Спас кантуны

(Спас кантоны битеннән юнәлтелде)

Спас кантоны (рус. Спасский кантон) — Татарстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 19201930 елларда гамәлдә торган.

Спас кантуны
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Спас

Нигезләү датасы

1920 ел

Юкка чыгару датасы

1930 ел

Халык саны  (1926)

138 581 кеше[1]

ТарихҮзгәртү

Спас кантоны 1920 елда төзелә.

1930 елда, Татарстанның барлык кантоннары белән бергә юкка чыгарыла; аның территориясендә Спас, Алексеевск, Әлки, Биләр районнары барлыкка киләләр.

Административ бүленешҮзгәртү

1926 елда 8 вулыска бүленгән:

  • Әлки вулысы
  • Кузнечиха вулысы
  • Леваш вулысы
  • Матак вулысы
  • Спас вулысы
  • Тигән вулысы
  • Өчкүл вулысы
  • Юхмачы вулысы

Вулыслар 144 авыл советына бүленгәннәр.

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү