Хәрби комиссариат

Хәрби комиссариат (рус. Военный комиссариат, военкомат) — Советлар Берлегендә, ә аннан соң элекке ССРБ республикаларында җирле хәрби идарә итү органы.

Казан шәһәре Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хәрби комиссариаты бинасы
Хәрби комиссаариат бинасы, Архангельск

Хәрби комиссариат эше белән хәрби комиисар җитәкчелек итә. Хәрби комиссариат берничә бүлекчәләрдә тора, аларның һәрбересе үз вазифаларын башкара.

1918 елның 8 апрелендә Халык Комиссарлар Шурасы «Хәрби эшләр буенча вулыс, өяз, губерна һәм округ комиссариатларны оештыру турында дикрит»не кабул итә. Бу дикрит нигезендә РСФСР территориясендә 7 округ, 39 губерна, 385 өяз һәм 7 мең вулыс хәрби комиссариаты оештырыла.

Бурычлар

үзгәртү
  • мобилизациягә хәзерләнү һәм аны үткәрү;
  • кеше һәм халык хуҗалыгы ресурсларны исәпкә алу;
  • яшьләрне хәрби хезмәтенә хәзерләү;
  • гражданнарны хәрби хезмәткә һәм өйрәнү җыеннарга чакыруларны үткәрүне оештыру;
  • гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәтенә кабул итү үткәрүне оештыру;
  • башка саклану чараланы оештыру;

Төрләр

үзгәртү
  • Россия субъектының хәрби комиссариаты (республика, край, өлкә);
  • Россия субъектының хәрби комиссариаты буйсынган хәрби комиссариаты (шәһәр, район яки берләшкән хәрби комиссариаты).

Моны да карагыз

үзгәртү