Никипар Соловьев
Никипар Соловьев (Никипар Чәрги улы Соловьев, рус. Соловьев Никифор Сергеевич, 8 март 1894[1], Зур Мәшләк, Шомыртбаш вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1967[2], Казан, РСФСР, СССР) — сәяси эшлекле, педагог.
Никипар Соловьев | |
---|---|
Туган | 8 март 1894[1] Зур Мәшләк, Шомыртбаш вулысы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1967[2] Казан, РСФСР, СССР |
Яшәгән урын | Үзәк керәшен татар мәктәбе бинасы[3] |
Әлма-матер | Казан үзәк керәшен-татар мәктәбе һәм Казан укытучылар семинариясе[d] |
1913-1916 елларда Янил авылында 2 сыйныфлык укуханә мөдире. 1918-1919 елларда Көнчыгыш фронтның 1 нче армиясендә инкыйлаби трибунал рәисе, 1920-1921 елларда РСФСРның милләтләр эшләре буенча халык комиссариатында Үзәк керәшен бүлеге хезмәткәре. 1922-1929 елларда ВКП(б)ның Татарстан өлкә комитетында керәшеннәр секциясенең бюро әгъзасы, ТАССР мәгариф халык комиссары урынбасары.
1930-1933 елда Мәскәүдә, 1935 елдан Казанда педагогик эштә: Казан авыл хуҗалыгы институты директоры (1935-1936), Казан авиация (1936-1939) һәм Казан байтарчылык (1939-1941) институтларында марксизм-ленининзм кафедралары мөдире. Алман-совет сугышы вакытында Вольск һәм Сызран шәһәрләрендә хәрби укуханәләрдә укыта. 1945 елдан янә Казанда: Казан фирка мәктәбендә КПСС тарихы кафедрасы мөдире, Казан гражданнар төзелеше мөһәндисләре институтында марксизм-ленининзм кафедрасы мөдире, Казан университетының КПСС тарихы кафедрасында укытучы.