Рәсим Баксиков

танкист, Россия Федерациясе Каһарманы (2023)

Рәсим Баксиков, Рәсим Рәшит улы Баксиков (рус. Расим Рашидович Баксиков, 1988 елның 1 ноябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Алексеевск районы, Биләр) ― Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрбие, өлкән лейтенант, танк ротасы командиры, Россия Федерациясе Каһарманы (2023). Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучы. Алексеевск районы мактаулы гражданины (2024)[1].

Рәсим Баксиков
Туган телдә исем Рәсим Рәшит улы Баксиков
Туган 1 ноябрь 1988(1988-11-01) (35 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Алексеевск районы, Биләр
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хәрби (танкист)
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясе Каһарманының Алтын йолдыз медале
Батырлык ордены «Хәрби хезмәттәге уңышлар өчен» медале (СССР/Россия)

 Рәсим Баксиков Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Рәсим Баксиков РФ Президенты белән очрашу вакытында. 24.08.2023

1988 елның 1 ноябрендә Татарстан АССР Алексеевск районы Биләр авылында туган. Татарстанга гаиләсе Казакъстаннан үзгәртеп кору[d] вакытында күченгән булган. Әтисе үлгәч, аны һәм апасын әнисе Розия Гашим кызы[2] һәм әбисе тәрбияләгән.

Балачактан ук бик мөстәкыйль була, кечкенәдән үк үзе һәм туганнары өчен җаваплы булырга өйрәнгән, үзе пешерә, үзе җыештыра һәм үзе турында кайгырта. Мәктәптә тарих фәнен яраткан. Укучыларның зләү отряды эшендә катнаша, сугыш булган урыннарда корал һәм солдат сөякләрен табу аңа нык тәэсир иткән һәм хәрби хезмәткә кызыксыну тудырган. 2006 елда мәктәпне тәмамлагач, Рәсим беренче тапкырдан ук Казан танк училищесына (Казан командирлар әзерләүче югары танк училищесы) укырга керә. 2010 елда укып бетереп, башта Ерак Көнчыгышка хезмәт итәргә китә. Чита, Хабаровск һәм Владивостокта хезмәт итә[3].

2022 елның ноябреннән махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша[4]. Россия Кораллы көчләренең 5нче гомуми гаскәр армиясенең 127нче мотоукчылар дивизиясенең Рәсим Баксиков (позывное «Монолит») идарә иткән (танк механик-машина йөртүчесе урынын алган) «Алеша» (дөресе «Дед Мороз») позывное алган Т-80БВ[d] танкы экипажы махсус хәрби операция зонасында (Запорожье юнәлешендә) берүзе украин ягының бронетехника колоннасын тар-мар итә[5]. Бу сугышта Украина хәрби көчләре[d] ике Т-72Б[d] танкын, M113[d] бронетранспортерын һәм десант белән биш MaxxPro[d] бронетранспортерын югалта [6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакярлек күрсәткәне өчен Рәсим Баксиковка РФ Герое исеме бирелгән[7].
  • Алексеевск районы мактаулы гражданины (2024)[1]

Хөрмәтләү үзгәртү

урнаштырылган[8].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 Россия Герое Рәсим Баксиков Татарстанның Алексеевск районы мактаулы гражданины булды. Татар-информ, 2.02.2024
  2. Рөстәм Миңнеханов Рәсим Баксиковны Россия Герое исеме бирелү белән котлады. Татар-информ, 25.08.2023
  3. Данил Садыков. Героями не рождаются. Как воспитывался командир легендарного танка «Алёша». АиФ Казань, 07.08.2023(рус.)
  4. Герой России Расим Баксиков - наш земляк! Союз ветеранов Республики Татарстан, 16.08.2023(рус.)
  5. История героя: педагоги и наставники Баксикова рассказали о том, как он учился в танковом училище. ГТРК «Татарстан», 16.08.2023(рус.)
  6. Звездой Героя России награжден командир танка «Алеша» Расим Баксиков из Татарстана. KazanFirst, 24.08.2023(рус.)
  7. Елена Фенина. «Если драка неизбежна, надо бить первым»: механик танка из РТ представлен к госнаграде. Татар-информ, 2.08.2023
  8. Россия Герое Рәсим Баксиков хөрмәтенә туган ягында мактау тактасы ачылды. Татар-информ, 10.01.2024

Сылтамалар үзгәртү