Түбән Тәкәнеш
Түбән Тәкәнеш — Татарстан Республикасының Мамадыш районындагы авыл.
Түбән Тәкәнеш | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Нижнетаканышское сельское поселение[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Нижнетаканышское сельское поселение[d][1] |
Почта индексы | 422140 |
Вакыт зонасы — MSK (Мәскәү вакыты) яки UTC+4. Почта индексы — 422140.
Климат
үзгәртүТәүлек буена һаваның уртача температурасы | ||||||||||||
Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
-11.1 °C | -10.9 °C | -5.7 °C | 4.4 °C | 13.4 °C | 18.7 °C | 20.4 °C | 17.7 °C | 12.1 °C | 4.3 °C | -4.9 °C | -10.3 °C | 4.0 °C |
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[3]
Тарих
үзгәртүТүбән Тәкәнеш авылы мулласы, 54 яшьлек Сәмигулла Мөхлисовны беренче тапкыр 1930 елның ноябрендә кулга алалар. Аны троцкистлыкта, Төркия шпионы булуда гаеплиләр, әмма ул арада Сәмигулла хәзрәтне тикшерүченең үзен кулга алалар һәм атып үтерәләр. Икенче тапкыр Сәмигулла Мөхлисовны 1931 елның 25 гыйнварында кулга алалар һәм биш көннән, 30 гыйнвар көнне Казанда атып үтерәләр. Сәмигулла хәзрәтне кыйный-кыйный, “Алла юк”, дип әйттерергә тырышалар, әмма ул “Алла бар!” дип кычкырып үлә. Әмма аның үлеме турында гаиләсенә әйтмиләр, Чиләбе өлкәсенә сөрелде, диләр, гаилә бу турыда дөреслекне 1989 елда, Сәмигула Мөхлисов аклангач кына белә. Хәзрәтне атып үтерү белән, аның хатыны Мәстүрә абыстайны, 8 баласы белән бергә, кыш уртасында өйләреннән куып чыгаралар. Мулла өендә милисә бүлеге ачалар, подвалында айныткыч ясыйлар. Кеше мунчасында кыш уздырган мулла гаиләсен җәй көне авылдан куалар, сөргенгә киткәнче кырдагы үз өлешен чәчеп калдырырга боералар. Бөтен мал-мөлкәте, ризыгы талап алынган абыстай, йорт саен йөреп, теләнеп ашлык җыя, аңа һәр өйдә берәр уч орлык бирәләр. Абыстай сөргенгә кырдагы җирен чәчеп китә... Мәстүрә абыстай Магнитогорскида 90 яшенә җитеп үлә, намазын калдырмый, 8 баласын да сөрген шартларында дини итеп тәрбияли. Әлбәттә, бу нәселне дә биредә Магнитканың чуен казаннарына салып кайнаталар, бозлы баракларда катыралар, әмма иманлы нәсел исән кала, хәзер алар Магнитогорскида, Чиләбедә, Казанда, Алабугада, Әлмәттә һәм башка урыннарда мөселман-татар булып яшәп яталар. Мәстүрә абыстайның сөргенгә сөрелгән олы кызы Гайшә әби хәзер үзе туксанның теге ягында, завод территориясендә калган өендә яшәп ята.
Мәдәният
үзгәртүКүренекле шәхесләр
үзгәртү- Васих Заһриев — урман корылышы һәм урман таксациясе өлкәсендәге галим, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү- Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.