Алексеевское сөт заводы (Татарстан)

завод (Алексеевское, Татарстан, Россия)

Алексеевское сөт заводы ҖЧҖ (рус. ООО Алексеевский молочный завод) – Татарстан Республикасының Алексеевск районы үзәге Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсендә урнашкан, 1936 елдан гамәлдә булган предприятие. 2016 елның октябренә кадәр ― Алексеевское сөт-консерв комбинаты (рус. Алексеевский молочно-консервный комбинат)[2].

Алексеевское сөт заводы
рус. Алексеевский молочный завод
Элеккеге исемнәр
Алексеевское коры сөт җитештерү артеле (1932―1958)
Алексеевское сөт-консерв комбинаты (1958―2016)
Төр
ҖЧҖ
Сәнәгать тармагы азык-төлек җитештерү
Нигезләнгән 1932 ел
Штаб-фатир 422900, РФ, ТР, Алексеевское, Космонавтлар ур., 22
Төп затлар
директор Фәнис Салих улы Батдалов
Продукциясе
сөт продукциясе
Хезмәткәрләр саны
600 (2000)
131 (2019)[1]
Тышкы рәсемнәр
Тарихи фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

 
Завод капкасы

Алексеевское авылында (шәһәр тибындагы бистә исемен 1965 елда ала) коры сөт җитештерү буенча артель (хәзерге Төмән өлкәсендәге Ялутор заводыннан соң илдә икенче коры сөт җитештерүче завод буларак) 1932 елда төзелә башлаган. Төзелешнең җитәкчесе Бабинский, прораб М. С. Горелов, балта осталары бригадиры М. Е. Петров булган. «Нижнекамский колхозник» газетасының 1933 елның 5 февралендә чыккан санында төзелешкә эшчеләр (балта осталары, ташчылар, штукатурлар, йөкчеләр, ат җигүчеләрне һ. б.) чакырып белдерү басыла.

1934 елда завод беренче продукциясен бирә, 1935 елда завод тулы көченә эшли башлый. 1936 елның 25 февралендә СССР азык-төлек сәнәгате халык комиссары (1936―1938) А. И. Микоян заводның сафка басуы турында приказга кул куя. Проект куәте буенча, завод тәүлегенә 14,6 тонна сөт эшкәртеп, 1,2 тонна коры сөт консервасы эшләп чыгарырга тиеш була. Елына завод 4500 тонна сөт эшкәртә, 600 тонна коры сөт эшләп чыгарган. Биредә эшләүчеләр саны ― 62, ш.и. 21 белгеч тәшкил итә. Заводның чимал зонасына ТАССРның 6 районы кергән: Алексеевск, Куйбышев, Кызыл Армия, Биләр, Чистай, Әлки районнары. 200 вак күмәк хуҗалык, берничә совхоз һәм 22 мең шәхси хуҗалык сөт тапшырган.

Завод СССРда һәм чит илләрдә (Алмания, Италия, Чехословакия) җитештерелгән катлаулы техника белән җиһазландырыла. Чит ил белгечләре кайтып киткәч, алар урынына калган гади эшчеләрнең техниканы һәм технологияне белмәве сәбәпле, кыйбатлы җиһазлар ватыла (мәсәлән, 1935 елда пар машинасы конденсаторы шартлый, 1937 елда турбинада ике авария була), заводта янгын чыга. «Корткычлык» маддәсе буенча 90 кеше эштән алына. Заводның беренче директоры И. Я. Неймит, баш инженер Б. Г. Сабирҗанов кулга алынып, репрессиягә эләгә.

1957 елга кадәр завод тәүлегенә 80 кубометр утын ягыла торган ике мич (казан) биргән пар көче белән эшли. Утынны Алексеевск һәм Биләр районнары урман кишәрлекләрендә әзерләгәннәр, Кама елгасының югары өлешеннән сал агызып китергәннәр. Утын әзерләү кул көче ярдәмендә башкарылган.

Заводның транспортын гомуми йөк күтәреше 25 тонна булган 15 автомашина тәшкил иткән. Алар гына ташу-илтү өчен җитешмәү сәбәпле, йөк ташу өчен ат җиккәннәр, завод конюшня тотарга мәҗбүр булган. Колхоз, совхозлар сөтне атлар, үгезләр җигеп китергән. Сөтне җәй көне флягаларга салып, кыш көне катырылган хәлдә китергәннәр. Заводта 10 мең фляга исәптә торган, аларны даими ямаганнар.

