Өч сәхабә турында риваять

Өч сәхабә турында татар риваяте

«Өч сәхабә турында риваять»VII гасырда Идел буе Болгарына килгән өч сәхабә һәм алар йогынтысында Болгар халкының мөселман динен кабул итүе турында риваять. Риваять — реаль тарихи шәхесләргә һәм тормышта чыннан да булган хәлләргә барып тоташучы, борынгы заман истәлекләрен саклаучы хикәят.

«Өч сәхабә турында риваять»


Өч сәхабәгә салынган һәйкәлнең фрагменты

Жанр:

риваять

Оригинал теле:

татар

Чыгарылыш:

VII–VIII гасырлар

Кыскача эчтәлек үзгәртү

 
Болгар музей-тыюлыгында сәхабәләргә куелган һәйкәл

Риваять буенча, VII гасырда Идел буе Болгары җиренә өч сәхабә — Ханзал бине Рабигъ (версия: Тәлха бине Госман[1]), Зөбәер бине Җәгъдә һәм Габдрахман бине Зөбәер килгән. Мөхәммәд пәйгамбәр әлеге сәхабәләрне Болгар җиренә җибәргәндә: «Сездән могҗиза таләп итсәләр, менә бу өч әйбердән ярдәм сорарсыз», дип, Габдрахман сәхабәгә – чалма, Зөбәергә – кара савыты, Ханзалга – таяк (юл таягы) бирә. Сәхабәләр Болгар җирендә үзләрен гарәп иленнән килгән табиплар дип таныта һәм күп кенә авыруларны дәвалый. Кыш көне хан (Болгар музей-тыюлыгында сәхабәләргә куелган һәйкәлдә язылган: «Айдар хан вакытында»[2][3]) вәзире табип-сәхабәләрне хан сараена чакыра. Ул вакытта хан кызы Туйбикәне паралич суккан була, кемнәр һәм ничек кенә дәвалап караса да, файдасы булмый. Сәхабәләр сарайга килеп, кызны күргәч, үсеп утырган каен агачыннан себерке бәйләп, мунчада чабарга кирәк, дип киңәш бирәләр. Кыш көне андый каенны каян табарга? «Бу минем бердәнбер балам, аны терелтсәгез, сезнең динне кабул итәм»,– ди хан.

Сәхабәләр Мөхәммәд пәйгамбәр биргән әйберләрне кулланып, могҗиза белән каен үстерә: кара савытына таякны кадап куйгач, Габдрахман сәхабә, чалманы башына урап, ике рәкәгать намаз укый. Ике сәхабә «Амин» дигәч, таяк үсеп, яшел яфраклы каенга әверелә. Аның ботакларыннан себерке бәйләп, хан кызын мунчага җибәрәләр. Җарияләре, мунчада каен себеркесе белән чапкач, хан кызы, савыгып, үз аягы белән сарайга кайта. Бу могҗизаны күргән хан (илтәбәр) мөселман була. Аннан соң вәзир һәм шәһәр халкы ислам динен кабул итә. Риваять буенча, сәхабәләр Болгарда берничә ел яши, ил халкына дин өйрәтә. Ике сәхабә Мәдинәи-Мөнәвәрәгә кайтып китә, Тәлха бине Госман (версия: Зөбәер бине Җәгъдә) сәхабә хан кызы Туйбикәгә өйләнеп, Болгарда торып кала. Башка версия буенча, өч сәхабә дә Болгарда яшәп калган, әлеге сәхәбәләрнең каберләре XVII гасырга кадәр сакланган, диелә[4].

Нәсыйхәте үзгәртү

«Өч сәхабә турында риваять» Идел буена исламның бик иртә һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең үзеннән әманәт булып килеп ирешүе турында сөйли. Моны аңлау татарларның милли горурлыгын ныгыткан, алар күп гасырлар дәвамында «дөньяның иң төньяк мөселманнары» булып, динне саклап яшәгән.

Ислам дине рухи бер дәва, шифа буларак күзаллана. Сәхабәләр үзләре белән әзер дәва алып килмәгән, ә җирлектәге әйберләрдән файдаланган. Каеннан ясалган мунча себеркесен татарлар борын-борыннан дәва итеп файдаланган. Хан кызын да мунчада чапканнардыр. Әмма җирлектәге йолалар исламсыз үзләре генә рухи файдасыз һәм дәва-шифа ролен ала алмый.

Ислам символлары үзгәртү

Риваятьнең төп образлары — чалма, юл таягы һәм кара савыты — пәйгамбәрдән килгән ислам символлары, аларда яшерен мәгънә бар.

  • Таяк (юл таягы) — тынычлык сөю билгесе. Татарлар өйрәнгән Хәнәфи мәзһәбе тынычлык яклы булуы белән аерылып тора.
  • Кара савыты — гыйлем һәм татарлар дини тормышында таянган Әбу Хәнифәнең дини кануннарны аңлатудагы рухи зирәклеге. Татарларда гыйлем мәчетләр каршында эшләп килгән мәдрәсәләрдән таралган. Әбү Хәнифә галим кеше буларак, һәрвакыт язган һәм кара савытын да үзе белән йөрткән. Гарәп теленең гыйрак диалектында «хәниф» сүзе – «кара савыты» дигән мәгънәне аңлата.
  • Чалма — татарларның суфичылык традицияләренә иярүе нәтиҗәсендә туган эчке рухи иреклеген аңлата.

Әдәбият үзгәртү

  • Айзирәк Гәрәева. Рөстәм Батров: «Рухи зирәклек динне саклый». «Идел» журналы, 2016 ел, октябрь, 68-70нче бит.
  • Кемпер М. Суфии и ученые в Татарстане и Башкортостане [1789-1889]. Исламский дискурс под русским господством. – Казань, 2008. – С. 30–31.

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Илсөяр Закирова. Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүләре турындагы риваятьләре. tatar-islam.com
  2. Малый минарет и памятник в честь принятия булгарами ислама. 2021 елның 28 февраль көнендә архивланган. diary-culture.ru(рус.)
  3. Айдар хан булса, ул 865 елда, Мөхәммәд пәйгамбәр 632 елда үлгән, сәхабәләр, пәйгамбәрне күргән затлар буларак, бик озын гомерле булып чыгалар
  4. Волжская Булгария – первое мусульманское государство Восточной Европы. islamdag.ru, 15.07.2009(рус.)