Җүкәтау
Җүкәтау (бүгенге әдәби телдә — Юкәтау) - Чулман буенда урнашкан Идел буе Болгары заманы шәһәре.
Аның хәрабәләре Чистайдан 3—4 чакрым көнбатыштарак, Крутая Гора авылы янында ук. Җүкәтауның өч рәт үрләр — чокырлар белән ныгытылган үзәк өлеше (каласы) биек тау башында, Киле елгасының Чулманга кушылган урынында. Текә тау бите һәм кыр ягындагы көчле ныгытмалар шәһәрне дошманнардан саклаган. Калада бай феодаллар һәм аларның ялчы-йомышчылары яшәгән. Алар өчен махсус мәчет салдырып куйганнар.
Калага каршы якта, Киле суы аша чыккач, иркен тигез мәйданда Җүкәтауның һөнәрчелек бистәсе урнашкан. Хәзер дә биредә метал коючылар һәм чүлмәкчеләр эшләгән урыннар ачык күренеп тора.
Җүкәтау Түбән Кама төбәгендә яшәгән болгарларның үзәк шәһәре булган. 13—14 нче гасырларда, монгол яуларыннан соң, ул мөстәкыйль кенәзлекнең башкаласына әйләнә.