Казан танк университеты

Казан танк университеты яки Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесы (tat.lat. Qazan tank universitetı) - Русиянең хәрби көчләренең Казанда урнашкан югары хәрби уку йорты. Хәзерге җитәкчесе - Миронченко Валерий Николай улы, укучылар саны - 4000 тирәсендә кеше, уку йортының урыны - Ырынбур тракты, 6.

Казан танк университеты
Логотип
Сурәт
Нигезләнү датасы 1941
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Административ-территориаль берәмлек Казан
Урын Татарстан
Ана ширкәт Русия Федерациясе саклану министрлыгы
Бүләкләр
Кызыл Байрак ордены
Адрес Оренбургский тракт, 6
Урам Ырынбур тракты
Номер дома 6
Рәсми веб-сайт kvtkku.mil.ru

Танкчылар-каһарманга Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесындә һәйкәл

ТарихҮзгәртү

Рәсми рәвештә 1919 елның 22 февралендә нигезләнгән. Бу көндә Казанда беренче мөселман җәяүле башлык курслары оештырылган.

1923 елда җәяүле башлык курслары урынында татар-башкорт башлык мәктәбе оештырыла.

Кама танк үзәгеҮзгәртү

Төп мәкалә Кама танк үзәге

1922 елда Генуя конференциянең имзаланган Раппал килешүе буенча Русия һәм Веймар Җөмһүрияте арасында хезмәттәшлеге оештырыла.1926 елның 3 октябрендә Мәскәүдә Казан янындагы танк үзәген нигезләү карарын расланган. Алман танк мәктәбе, хәрби шәһәрчеге, полигоны Казанның Каргопол полкы территориясендә нигезләнгән. Шулай итеп Кама танк үзәге нигезләнгән. 1933 елның 5 сентябрендә Кама танк үзәгенең эшчәнлеге тәмамланган. Соңгы алман транспорты 1933 елда Казаннан киткән. Алман танкы милеге 220 мең сумнан алман ягыннан сатыл алынган һәм Казан җәяүле - соңрак Казан танк училищесынә тапшырылган.

Сугыш чорыҮзгәртү

1937 елның 16 мартында Татар-башкорт башлык мәктәбенә Казан җәяүле училищесы исеме бирелгән.

1941 елның 12 апрелендә Казан җәяүле училищесы Казан танк училищесынә үзгәртелгән.

1943 елда танк башлыклары хәзерләгән өчен Сугышчан Кызыл Байрагы белән бүләк ителгән, 1944 елда сугыш уңышлары өчен Сугышчан Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән.

Бөек Ватан сугышы вакытында Казан танк училищесындә 5000 танк экипажларын хәзерләнгән.

Үзгәртүләр һәм берләштерүҮзгәртү

1966 елда Казан танк училищесынә Югары статусы бирелгән.

2004 елдан Казан югары танк училищесынә Казан югары башлык училищесы исеме бирелә.

2007 елдан Чиләбе танк училищесы берләштергәннән соң, Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесы яки Казан танк университеты - Русиянең бердәнбер танкчы-офицерларны хәрби белем бирүче йорты.

2009 елда Казан хәрби башлыклар әзерләүче югары училищесынә Казан югары артиллерия башлыклар әзерләүче югары училищесы кушыла.

Танылган укуны тәмамлаучыларҮзгәртү

Укуны тәмамлаучылар арасында - совет маршалы Егоров, генерал-полковник А. Клюев, нарком урынбасары Шорин, генерал-полковниклар Клишин, Владислав Ачалов, Трошев Геннадий, Герасимов Валерий, Потапов һәм бүтән.

Казан танк университетының каһарманнарыҮзгәртү

Казан танк университетында укуны тәмамлаучылар арасында 42 Совет Берлеге Каһарманы, 10 Русия Каһарманы, 300 артык генерал булды.

Казан танк университеты хәзер Ырынбур трактында урнашкан. Аның танк полигоны Каенлык (Березовая роща) янында урнаша.

СылтамаларҮзгәртү