Түбән Кама белән Чаллыны әйләнеп узу
Түбән Кама белән Чаллыны әйләнеп узу (рус. Обход Нижнекамска и Набережных Челнов) ― М7 «Идел» федераль трассасының тармагы, дублер автомобиль юлы. Түбән Кама һәм Яр Чаллы шәһәрләрен урап узу өчен төзелүче юл ― Татарстанның иң масштаблы проектларының берсе. Әйләнеп узу юлы составына 1нче категорияле дүрт полосалы трасса, 10 күпер, шул исәптән Кама елгасы аша күпер, 5 транспорт чишелеше, 11 юлүткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге 5 киселеш керә. Әйләнеп узу юлы Алабуга, Түбән Кама, Зәй һәм Тукай районнары аша уза[1]. Юлның гомуми озынлыгы ~81 км тәшкил итә.
| |||
Түбән Кама белән Чаллыны әйләнеп узу | |||
---|---|---|---|
«Костенеево — Сосновый Бор» | |||
Ил | Россия Федерациясе | ||
Төбәк | Татарстан | ||
Хуҗа | дәүләт | ||
Идарә ителә | Росавтодорога | ||
Юл башы |
| ||
Аша үтә |
| ||
Юл азагы |
| ||
Юл өслеге | асфальт |
Бу мәкаләдә яки мәкалә өлешендә көтелгән вакыйгалар турында мәгълүмат бар. Монда әле булмаган вакыйгалар тасвирланган.
|
Әлеге масштаблы проектның бурычлары ― Яр Чаллы шәһәре урамнарын транзит транспортыннан азат итү һәм Түбән Камадан Казанга кадәр юл вакытын кыскарту[2].
Урыны
үзгәртүЯңа әйләнеч юлы М7 трассасының Костенеево авылы тирәсендәге 987нче километрдан башлана һәм, Алабуга районы Котловка авылы янында Кама аркылы яңа күпер аша чыгып, Яр Чаллы артындагы Сосновый Бор янындагы 1071нче километрда тәмамлана. Автомобиль юлы дүрт полосалы була, машина йөрү өлешенең киңлеге 3,75 метр, бүлгеч полосаның киңлеге 2,7 метр. Хәрәкәт тизлеге 120 км/сәг тәшкил итә[3].
Тарих
үзгәртүӘйләнеп үтә торган юлны 2021 елда төзи башлаганнар һәм өч этапка бүлгәннәр. Файдалануга тапшырылганнан соң, урау юл Казан ― Екатеринбург тизйөрешле маршрутының бер өлеше булачак, ул М12 трассасының дәвамы булып тора[2].
Трасса «Сыйфатлы имин юллар» (рус. «Безопасные качественные дороги») илкүләм проекты буенча төзелә һәм М7 «Идел» автомобиль юлының яңа юнәлеше булып тора. Нигездә М7 буенча узачак участокны төзү дәүләткә 152 млрд сумга төшә, яртысы Чаллы һәм Түбән Каманы урап узу өчен тотыла, күпер төзелешен финанслау белән бергә 79 млрд сум тәшкил итә[2].
Башта эшләрне төгәлләү 2025 елның октябренә планлаштырылган булган, әмма төзелеш инде ахыргы стадиягә якынлаша. 2024 елның ноябрь ае башына планлаштырылган өч этапның икесендә эшләр тәмамланган[4].
Икенче этап кысаларында бик күп ясалма корылмалар (транспорт чишелешләре, юл үткәргечләр, сигез күпер) төзелгән. Юл чишелешләрендә яктырткычлар урнаштырылган, полосалар металлдан ясалган ике яклы барьер киртәләр белән бүленгән.
Халыкка уңайлы булсын өчен Сарсаз-Блин, Шәңгәлче (икесе дә Түбән Кама районы), Кәрәкәс (Зәй районы) торак пунктлары янында тавыштан саклый торган экраннар куелган. Урман массивларын кисеп үтә торган участокларда кыргый хайваннардан саклану өчен коймалар тотылган. Хәзер икенче этапта кюветлар урнаштыру һәм рекультивация эшләре ахырына якынлаша. Юлда җир эшләре тәмамланган[2].
Моннан тыш, асфальт-бетон түшәмә җәю эшләре дә ахырына якынлаша. Юл нык булсын өчен, материал 23 сантиметр калынлыктагы өч катлам итеп түшәлә.
Әйләнеч юл составына 10 күпер, 11 юл үткәргеч һәм төрле дәрәҗәдәге биш юл чаты керә. 14 ясалма корылмада түшәмәнең өске катламы җәелгән инде. Аларның иң озыны ― Кама елгасы аша күпер. Хәзерге вакытта эшчеләр култыкса һәм барьер киртәләр, яктырткычлар һ.б. урнаштыру белән шөгыльләнә. Соңыннан объектта юл билгеләре һәм сызыклар барлыкка киләчәк[2].
Кама аша күпер
үзгәртүЯңа юлның төп һәм иң кыйммәтле өлеше булып 13 млрд сумга Алабуга районы Котловка авылы янында Кама аша салынучы 1,3 км озынлыктагы күпер тора. Кама аръягының иң эре шәһәрләрен әйләнеп чыгу бушлай булачак, әмма бердәм транспорт коридоры барлыкка килсен өчен, түшәмә сыйфаты һәм тизлек режимы буенча М12 белән унификацияләнгән була[2].
Кама аша күпер кичүе уникаль инженерлык проекты булып тора, ул алдынгы технологияләрне кулланып гамәлгә ашырыла. Эшләр тәүлек буе алып барыла, анда 300дән артык кеше һәм 38 берәмлек техника эшли. Балкалар һәм трубошпунтлар кебек габаритсыз йөкләрне китерү өчен йөзү чараларыннан флот, шул исәптән 350 тонналы краннар кулланыла. Хәрәкәт иминлеген тәэмин итү максатында, күпер заманча видеокүзәтү камералары, барьер һәм култыкса киртәләре, шулай ук яктырту системасы белән җиһазландырыла. Юл буенда өстәмә ясалма корылмалар, шул исәптән терәкләр дә, төзелә, баганалар монтажлана һәм күпер өслеге ясала[2].
Кама аша күпер ― бу тизйөрешле маршрутта иң озын ясалма корылма. Конструкциянең гомуми массасы 10 834 тонна тәшкил итә. Күпер соңгы елларда шактый транспорт басымы туры килгән Түбән Кама ГЭСы плотинасын бушатачак. М12 трассасының яңа участогын файдалануга тапшыру Казаннан Уфага кадәр юл вакытын 2 сәгатькә кыскартырга мөмкинлек бирә[5].
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Второй этап обхода Нижнекамска и Набережных Челнов в Татарстане готов на 80 %. dorinfo.ru, 30.07.2024
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Обход Нижнекамска и Набережных Челнов: новые трассы Татарстана. Достижения Татарстана, 24.09.2024(рус.)
- ↑ Лариса Куренщикова. Строительство трассы в обход Нижнекамска и Набережных Челнов может начаться уже в этом году. «Челнинские известия», 29 июля 2021(рус.)
- ↑ Миңнеханов Түбән Кама белән Чаллыны әйләнеп үтә торган юлны карады һәм яңа юл буйлап узды. Татар-информ, 6.11.2024
- ↑ Строительство русловых опор моста через Каму на обходе Нижнекамска и Набережных Челнов выполнено на 98 %. Министерство транспорта Российской Федерации, 11.06.2024(рус.)
Сылтамалар
үзгәртү- Обход Нижнекамска и Набережных Челнов: новые трассы Татарстана. Достижения Татарстана, 24.09.2024(рус.)
- Миңнеханов Түбән Кама белән Чаллыны әйләнеп үтә торган юлны карады һәм яңа юл буйлап узды. Татар-информ, 6.11.2024