М7 «Идел» – Россиядә федерация әһәмиятендәге автомобиль юлы. М7 “Идел” федераль автомобиль юлы Россиянең Европа өлешен Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән тоташтыра. Ул Мәскәүдән ВладимирТүбән НовгородЧабаксарКазан аша Уфага килә һәм Е22 Европа маршрутының бер өлеше булып тора. “Иртеш”, “Себер”, “Байкал” һәм “Амур” трассалары М5 трассасының дәвамы булып саналса да, Россиянең Европа өлешен Себер һәм Ерак Көнчыгыш белән тоташтыручы төп автомобиль юлы — М7. Е22 Европа маршруты Бөекбритания, Голландия, Германия, Швеция, Латвия һәм Россия территорияләре аша үтә. Уфа янында М5 «Урал» трассасы белән кушыла.

М7
«Идел»
М7 «Идел» Россия харитасында
Ил Россия байрагы Россия Федерациясе
Регионнар Мәскәү өлкәсе
Владимир өлкәсе
 Түбән Новгород өлкәсе
Чуашия
Татарстан
Башкортстан
Статус федераль
Биләүче дәүләт
Идарә ителә Росавтодор
Озынлык 1351 км
Баш Мәскәү
Шәһәрләр Владимир (171—193 км), Түбән Новгород (414 км), Казан (820 км)
Ахыр Уфа (1351 км)
М7 Викиҗыентыкта?

1351 чакрым озынлыгындагы М7 “Волга” Крит яисә “Берлин — Екатеринбург” 2нче Панъевропа транспорт коридорының бер өлеше булып тора, Е22 уникаль Европа маршруты составына керә, Алабугадан Уфага кадәр участогы шулай ук Е017 Европа маршрутына карый. Магистральне Булгаково, Инҗәр, Белорет аша Уфадан Магнитогорскига һәм арытаба Кәртәле аша Казакъстан белән дәүләт чигенә кадәр сузу проекты бар иде, әмма төрле сәбәпләр аркасында ул расланмады.

Маршрут үзгәртү

 
Малая Дубна янында магистральга күренеш

Чыганаклар үзгәртү

http://kiziltan.ru/useruploads/KT_200-201_19_10_13.pdf(үле сылтама)