Россия Федерациясе Кораллы Көчләре

Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре (рус. Вооружённые силы Российской Федерации, ВС России) — Россиягә каршы агрессияне кире кагу, дәүләт бөтенлекне һәм территорияне кораллы саклау һәм халыкара килешүләргә туры китереп мәсьәләрне башкару өчен билгелеп куелган Россия Федерациясенең хәрби дәүләт оешмасы.[4]

Россия Федерациясе Кораллы Көчләре
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 7 май 1992
Сурәт
Кыскача исем ВС РФ
Катнашучы Восток-2018[d], Россиянең Украинага бәреп керүе (2022), Российско-украинская война[d], Россия-Украина кризисы (2021 елдан)[d] һәм вторая битва за Лиман[d]
Сугыш Беренче чечен сугышы, Икенче чечен сугышы, Война в Грузии[d], Русиянең Сүрия ватандашлар сугышына интервенциясе һәм Россиянең Украинага бәреп керүе (2022)
Оешма җиткәчесе вазыйфасы Верховный Главнокомандующий Вооружёнными Силами Российской Федерации[d]
Дәүләт  Россия
Яшьләр канаты Юнармия[d]
Моның хуҗасы Красная звезда[d] һәм УВБ-76[d]
Штаб-фатирының урнашуы Мәскәү, Россия
Нигезсалгыч текст Россия Федерациясе Конституциясе
Әүвәлгесе Русская национальная народная армия[d] һәм Русская освободительная армия[d]
Алыштырган Объединённые Вооружённые Силы СНГ[d]
Катнашучылар саны 900 000
Рәсми веб-сайт mil.ru(рус.)(ингл.)(фр.)(исп.)(гар.)
Тәртипне билгеләүче төп текст Федеральный закон от 31.05.1996 № 61-ФЗ[d]
Командир Россия Федерациясе Президенты
 Россия Федерациясе Кораллы Көчләре Викиҗыентыкта
Россия Федерациясе Кораллы Көчләре
Вооружённые силы Российской Федерации, ВС России

РФ КК эмблемасы
Нигезләү датасы

7 май 1992

Югары Башкомандующие

Владимир Путин

Саклану министры

Сергей Шойгу

Генераль штабы башлыгы

Валерий Герасимов

Хәрби хезмәткә алыну яше

18—27

Чакыру буенча хезмәт итү вакыты

12 ай

Хезмәт итүчеләр саны

1 047 000[1]

Бюҗет

2 101 млрд сум (2013 ел)[2]

ТМП проценты

3,4 % (2013 ел)[3]

Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре составына кораллы көчләрнең төрләре: Коры җир Гаскәрләре, Хәрби-һава көчләре һәм Хәрби-Диңгез Флоты; аерым гаскәр төрләре — Һава-Космик саклануы гаскәрләре, Һава десанты гаскәрләре һәм РВСН (стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре); хәрби идарәнең үзәк органнары; Кораллы көчләрнең Тылы, һәм гаскәрнең төрләренә һәм аерым төрләрнә кермәүче гаскәрләр керәләр.

Югары командование

үзгәртү
 
Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Югары Башкомандующие — Владимир Путин

Югары Башҗитәкче

үзгәртү

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең Югары Башҗитәкчеләр — Россия Федерациясе Президенты. Россиягә каршы агрессия яки агрессиянең куркынычы булган хәлдә ул, агрессияне кире кагу яки аңа юл куймау өчен шарларны булдыру өчен бөтен Россия территориясендә яки аның аерым урыннарда гадәттән тыш хәлне кертә һәм бу турында тоткарсыз Федерация Шураны һәм Дәүләт Думаны тиешле указны раслау өчен белдерә.

Россия Федерациясе Кораллы Көчләрне Россия чигеннән тышта куллану өчен Федерация Шурасының тиешле карары кирәк. Тынычлык вакытында дәүләт башлыгы Кораллы көчләренең сәяси җитәкчелекне үтәлә, ә сугыш вакытында дәүләт оборнасы һәм аның Кораллы көчләре белән җитәкчелек итә.

Россия Президенты шулай ук Иминлек Шураны оештыра һәм аның башында тора; Россия Кораллы көчләренең югары командовниены билгеләп куя һәм вазифаларыннан азат итә. Югары Башкомандующий буларак Россия Президенты Русинең хәрби доктринаны, Кораллы көчләре төзелешнең концепцияне һәм планнарны, Кораллы көчләренең мобилизацион плланнарны, икътисадның мобилизацион плланнарны, граждан саклануы планнарны һәм хәрби төзелеш өлкәсендә башка актларны раслый.

