Миңлегали Шайморатов
Миңлегали Минһаҗ улы Шайморатов (1899—1943) — генерал-майор, гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы каһарманы, атаклы 112-нче (соңыннан 16-нчы Чернигов гвардия) Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры. Россия Федерациясе Каһарманы (2020, вафатыннан соң)[2].
Миңлегали Шайморатов | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Шайморатов Миңлегали Минһаҗ улы |
Туган | 15 август 1899 Биштәкә авылы, Уфа губерниясе |
Үлгән | 23 февраль 1943 (43 яшь) Луганск өлкәсе, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Милләт | татар[1] |
Ватандашлыгы | Россия империясе |
Әлма-матер | М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиянең махсус факультеты[d] |
Һөнәре | хәрби хезмәткәр |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Русия ватандашлар сугышы һәм Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() ![]() |
Хәрби дәрәҗә | генерал-майор[d] |
БиографиясеҮзгәртү
М. Шайморатов 1899 елда 15 (27) августта элекке Уфа губернасының Уфа өязе (хәзерге Башкортостанның Кырмыскалы районы) Биштәкә авылында туган. (Бу авыл хәзер Шайморатов (Шәйморат) авылы дип атыла).
Яшь чактан эшкә урыннаша, 1915 елдан «Урал» пароходында матрос булып эшли. Гражданнар сугышы башланганнан соң 1918 елда В. К. Блюхерның Төньяк Урал кызыл партизаннар армиясенә барып кушыла.
- 1919 елда Петроград фронтында.
- 1919—1920 Төркестан фронтының 1-нче армия составында 1-нче Аерым башкорт-татар кавалерия бригасында эскадрон командиры. Шул чакта беренче тапкыр Кытай якларына барып җитә.
- 1920, июнь, 12-нче Армиядә Киев шәһәрдә Польша-Совет сугышында зур каһарманлык күрсәткән.
- 1920, август, 1-нче Аерым башкорт-татар кавалерия бригасын составында Бохарада.
- 1920, сентябрь, М. Шайморатов эскадроны С. М. Буденныйның 1-нче атлы армиясенең О. И. Городовиков командалыгында 2-нче кавалерия корпусы составында Дондагы Ростов шәһәрен Врангель армиясеннән азат итүдә катнаша, азактан Кырым фронтта.
- 1921, Кавказ фронтында С. М. Буденныйның 1-нче атлы армиядә.
- 1922—1924, Тамбов хәрби мәктәбендә укый.
- 1924—1931, Кремльны саклаучы полк командиры.
- 1931—1934, М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә.
- 1934—1935, Төркиядә хәрби атташе.
- 1936—1940, Кытайда хәрби атташе,
- 1940—1941, Кызыл Армия Генштабының күзәтчелек бүлегенең начальнигы урынбасары.
- 1941–1943, 112-нче (соңыннан 16-нчы Чернигов гвардиясе) Башкорт кавалерия дивизиясенең командиры.
- 1943 елның 23 февралендә һәлак була.
ХәтерҮзгәртү
- Шайморатов генерал - башкорт халык җыры дәрәҗәсенә әйләнгән Кадыйр Даян cүзләре, Заһир Исмәгыйлев музыкасына җыр.
- 2015 елның 11 сентябрендә Кырмыскалы районы Шайморат авылында 112-се Башкорт атлы дивизиясе һәм аның командиры генерал-майор Миңлегалие Шәйморатовка багышланган Хәрби Дан мемориалы ачылды.
- 2012 елның 21 ноябрендә Россия Президентының 1561-се санлы Указы белән Россия Федерациясе Эчке Эшләр министрлыгы сайты Эчке гаскәрләренең 27-се Махсус тәгаенләнеш отрядында М. М. Шәйморатов исеме бирелде.
Дәрәҗәләр һәм бүләкләрҮзгәртү
- 1938 полковник;
- 1942 генерал-майор
- Кызыл Байрак орденнары (1938, 1941);
- Кызыл Йолдыз ордены (1943)
- Россия Федерациясе Каһарманы (2020, вафатыннан соң).
ГалереяҮзгәртү
Ленин ордены алганлыкка кенәгә (1942)
СылтамаларҮзгәртү
ИскәрмәләрҮзгәртү
- ↑ http://podvignaroda.ru/?#id=12077758&tab=navDetailDocument, стр.403
- ↑ Тарихи гаделлек тергезелде. «Кызыл таң», 3.04.2020