Камчатка өлкәсе (Россия империясе)
Камчатка өлкәсе (рус. Камчатская область) — Россия империясе составында административ-территориаль берәмлек.
Камчатка өлкәсе | ||||
| ||||
---|---|---|---|---|
Башкала | Петропавловск-Камчатский | |||
Мәйдан | 1 141 886,8 чакрым2 | |||
Халык | 32 673 кеше[1] (1897) | |||
Камчатка губернасы → |
География
үзгәртүЯк | Өлкә |
---|---|
Көнбатыш | Якутск өлкәсе |
Көнчыгыш | АКШ (диңгез аша) |
Төньяк | Диңгез буе өлкәсе |
Элекке Качатка өлкәсенең территориясендә Камчатка крае, Магадан өлкәсе (өлешчә), Чукотка автономияле округы (өлешчә) һәм Хабарау крае (өлешчә) ураншалар.
Тарих
үзгәртүБеренче мәртәбә Камчатка өлкәсе Иркутск губернасы составында 1803 елда оештырыла. Өлкәнең административ үзәге Нижнекамчатск[2] булган. Аның урынына Камчатка диңгез буе идарәсе (рус. Качатское приморское управление) оештырыла (үзәге — Петропавловск-Камчатский).
1849 елда Камчатка диңгез буе идарәсеннән һәм Охотск диңгез буе идарәсенең Гижига округыннан Камчатка өлкәсе торгызыла, ләкин 1856 елда ул яңадан юкка чыгарыла, ә аның территория Приморье өлкәсенә кертелә.
1909 елда Камчатка өлкәсе өченче мәртәбә оештырыла. Аның составына Диңгез буе өлкәсенең Петропавловск, Охотск, Гижига, Анадыр өязләре һәм Командор утраулары кертеләләр. Бер үк вакытта Анадыр өязеннән Чукотка өязе аерылып чыгарыла.
1922 елда Камчатка өлкәсе Камчатка губернасына үзгәртеп корыла.
Административ бүленеше
үзгәртү- Анадыр өязе (үзәге — Ново-Мариинск)
- Гижига өязе (үзәге — Гижига)
- Командор өязе
- Охотск өязе (үзәге — Охотск)
- Петропавловск өязе (үзәге — Петропавловск)
- Чукотка өязе (үзәге — Уэлен)
Халык
үзгәртүТуган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча)[3]:
Камчатка өлкәсе:
|
Өязләрдә тел буенча состав:
|
Өлкәнең җитәкчелеге
үзгәртүГубернаторлар (1909—1917)
үзгәртүИсем | |
---|---|
Василий Перфильев | |
Николай Мономахов |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_gub_97.php?reg=76
- ↑ хәзер Усть-Камчатск, Камчатка крае.
- ↑ бу вакытта Камчатка өлкәсе әле Диңгез буе өлкәсе составында булган
- ↑ 1897 елда Чукотка өязе Анадыр өязе составына булган.
- ↑ алман — 0,2 %; кытай — 0,2 %, башка телләр — 0,2 %
- ↑ корея — 0,1 %, башка телләр — 0,1 %