Тәкәнеш районы (рус. Таканышский район) — 1930 елдан 1932 елга һәм 1935 елдан 1963 елга кадәр гамәлдә булган Татарстан АССРның юк ителгән административ-территориаль берәмлеге. Мамадыштан Төньяк-Көнбатышка 44 чакрым ераклыкта, Татарстанның Төньягында урнашкан. Административ үзәк - Түбән Тәкәнеш авылы.

Тәкәнеш районы
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан АССР

Административ үзәк

Түбән Тәкәнеш

Нигезләү датасы

1930 елның 10 августы

Юкка чыгару датасы

1963 елның 4 гыйнвары

Рәсми телләр

татар, рус

Халык саны  (1959)

40 392 кеше[1]

Милли состав

татарлар, руслар, удмуртлар[2]

Тарих үзгәртү

Тәкәнеш районы территориясе 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавловск вулысында, 1920 елдан 1930 елга кадәр Мамадыш кантуны Тәкәнеш вулысында, ә 1932 елдан 1935 елга кадәр Мамадыш һәм Кукмара районнарында урнашкан.

Беренче тапкыр 1930 елның 10 августында Мамадыш кантуныннан бүленеп чыгару юлы белән барлыкка килә. 1932 елның 1 гыйнварында район юк ителә, ә аның территориясе Мамадыш һәм Кукмара районнарына тапшырыла. 1935 елның 10 февралендә яңадан торгызыла.

1952 елның 8 маенда район Татарстан АССРның Казан өлкәсе составына керә. 1953 елның 30 апрелендә өлкәләр бетерелүгә бәйле рәвештә Татарстан АССРның турыдан-туры карамагына кайтарыла.

1963 елның 4 гыйнварында Тәкәнеш районы тулысынча юкка чыгарыла, ә аның территориясе Мамадыш һәм Кукмара районнарына тапшырыла.[3]

Административ бүленеш үзгәртү

1945 елга районда 88 торак пункты, 33 авыл советы булган[3]: Әбде, Важашур, Васильево (Әҗмәк), Вахит, Югары Өскебаш, Югары Шөн, Гурьевка, Ишки, Кәркәүч, Келәүш, Түбән Арбаш, Түбән Биләт, Түбән Өскебаш, Түбән Козгынчы, Түбән Үрәс, Түбән Тәкәнеш, Түбән Оча, Түбән Шүләңгер, Никифорово, Олыяз, Пуйкә, Танькино, Татар Толбасы, Ташлы Елга, Тугыз, Тулбай, Төркәш, Өркеш, Үрәсбаш, Чаксы, Чарлы, Шәдче, Ятмас Дусай. Район мәйданы 1000 км² тәшкил иткән.

Халык үзгәртү

1939 1959
48282 40392

1939 елда халык саны 48282 кеше тәшкил иткән, шул исәптән татарлар - 67,5%, руслар - 22,9%, удмуртлар - 8,4%.[2]

Танылган кешеләр үзгәртү

  • Наил Хадиев - «Татарстан Милли иминият компаниясе» ААҖ президенты, икътисадый фәннәр кандидаты.[3]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татар энциклопедия сүзлеге (Татарский энциклопедический словарь, на татарском языке) / Гл. ред. М.Х. Хасанов; Отв. ред. Г.С. Сабирзянов. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. - 830 с.: ил. ISBN 5-902375-01-0
  2. Татар энциклопедиясе : 6 томда / баш мөхәррир М. Х. Хәсәнов. - Казан : Татар энциклопедиясе институты, 2008. - 27 см.; ISBN 978-5-902375-04-5
  3. РСФСР. Административно-территориальное деление на 1-е апреля 1941 г. с приложением изменений, происшедших за время с 1/IV 1941 г. по 1/XI 1942 г. : [справочник] / Информ.-стат. отд. Президиума Верх. Совета РСФСР. - М., 1942. - 532 с.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg1.php
  2. 2,0 2,1 http://www.demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_39_ra.php?reg=2409
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 http://www.millattashlar.ru/index.php/ТӘКӘНЕШ_РАЙОНЫ_(Таканышский_район)