Баһаветдин Кәбиров

ТАССР халык комиссары (1937-1938)

Баһаветдин Кәбиров, Баһаветдин Гайнетдин улы Кәбиров (1895 елның 26 октябре, РИ, Казан губернасы, Чистай өязе, Иске Әмзә1965 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― Бөек Ватан сугышында катнашкан хуҗалык-фирка эшлеклесе, 1935-1937 елларда Азнакай районы партия оешмасын җитәкләгән. 1937-1938 елларда – ТАССР сәламәтлек саклау халык комиссары[1].

Баһаветдин Кәбиров
Туган телдә исем Баһаветдин Гайнетдин улы Кәбиров
Туган 26 октябрь 1895(1895-10-26)
РИ, Казан губернасы, Чистай өязе , Иске Әмзә
Үлгән 1965(1965)
СССР, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССБР байрагы СССР
Һөнәре фирка-хуҗалык эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1895 елның 26 октябрендә Казан губернасының Чистай өязе (Татарстанның хәзерге Норлат районы) Иске Әмзә авылында туган. Иске Әмзә мәдрәсәсенең 5 сыйныфын тәмамлаган (1908).

Хезмәт юлы үзгәртү

1912-1915 елларда Казан губернасы Чистай өязе Иске Әмзә авылында үз хуҗалыгында игенчелек белән шөгыльләнә, Ярославль шәһәрендә тимер юлда кара эшче, йөкче була.

1915-1918 елларда патша армиясендә хезмәт итә.

1918 елдан 1919 елның апреленә кадәр Кызыл Гаскәрдә хезмәт итә.

1921 елның июленнән 1922 елның сентябренә кадәр – ТАССР Чистай кантоны Иске Әлмәт авылында ВКП(б) волость ячейкасын оештыручы.

1922 елның сентябреннән 1923 елның июленә кадәр – Чистай кантоны Мөслим волость башкарма комитеты рәисе.

1923 елның июленнән 1925 елның августына кадәр – Чистай кантоны Иске Әлмәт волость башкарма комитеты рәисе.

1925 елның августыннан 1927 елның маена кадәр Мәскәү шәһәрендә авыл хуҗалыгы кооперациясенең Югары практик курсларында укый.

1927 елның маеннан 1928 елның мартына кадәр – Чистай райсельсоюз инструкторы.

1928 елның мартыннан 1929 елның октябренә кадәр – «Товарищество и Копхлеб» рәисе.

1929 елның октябреннән 1930 елның маена кадәр – Чистай кантоны Саурыш волость башкарма комитеты рәисе.

1930 елның маеннан августына кадәр – Чистай кантон башкарма комитетының оештыру бүлеге мөдире.

1930 елның маеннан 1934 елның октябренә кадәр – Татарстан АССР Биләр районы башкарма комитеты рәисе.

1934 елның октябреннән 1935 елның гыйнварфына кадәр – Азнакай районы башкарма комитеты рәисе.

1935 елның гыйнварыннан 1937 елның апреленә кадәр – ВКП(б)ның Азнакай район комитеты секретаре (беренче секретаре).

1937-1938 елларда – ТАССР Сәламәтлек саклау халык комиссары.

1937 елның ноябрендә «троцкистлар белән элемтәгә кергәне өчен» ВКП(б) сафларыннан чыгарыла. Партколлегия тарафыннан 1938 елның апрелендә торгызыла.

1938-1940 елларда Бондюгта (ТАССРның Менделеевск районы) Ижминводы заводы директоры булып эшли.

1941 елның октябреннән 1942 елның маена кадәр – Кызыл Армиядә (622нче аерым батальон) рота командиры. [2]

1942 елда фронттан кайткач, ветснабсбат директоры вазыйфасын башкара.

1943-1945 елларда – ТАССР авыл хуҗалыгы тәэминаты идарәчесе урынбасары.

1945 елдан төрле җитәкче вазыйфаларда эшли.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Кабиров Багаутдин Гайнутдинович / Из истории развития республиканского здравоохранения. Наркомы ТАССР в 1930 - 1940 годы
  2. Участник ВОВ Кабиров Багаутдин Гайнутдинович, дата рождения 26.10.1895 2022 елның 13 октябрь көнендә архивланган.

Әдәбият үзгәртү

  • Кабиров Багаутдин Гайнутдинович // Алар районны җитәкләделәр / Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: «Идел-пресс», 2014, 13нче бит.

Сылтамалар үзгәртү