Яңа Әдәм вулысы (рус. Ново-Адамская волость) — 1781 елдан 1930 елга кадәр гамәлдә булган Казан наместиклыгының, Казан губернасының һәм Татарстан АССРның, юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Мамадыштан Төньякка 21 чакрым ераклыкта, Татарстанның Көньягында урнашкан. Административ үзәк - Саурыш авылы.

Яңа Әдәм вулысы
Ил

СССР

Статус

Вулыс

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Саурыш

Нигезләү датасы

1781 ел

Юкка чыгару датасы

1930 елның 23 июле

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1926)

18 737 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар, чуашлар

Тарих үзгәртү

Яңа Әдәм вулысы территориясе 1552 елга кадәр Казан ханлыгының Ногай даругасында, 1552 елдан 1708 елга кадәр Россия патшалыгының Казан патшалыгы Ногай даругасында, 1708 елдан 1719 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Ногай даругасында, 1719 елдан 1775 елга кадәр Казан губернасының Казан провинциясе Казан өязе Ногай даругасында, 1775 елдан 1781 елга кадәр Казан губернасы Казан өязе Ногай даругасында урнашкан.

1781 елдан Казан наместиклыгы Чистай өязенең административ-территориаль берәмлеге буларак барлыкка килә.

1796 елдан 1920 елга кадәр Казан губернасы Чистай өязенең, 1920 елның 25 июненнән 1930 елның 23 июленә кадәр Татарстан АССР Чистай кантонының административ-территориаль берәмлеге булып тора.

1930 елның 23 июлендә Яңа Әдәм вулысы юкка чыгарыла, 1930 елның 10 августында аның территориясе Аксубай районына тапшырыла.[2]

Административ бүленеш үзгәртү

1890 елда Яңа Әдәм вулысында 10 торак пункты һәм 2086 йорт хуҗалыгы булган. Крестъян җиренең мәйданы 300,48 км² тәшкил иткән.[3]

1908 елда торак пунктлар саны 18.[4]

1926 елның 1 гыйнварына вулыста 21 авыл советы, 21 торак пункты (Саурыш, Сосновка, Иске Чуаш Әдәмсуы, Яңа Татар Әдәмсуы һ.б.) һәм 3658 йорт хуҗалыгы булган. Вулыс мәйданы 459 км² тәшкил иткән.[1]

Халык үзгәртү

1890 1908 1926
12384 14398 18737

1890 елда халык саны 12 384 кеше тәшкил иткән, шул исәптән ир-атлар - 6 222 җан, хатын-кызлар - 6162.[3]

1908 елда 14 398 кеше.[4]

1926 елның 1 гыйнварына халык саны 18 737 кеше тәшкил иткән. Төп милләтләр: татарлар, руслар, чуашлар.[1]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008-. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года //Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
  4. Волости и гмины 1890 года. - СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. - (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская - XXV Нижегородская. - 1892. - 380 с. разд. паг. - (Статистика Российской империи; 15).
  5. Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. - Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Территориальное и административное деление Союза ССР на 1-е января 1926 года // Народный Комиссариат Внутренних дел. Статистический отдел. - Москва: Издательство Главного Управления Коммунального Хозяйства НКВД, 1926. - 288 стр.
  2. ЯҢА ӘДӘМ ВУЛЫСЫ (Ново-Адамская волость) — Милләттәшләр
  3. 3,0 3,1 Волости и гмины 1890 года. - СПб. : Центральный статистический комитет Министерства внутренних дел, 1892. - (Статистика Российской империи). Губернии : I Архангельская - XXV Нижегородская. - 1892. - 380 с. разд. паг. - (Статистика Российской империи; 15).
  4. 4,0 4,1 Берстель, К.П. Список селений Казанской губернии : изд. Казан. Губерн. Зем. Управы / К.П. Берстель. - Казань : Типо-лит.И.В.Ермолаевой, 1908 .- 264с.