Мөслим вулысы
Мөслим вулысы (тат. مۈسلىم ۋولىٰسىٰ, рус. Муслюмкинская волость) — Казан губернасына һәм Татарстан АССРга кергән административ-территориаль берәмлек.
Мөслим вулысы | |
---|---|
Русия империясе вулысы[d] | |
Ил | Россия империясе |
Үзәк | Мөслим |
Халык саны | 13770 кеше (1897) |
Иске Иванай, Каргалы, Изгар, Яңа Әдәмсу, Биләр һәм Кызылъяр вулыслары белән чиктәш булган (1890). 11 торак пунктта 13770 кеше яшәгән.[1] 1920-еллар уртасында күрше вулыслар исәбенә зурайтыла. 1930 елда бетерелә, территориясе Чистай районына кушыла.