Дәүләт башлыгы шулай гомумгаскәр уставларны, Саклану министрлыгы һәм Генераль штабы турында кагыйдәнамәләрне раслый. Президент ел саен хәрби хезмәткә чакыру турында, кайбер яшьтәге затларны хәрби хезмәттән чыгару указларны чыгара, хәрби хемәттәшлек һәм бердәм саклану турында халыкара килешүләрне имзалый.

Саклану министрлыгы

үзгәртү
 
Саклану министры — Сергей Шойгу

Россия Федерациясенең Саклану министрлыгы — Кораллы Көчләренең идарә итү органы. Саклану министрлыгының төп бурычлары: саклану өлкәсендә дәүләти сәясәтне хәзрләү һәм тормышка ашыру; саклану өлкәсендә норматив-хокук тәртипкә салу; Россиянең федераль конституцион законнарына, федераль законнарына, һәм халыкара килешүләргә туры китереп кораллы көчләрнең куллануны оештыру; кораллы көчләрне тиешле хәзерлектә саклау; кораллы көчләрнең төзелеше буенча чарларны үткәрү; хәрби хезмәткәрләрнең, кораллы көчләрнең граждан персоналының, хәрби хезмәттән чыгарылган затларның һәм аларның гаилә әгъзаларның социаль яклауны тәэмин итү; халыкара хәрби хезмәттәшлек өлкәсендә сәясәтне хәзрләү һәм тормышка ашыру. Министрлык үз эшчәнлекне турында-туры һәм хәрби округларның идарә органнары, хәрби идарәнең башка органнары, территориаль органнары, хәрби комиссариатлар аша тормышка ашыра.

Саклану министрлыгы башында саклану минстры тора, — ул Хөкүмәт Рәисе представлениесы буенча Россия президенты тарафыннан билгеләп куела һәм азат ителә. Министр Россия Президентына турыды-туры буйсына, ә Россия Контситуциясенә, федераль конституцион законнарына, федераль законнарына һәм президент указлары белән Россия хөкүмәтенә карый торган мәсьәләләр буенча — Россия хөкүмәтенең рәисенә буйсына.

Саклану министрлыгына һәм кораллы көчләренә тапшырылган мәсьәләләрне чишү һәм вәкаләтләрен тормышка ашыру өчен министр шәхси җавплылыкны йөртә. Саклану министры бер генә кеше тарафыннан идарә ителү прицибына таянып үз эшчәнлекне үтәлә. Министрлыгында министрдан, аның берече урынбасарлардан һәм урынбасарлардан, министрлыкның хезмәтләр һәм кораллы көчләрең төрләре башкомандующийлардан гыйбарәт булучы коллегия эшли.[5]

Генераль штабы

үзгәртү

Генераль штабы — үзәк хәрби идарә итү органы һәм Кораллы көчләренең оператив идарә итүнең төп органы. Генраль штаб баш идарәләрдән, идарәләрдән һәм башка бүлекчәләрдән гыйбарәт.[6]

Россия Федерациясе Кораллы Көчләренең төзелеше

үзгәртү
 
Россия Федерациясенең хәрби-административ бүленеше

Территориаль ягыннан Кораллы Көчләре дүрт хәрби округына бүленгәннәр:


Кораллы көчләрнең төрләре

үзгәртү

Коры җир гаскәрләре

үзгәртү

Коры җир гаскәрләре — хәрби көчләренең иң күпсанлы төре. Коры җир гаскәрләре дошманны тар-мар итү максаты белән һөҗүмне алып бару, аның территорияне басып алу һәм саклап калу, дошманның һөҗүмне һәм аның эре һава десантларны кире кагу өчен билгелеп куелган.

Россия Федерациясенең Коры җир гаскәрләренең составына түбәндәге гаскәр төрләре керәләр:

  • Мотоукчылар гаскәрләре
  • Ракет гаскәрләре һәм артиллерия
  • Коры җир гаскәрләренең Һава һөҗүменә каршы саклану гаскәрләре
  • Коры җир гаскәрләренең махсус гаскәрләре
 
Су-25СМ штурмовиклары

Һава-хәрби гаскәрләре дошманнның группировкаларны күзәтү, һавада өстенлек алу яки дошманның һөҗүмен туктату, әһәмиятле хәрби-икътисади районнарны, объектларны, яки гаскәр төркемнәрне һава һөҗүменнән саклау, һава һөҗүме турында белдерү, дошманнның хәрби һәм хәрби-икътисади потенциалының нигезен юк итү, коры җир гаскәрләргә һәм флотка һавадан ярдәм күрсәтү, һәва десантланы төшерү, гаскәрләрне һәм материаль чараларны һава буенча ташу өчен билгелеп куелган кораллы көчләр төре.

