Татарстан Республикасы Алексеевск районы флагы
Алексеевск районы флагы — Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының рәсми символы.
Татарстан Республикасы Алексеевск районы флагы | |
Нигезләнү датасы | 2006 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Юрисдикциягә карый | Алексеевск районы |
Флаг 2006 елның 10 маенда расланган һәм 2314 номеры белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына кертелгән.
Флаг Алексеевск муниципаль районы гербы геральдиканың кагыйдәләре һәм тиешле традицияләре нигезендә төзелгән һәм тарихи, мәдәни, социаль-икътисади, милли һәм башка җирле традицияләрне чагылдыра.
Тасвирлама үзгәртү
«Киңлеге озынлыгына 2:3 нисбәттәге, аскы чиге тукыма киңлегенең 1/5 өлеше киңлегендәге яшел буйга тоташкан ак тукыма; тукыма уртасында район гербы фигуралары сурәтләнгән: сары детальләре булган шәмәхә поши сыны, поши астында — сынган сары чыршы сурәте; поши һәм чыршы сурәтләре яшел буй чиген кисеп чыга».[1]
Символиканы нигезләү үзгәртү
Флаг район гербын исәпкә алып эшләнгән, аның нигезендә 1747 елның 8 (19) апрелендә расланган Биләр ландмилиция полкының (3) гербы кулланылган, тасвирламасы түбәндәгечә: «Ак басуда, яшел җирдә чабып баручы поши һәм сындырылган чыршы»[2] Район территориясендә Идел Болгариясенең иң борынгы шәһәрләренең берсе, Болгар шәһәреннән соң илнең хәрби-сәяси үзәге — Биляр урнашкан. Биләр XII гасырның елъязмаларында «Бөек шәһәр» аталган. Моның билгесе итеп флагта куе кызыл төсле поши сурәте төшерелгән. Кызыл төс — хакимият, игелек, бөеклек, дан символы. Поши — азатлык, бәйсезлек һәм абруй символы.
Сындырылган чыршы булып гербка XVII гасырда хәзерге район территориясендә, 1654 елда кирмән буларак нигезләнгән Биләр авылы кергән.
Сары төс (алтын) — уңыш, байлык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы.
Ак төс (көмеш) — чисталык, камиллек, тынычлык һәм иминлек символы.
Яшел төс — табигать, сәламәтлек, экология, тормыш үсеше символы.
Моны да карагыз үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
Әдәбият үзгәртү
- Государственные и муниципальные символы республики татарстан = Татарстан республикасы дәүләт һәм муниципаль символлары = State and municipal symbols of the Republic of tatarstan.. — Казань: Татарское книжное издательство, 2017. — С. 65-68. — 248 с.