчен уң як борын тишеген баш бармак белән басып, 10 га кадәр санап, сул ягы белән тирән итеп сулагыз. Аннан сул борын тишеген ябып, күнегүне кабатлагыз. Табиблар әйтүенчә, бу күнегү җиңелчә генә арытып, йокыны китерергә тиеш. Уч төбендә әстерхан чикләвеге йә күп кырлы карандаш тәгәрәтү дә,нерв киеренкелеген киметә.

Йокы алдыннан уздырылган бу үзенчәлекле дәва психик тынычлануга, ми үзәкләрендәге арыганлыкны бетерергә ярдәм итә, чөнки бармак башларындагы нерв очлары баш мие белән бәйләнештә торалар.

Болардан кала табиблар йокы алдыннан каһвә, спиртлы эчемлекләрне эчәргә, тәмәке тартырга киңәш итмиләр. Йокыга киткәнче күңелле китап укырга, тынычландыра торган кино карап алырга, рәсем ясау кебек эшләр шөгыльләнергә тәкъдим ителә. Көн саен кабатланып торган гамәлләр уңай атмосфера тудырып, тыныч йокларга булыша.

Хуш ис чыгара торган майлар салып ванна кабул итү дә яхшы нәтиҗә бирә. Валериана, ылыс яки юкә чәчәге салган ванна да йоклап китү өчен файдалы. Юкә чәчәгеннән ванна ясау өчен, 100 г юкә чәчәген марля капчыкка салганнан соң, 35 градуслы суда тоталар. Йокы алдыннан шул ваннада 10 минут ятып чыгарга кирәк. Аякларны ваннада тоту да яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен 1 өлеш шалфей, 1 өлеш чикләвек куагы яфракларын, 1 өлеш саз чәчәкләрен пешереп, суга кушарга кирәк.

Укроплы дәва ысулы. 50 г укроп орлыкларын 0,5 л кагорга яки портвейнда 15-20 минут салмак утта кайнаталар. 1 сәгать төреп төнәткәч, сөзеп сыгарга кирәк. Төнәтмәне йокыга ятыр алдыннан 50-60 мл кабул итәләр.

Бу чараның бернинди дә зарары юк һәм ул тирән йокыга талдыра. Колмак төнәтмәсе. 1 стакан кайнар суга 2 балкашык колмак салырга.

Төреп 4 сәгать төнәткәч, сөзәргә. Йоклар алдыннан 1 стакан төнәтмә эчәргә.

ИскәрмәләрҮзгәртү