Ширәмәт районы

Ширәмәт районы (рус. Шереметьевский район) — 1930 елдан 1963 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Чаллыдан Көньяк-Көнбатышка 65 чакрым ераклыкта, Татарстанның үзәк өлешендә урнашкан. Административ үзәк - Ширәмәт авылы.

Ширәмәт районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Ширәмәт

Нигезләү датасы

1930 елның 10 августы

Юкка чыгару датасы

1963 елның 4 гыйнвары

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1959)

33 586 кеше[1]

Милли состав

руслар, татарлар, чувашлар[2]

Мәйдан

1576 км²[3]

Ширәмәт районы территориясе 1920 елга кадәр район Казан губернасының Чистай өязе Иске Чишмә вулысында һәм Уфа губернасының Минзәлә өязендә , 1920 елдан 1921 елга кадәр Чистай кантоны Иске Чишмә вулысында һәм Минзәлә кантонында, 1921 елдан 1930 елга кадәр Чистай һәм Чаллы кантоннарында урнашкан.

1930 елның 10 августында элеккеге Чаллы кантоны территориясендә барлыкка килә.

1934 ел мәгълүматлары буенча, Ширәмәт районы рус милли районы статусына ия булган.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Чистай өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1963 елның 4 гыйнварында Ширәмәт районы юкка чыгарыла, аның территориясе Чаллы һәм Чистай районнарына тапшырыла.

1965 елның 12 гыйнварында Чаллы районыннан өч ел элек бетерелгән элеккеге Ширәмәт районы кергән Түбән Кама районы аерылып чыга.[4]

Административ бүленеш

үзгәртү

1931 елда район мәйданы 1576 км² тәшкил иткән.[5]

1945 елда район мәйданы 1332 км² тәшкил иткән.

1948 елда Ширәмәт районы 30 авыл советына бүленгән: Ачы, Байгол, Балчыклы, Беләхче, Олы Аты, Борок, Югары Уратма, Югары Чаллы, Володарский, Ялантау, Каенлы, Кама Аланы, Кармалы, Кызылъяр, Кызыл Чапчак, Кушай, Түбән Уратма, Түбән Чаллы, Оша, Поповка, Сарсаз-Блин, Свердловец, Смыловка, Иске Чишмә, Сокрау, Тоба, Шакшино, Ширәмәт, Шәңгәлче.[4]

1931 1939 1959
49603[5] 45392 33586

1939 елда халык саны 45392 кеше тәшкил иткән, шул исәптән руслар - 65,34%, татарлар - 31,53%, чувашлар - 2,3%.[2]

Сәнәгать

үзгәртү
  • Совхоз (1932 елга 3646 га чәчүлек мәйданнары);
  • МТС;
  • 104 колхоз фермасы, шул исәптән 53 умартачылык, 21 май ясаучы һ.б.;
  • Агач эшкәртү артеле (153 эшче);
  • 137 эшче белән ияр каеш сбруе заводы (Ширәмәт авылы);
  • Аракы куу заводы (1932 елга 37 эшче);
  • 4 май ясаучы завод.[5]

Моны да карагыз

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр

үзгәртү