Төп менюны ачу

Михаил Шляпников, Михаил Сергей улы Шляпников (рус. Шляпников Михаил Сергеевич) (1923 елның 23 сентябре, ТАССР, Чистай кантоны, Биләр2001 елның 30 ноябре, ТР, Алексеевск районы, Биләр) — Бөек Ватан сугышында катнашкан яугир, старшина (1967 елдан отставкадагы кече лейтенант). Дан орденының тулы кавалеры (1944, 1945 (1951), 1945).

Михаил Шляпников
М.С.Шляпников.jpg
Туу датасы 23 сентябрь 1923(1923-09-23)
Туу урыны ТАССР Чистай кантоны, Биләр авылы
Үлем датасы 30 ноябрь 2001(2001-11-30) (78 яшь)
Үлем урыны ТР Алексеевск районы, Биләр
Иялек РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Гаскәр төре Артиллерия артиллерия, 1944 елдан пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, старшина
Бүләкләр һәм премияләр
Order of Glory Ribbon Bar.png
Order of Glory Ribbon Bar.png
Order of Glory Ribbon Bar.png
I дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены
 Истигъфада 1946

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1923 елның 23 сентябрендә АТССР Чистай кантоны Биләр авылында туган. Биләр мәктәбендә 7 сыйныф тәмамлаган. Туган авылында күмәк хуҗалыкта комбайнчы булып эшләгән. 1942 елның гыйнварында Мәскәү өчен сугышта әтисе С.С. Шляпников һәлак була, 1942 елның апреленнән үзе дә Кызыл гаскәрдә, 1942 елның июненнән фронттта. Беренче сугышка Смоленск өлкәсе Карманово район үзәге янында керә. 3нче Белоруссия фронты 11нче гвардия армиясе 26нчы укчы дивизиянең 76нчы укчы гвардия полкында танкка каршы ата торган коралның төзәүчесе һәм 84нче укчы гвардия дивизиясе 186нчы артиллерия гвардия полкының дивизион разведчик-күзәтүчесе булып хезмәт итә. Орша шәһәре, Курск дугасы, Кенигсберг тирәсендәге сугышларда батырлык үрнәге күрсәтә.

1944 елның 28 июнендә Толочин шәһәре (Белоруссия ССР) янында дошман һөҗүмен кире кайтарганда 2 танкны юк иткән өчен 1944 елның 7 июлендә III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1945 елның 31 гыйнварында Кенигсберг шәһәре янында дошманның ут нокталарын ачыклап, юкка чыгаруга керткән өлеше өчен 1945 елның 13 мартында III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә (1951 елның 20 декабрендә I дәрәҗә Дан ордены белән алыштырыла).
1945 елның 6 апрелендә Пилау порты янында ут ноктасын төгәл ачыклап, юкка чыгаруга керткән өлеше өчен 1945 елның 11 июнендә II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Алты тапкыр яралана, сул аяксыз калып, инвалидлык ала.

1946 елда старшина дәрәҗәсендә хәрби хезмәттән азат ителә. 1967 елдан отставкадагы кече лейтенант. Биләрдә куст почта элемтәсе идарәсендә участок башлыгы булып эшли. 2001 елның 30 ноябрендә Биләрдә вафат. Биләр зиратында дәфен ителгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

 
Мәктәп диварында истәлек тактасы

Биләр мәктәбе диварына истәлек тактасы куелган[1].

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Алексеевский район: история и современность (составители И.Х. Халиуллин, К.М. Низамутдинов). К.: «Матбугат йорты», 2000. ISBN 5-89120-115-1
  2. М.С. Шляпников. Не забыть нам годы боевые. «Заря» (газета), 1985 ел, 2 февраль.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү