Тәкәнеш туган якны өйрәнү музее

Тәкәнеш туган якны өйрәнү музее (рус. Таканышский краеведческий музей) — Татарстанның Мамадыш районы Түбән Тәкәнеш авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мамадыш туган якны өйрәнү музее филиалы. Тәкәнеш районы (1932-1963), Түбән Тәкәнеш авылы тарихы белән таныштыра.

Тәкәнеш туган якны өйрәнү музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Мамадыш районы
Урын Түбән Тәкәнеш
Тәкәнеш туган якны өйрәнү музее
Нигезләү датасы 1965
Урын 422140 ТР, Мамадыш районы, Түбән Тәкәнеш, Кооператив ур., 3.
Директор Светлана Александр кызы Ишпахтина
Гөлназ Фоат кызы Бикбова
(филиал мөдире)
Сайт Музей сайты
Тышкы рәсемнәр
Музейдан фотосурәтләр.

Тарих үзгәртү

1965 елның 5 ноябрендә Түбән Тәкәнеш мәктәбе музее нигезендә авыл музее оештырыла[1].

Бина үзгәртү

Тәкәнеш музее Түбән Тәкәнеш авылы уртасындагы «Кояшкай» балалар бакчасы[2] урнашкан ике катлы кирпеч бинаның икенче катында урнашкан.

Экспонатлар үзгәртү

Музей экспозициясендә юкка чыккан район, авыл тарихы буенча материаллар, киемнәр, татар халкы көнкүреше җиһазлары, документлар, фотосурәтләр урын алган.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү