Йогырт — җылыту юлы белән эшкәртелгән һәм майсызландырылган яки нормальләштерелгән сөт яисә сөт ризыкларын термофиль сөт әчетү стрептококклары һәм болгар таякчыкларының чиста культуралары катнашмасы ярдәмендә әчетү юлы белән әзерләнгән әче сөт ризыгы.

Япония ЭКСПО-2005ендә йогырт экспонаты (Болгариядан)

Әлеге ризыкны җитештерү өчен иң башта аның нигезен әзерлиләр: сөт яки сөт ризыгын пастеризациялиләр, ягъни зарарлы микробларын бетерәләр. Бары шуннан соң гына микроорганизмнар катнашмасы ярдәмендә әчетәләр.

Төрләре үзгәртү

Ризыкка тәм кертә торган өстәмәләр, хушисләткечләр һәм азык өстәмәләре кушуга бәйле рәвештә йогыртларның түбәндәге төрләре җитештерелә:

1) составында җиләк-җимеш (яшелчә) кисәкләре яки җиләк-җимеш тутырылмалары булган җиләк-җимешле (яшелчәле) йогырт;

2) составына хушисләткечләр кертеп хушисләндерелгән йогырт;

3) составында Роспотребнадзор органнары тарафыннан кулланырга рөхсәт ителгән витаминнар һәм витаминлы премикслар булган витаминлаштырылган йогырт.

Чыганаклар үзгәртү

  • Хаков В.Х., Латыпова А.И., Бакирова С.Д., Товар турында мәгълүмат укыйбыз.