1937 елдан заводка махсус белемле, Сухона техникумын һәм Вологда сөт институтын (1995 елдан Вологда сөт хуҗалыгы академиясе, ru) тәмамлаган белгечләр җәлеп ителә. Директор итеп А. С. Левитин билгеләнә. Яңа җитәкчелек автомашина-тракторлар санын арттыруга ирешә. Ягулык, чимал китерү һәм әзер эшләнмәне озату проблемасы чишелә. Коры сөт җитештерү дә арта: 1938 елда 850 тонна сөт эшкәртелсә, 1940 елда 1000 тонна эшкәртелә. Завод керемгә эшли башлый.

Бөек Ватан сугышы башлангач, күп эшчеләр, шулай ук автомашиналар, атлар фронтка алына. Вологда өлкәсе Сокол сөт техникумын тәмамлап, 1939 елдан Алексеевское заводында технолог булып эшләгән Советлар Союзы Герое Николай Василий улы Мамонов (ru) 1945 елда фронтта һәлак була[3]. Сугыш елларында заводта коры сөт җитештерүдән башка, йомырка порошогы (Ленинград блокадасы балаларына җибәрү өчен), сөт өсте, солод сөте, эремчек, бәрәңге киптерелә.

Сугышка хәтле булган эшләнмә күләменә завод 1950 елда гына әйләнеп кайта ала. 1953 елда 6 млн сумлык смета төзеп, предприятиене реконструкцияләү планы кабул ителә. 1950-еллар башында заводка беренче сөт ташучы автоцистерналар кайтарыла. Чималны китерү-кабул итү вакыты күпкә кыскара. 1956―1957 елларда завод котельные яңа төр ягулыкка ― мазут һәм ташкүмер ягуга күчә. Мазутны Башкортстаннан, ташкүмерне Кузбасстан кайтарталар. 1960-еллар башында бистә яныннан газ линиясе үткәрелгәч, котельный газ ягуга күчә.

Алексеевское сөт-консерв комбинаты үзгәртү

1958 елда предприятие сөт-консерв комбинаты итеп үзгәртелә. Ул 8 сөт заводын берләштерә. Җитештерүдә АДРда җитештерелгән «Лурги Генезке» һәм «Виганд» маркалы 4 вакуум-аппарат, «Немо-300» маркалы 2 һәм «ЦТРР-500» маркалы 1 киптерү җайланмасы кулланыла башлый.

Комбинат үз эшчеләре өчен торак төзи. Элегрәк бистәдәге микрорайонда агач бараклар корылса, 1962―1963 елларда беренче ике катлы кирпеч йортлар сафка баса. Комбинатның үз балалар бакчасы, клубы, китапханәсе, кибете була. 80 автомашинага гараж, Биләрдә яңа сөт заводы төзелә. 1985 елдан завод өч сменалы эштән бер сменалы эшләүгә күчә. 1991 елда мәдәният-спорт комплексы, 1998 елда 262 урынлы мәктәп төзелә. Алексеевскоеда Яңадан туу гыйбадәтханәсе (Воскресение храмы) төзелешенә ярдәм күрсәтелә.

 
Алексеевскоеда Мәдәният-спорт комплексы
 
Алексеевскоеда Воскресение храмы

Кирәкле җиһазларны илнең эре заводларыннан кайтарталар: Мәскәү, Тула ― сепараторлар, Бийск ― суыткычлар, Казан ― май ясагычлар, Ереван ― электр щитлары, насослар, Киров ― сөт өсте өчен ванналар, Ленинград, Пярну ― пастеризаторлар җибәрә. Коры сөт, нигездә, Мәскәүгә, коры сөт өсте (сухие сливки) – Кубага, май ― якындагы шәһәрләргә озатылган.

Заводның бистә җирендәге ярдәмче хуҗалыгына 1991 елда Кыркүлдә урнашкан элекке «Ясная Поляна» колхозы, 1997 елда Яңа Спаста урнашкан элекке совхоз кушыла. Завод әлеге авылларда социаль-көнкүреш һәм хуҗалык объектларын төзи яки яңарта.

Алексеевское сөт-консерв комбинаты катлаулы техника белән җиһазландырылган эре предприятиегә әйләнә. Биредәге киптерү җайланмалары тәүлегенә 300 тонна сөт эшкәртергә мөмкинлек бирә. Атланмай җитештерү цехы сәгатенә 2 тонна май җитештерүче линия белән җиһазланган. 20 кг авырлыктагы монолит, 200 г авырлыктагы төрелгән атланмай чыгарыла. Хуҗалык автотранспорты 120 берәмлек техникадан тора: молоковозлар, краннар, махсус техника һ. б. Заводның ярдәмче хуҗалыгы дуңгыз симертү буенча махсуслашкан. Ярдәмче хуҗалыкны кертеп, комбинатта 686 кеше эшли (2000). Чимал 2 генә районнан: Алексеевск һәм Спас районнарыннан китерелә. Комбинат биш кечерәк сөт заводын берләштерә: Биләр, Зеленково, Пичкас, Өчкүл, Кузнечиха сөт заводлары.