ҺХГ составында түбәндәге төрләрне аерылып торалар:

  • Ерак авиациясе
  • Фронт авиациясе
  • Армия авиациясе
  • Хәрби-транспорт авиациясе
  • Махсус авиация
  • Зенит ракет гаскәрләре
  • Радиотехник гаскәрләре

Хәрби-диңгез флоты

үзгәртү
 
«Пётр Великий» ракета крейсеры өйрәнүләрдә

Хәрби-диңгез флоты — эзләү-коткару операцияләрне үткәрү, Россиянең икътисади ихтыяҗларны саклану, хәрби хәрәкәтләренең диңгез һәм океан театрларныда сугыш хәрәкәтләрне алып бару өчен билгелеп куелган кораллы көчләр төре. Хәрби-диңгез флоты дошманның яр буендагы яки диңгез көчләргә гади һәм атом-төш ударларны китерергә, аның диңгез коммуникацияләрен бозарга, диңгез десантларны төшерергә мөмкин.

Русинянең хәрби-диңгез флоты составына дүрт флот (Балтыйк флоты, Төньяк флоты, Карадиңгез флоты, Тын океан флоты) һәм Каспий флотилиясе керә.

ҺДФ составында түбәндәге төрләрне аерылып торалар:

  • Суасты көчләре
  • Суөсте көчләре
  • Диңгез авиациясе
  • Яр буе гаскәрләре
  • ҺДФ махсус билгеләнү гаскәрләре

Мөстәкыйль гаскәр төрләре

үзгәртү

Һава-Космик саклануы гаскәрләре

үзгәртү

Һава-Космик саклануы гаскәрләре — ракет һөҗүме турында мәгълүматны белдерү, Мәскәүне ракеталарга каршы саклану, хәрби, икеле, иҗтимагый-икътисади, фәнни билгеләнү космик аппаратларның группировканы булдыру, җәелү, саклау һәм идарә итү өчен билгелеп куелган мөстәкыйль гаскәр төре.

Космик гаскәрләренең структурасында аерылып торалар:

  • «Плесецк» беренче дәүләт сынау космодромы.
  • Г.С. Титов исемле баш сынау космик үзәге
  • Раект-космик саклануы чараларын тапшыру буенча идарәсе
  • Хәрби-уку йортлары һәм тәэмин итү частьләре.

Стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре

үзгәртү
 

Стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре — Кораллы көчләренең гаскәр төре, Россиянең стратегик атом-төш көчләренең төп компоненты. Стратегик билгеләнү буенча ракета гаскәрләре мөмкин булган дошманның агрессияне атом-төш коралы белән туктату, стратегик атом-төш көчләре составында яки үзаллы рәвештә массакүләм, ялгыз яки төркем ударлары белән дошманнның хәрби һәм хәрби-икътисади потенциалының нигезенә керүче стратегик объектларны юк итү өчен билгелеп куелганнар. СББРГ составына керәләре:

  • Өч ракет армиясе (штаб-фатирлар Владимирда, Орскида, Ырынбурда урнашалар)
  • «Капусти Яр» 4-нче дәүләт үзәк төрара сынау полигоны
  • 4-нче үзе фәнни-тикшеренү ниституты
  • уку йортлары
  • арсеналлар һәм үзәк ремонтлау заводлары, коралны һәм хәрби техниканы саклау базлары.

Һава-десант гаскәрләре

үзгәртү

Һава-десант гаскәрләре — үз составында аэромобиль берләшмәләрен (һава-десант һәм десант-штурмлау дивизияләр һәм бригада, аерым частьләре) ия булучы мөстәкыйль гаскәр төре. ҺДГ дошман тылында оператив десант һәм сугыш хәрәкәтләрне алып бару өчен билгелеп куелган.

ҺДГ составында 4 дивизия бар: 7-нче (Новороссийск), 76-нче (Псков), 98-нче (Иваново, Кастрама), 106-нче (Тула), Өйрәнү үзге (Омск), Югары Рязань училищесы, 38-нче элемтә полкы, 45-нче күзәтчеләр полкы, 31-нче бригада (Сембер). Шуның өстенә, хәрби округларда (округ яки армия буйсынуда) административ ягыннан ҺДГ-га карый торган һава-десант (яки десант-штурмлау) бригадалар бар, әмма оператив ягыннан алар хәрби округларның командующийларга буйсыналар.

Хәрби хезмәт

үзгәртү

Комплектлаштыру

үзгәртү

Рядовойлар һәм кече командирлар составы чакыру буенча да, контракт буенча да җыела. Чакыруга барлык 18—27 яшьтәге ир җенесле армиядә хезмәт итәргә тиешле Россия ватандашлары алыналар. Чакыру буенча хезмәт итү вакыты — бер календар ел.

Чакыру кампанияләре елга ике тапкыр (язгы — 1 апрель-15 июль, көзге — 1 октябрь-31 декабрь) үткәреләләр.

Офицерлар хәрби хезмәтне контракт буенча гына үтәләр.

Моны да карагыз

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү