Иске Чишмә вулысы

Иске Чишмә вулысы (тат. ىسكىٰ چىشمە ۋولىٰسىٰ, рус. Старо-Шешминская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.

Иске Чишмә вулысы
Үзәк Иске Чишмә
Халык саны 12173 кеше  (1897)

Гомәр, Сикәнәс (Мамадыш өязе), Олы Талкыш, Богородски һәм Ерыклы вулыслары белән чиктәш булган (1890). 14 торак пунктта 12173 кеше яшәгән.[1] 1930 елда бетерелә, күпчелек территориясе Ширәәт һәм Чистай районнарына кушыла.

Искәрмәләр үзгәртү