Алга таба сөт продукциясен җитештерү кимегән: 1998 елда коры сөт өсте җитештерү, 1996 елдан сөтне алыштыручы (заменитель) җитештерү, 1997 елдан (Базарлы Матак заводы аерылып чыккач) «Голландский» сырын җитештерү тукталган.

1994 елдан сменага 300 кг колбаса, 1997 елдан тәүлегенә 300 кг вермишель, 1998 елдан тәүлегенә 70 кг пилмән җитештерүче цехлар сафка баскан. Шулай ук яңа тотылган балык тозлау, балык ыслау да гамәлгә кергән. 1997 елдан сөтне пакетларга тутыру башланган.

Алексеевское сөт заводы үзгәртү

 
Завод эче күренеше

2016 елның октябреннән комбинат Алексеевское сөт заводы ҖЧҖ буларак эшли. 2017 ел ахырында Кызыл Шәрык Агро холдингы Алексеевское сөт заводын сатып ала[1]. Бу чорда заводта төп җитештерү цехына, котельныйга капиталь ремонт һәм реконструкция, ярдәмче цехлар һәм бүлекләргә ремонт ясалган. Бүгенге көндә инвестицияләр күләме – 100 млн. сумга якын.

Алексеевское сөт заводы территориясенең мәйданы 114351,07 кв. метр тәшкил итә. Анда административ корпус, ашханә, котельный, электроцех, җылы һәм салкын гаражлар, соя цехы, казылык цехы, насос станциясе, ремонт остаханәсе, төп һәм ярдәмче цехлар урнашкан. Өч киптерүче җайланма куелган төп цехның мәйданы – 1342 кв. м. Төп цех тәүлегенә 350 тонна чимал кабул итә ала, алардан атланмай, коры сөт һәм коры цельный сөт, сөт продукциясе, аерым алганда: пастеризацияләнгән сөт, йогырт, кефир, катык, каймак, эремчек җитештерелә. Коры сөт җитештерү елына 4500 тоннага, коры сөт әчесе (сыворотка) ― 1500 тоннага җитә. Май цехының гомуми куәте ― сменага 8,4 тонна атланмай җитештерү. Су белән тәэмин итү заводның өч үз артезиан скважинасы хисабына алып барыла. Производство эшен үзенең автотранспорт базасы тәэмин итә.

Алексеевское сөт заводы бик яхшы чимал базасына ия. Заводны югары сыйфатлы сөт белән «Красный Восток» агрохолдингы мегафермалары һәм якын-тирә районнарда (Әлки, Спас, Балык Бистәсе) урнашкан фермер хуҗалыклары тәэмин итә.

Төп продукцияcе ― коры сөт һәм атланмай. Әче сөт продукциясе — каймак, эремчек, йогурт, кефир һ. б. аз күләмдә җитештерелә. «Алексеевское сөте», «Cөт экспрессы» бренды астында продукцияне «Эдельвейс», «Метро», «Пятерочка», «Бәхетле» сәүдә челтәрләрендә, Казан базарларында сатып алырга мөмкин. 2018 елда 36 500 тонна сөт эшкәртелгән (республикада эшкәртелгәннең 3,17 % ы) [4].

Алексеевское сөт заводы продукциясе диплом һәм медальләргә ия. Бөтенроссия азык-төлек сәнәгате товарлары конкурсында завод «Крестьянское» атланмае өчен бронза медаль яулый. 2004 елда предприятиегә майлылыгы 25% булган коры сөт җитештергән өчен «Россиянең 100 иң яхшы товары» республика конкурсы лауреаты исеме бирелә[2].

Директорлар үзгәртү

  • 1934 елдан – И. Я. Неймит
  • 1937 елдан – Г. П. Гладков, в. б.
  • 1937 елдан – А. С. Левитин
  • 19.. елдан – Ф. М. Каркавцев
  • 1946 елдан – П. С. Королев
  • 1953 елдан – Н. Г. Ковалев
  • 1968 елдан – В. П. Смирнов
  • 1981 елдан – В. Н. Шалкинский, в. б.
  • 1983 елдан – Г. С. Боровиков (??-1998), икътисад фәннәре кандидаты, ТАССР атказанган икътисадчысы. Алексеевскоеда элекке Зеленая урамына һәм 3нче мәктәпкә исеме бирелгән.
  • ....
  • 2018 елдан – Фәнис Салих улы Батдалов

Әдәбият үзгәртү

  • Абрамова Л. И. Символ и флагман района. Алексеевский молочно-консервный комбинат: становлениеи развитие. // Алексеевский район: История и современность. К.: «Матбугат йорты», 2000, стр. 155-162. ISBN 5-89120-115-1

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү