Иске Әлмәт вулысы
административ-территориаль берәмлек
Иске Әлмәт вулысы (тат. ئىسكىٰ ئەلمەت ۋولىٰسىٰ, Iske Əlmət vulьsь, рус. Старо-Альметевская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Иске Әлмәт вулысы | |
---|---|
вулыс | |
Ил | Россия империясе, Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы, ССРБ |
Юкка чыгарылган | 1930 |
Үзәк | Иске Әлмәт |
Халык саны | 15 522 кеше (1897) |
Төньякта Биләр һәм Яңа Әдәмсу, көнчыгышта Иске Мукшы, көньяк-көнчыгышта Ягүрки, көньякта Иске Максимкин, көнбатышта Спас өязендәге Юхмачы, Әлки, Мораса вулыслары белән чиктәш булган (1890). 12 торак пунктта 15 522 кеше яшәгән.[1]
1930 елда бетерелә, территориясең күпчелеге төньякта Биләр районына, калганы көнчыгышта Аксубай, көньякта Октябрь районнырына кушыла.
Волость белән бәйле булган кешеләр
үзгәртү- Абруй Сәйфи (1890-1960) — педагог, журналист, тәрҗемәче, язучы.
- Әхмәтзәки Сафиуллин (1896-1994) — дин галиме, хәзрәт, күренекле педагог.
- Валентин Ерашов (1927-1999) — язучы.
- Габдулла Кариев (Миңлебай Хәйруллин) (1886-1920) — беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе.
- Кыям Юлдашев (1890-1955) — җәдитче мөгаллим, шагыйрь.
- Лотфулла әл-Әлмәти (1832-1911) — каллиграф, картограф һәм ташбилгеләр язу остасы.
- Мәхмүтфуат Туктаров (1880-1938) — сәяси эшлекле, публицист, журналист.
- Михаил Сергеев (1924-1991) — Советлар Берлеге каһарманы (1945).
- Баһаветдин Кәбиров (1895―1965), 1923 елның июленнән 1925 елның августына кадәр волость башкарма комитеты рәисе.