Суар, шулай ук СуварБолгар илендә иң эре шәһәрләрнең берсе, Суар бәклеге башкаласы. Төп халкы - чуашларның бабалары саналган суарлар кабиләсе.

Суар
Нигезләүче Sawirlar
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Suar bäklege
Административ-территориаль берәмлек Татарстан
Мирас статусы федераль әһәмияттәге Россия мәдәни мирас объекты[d]
Карта

10нчы гасыр­да ул хәтта Болгар шәһә­ре белән дә ярышып яшәгән. Суарның куәтле шәһәр ныгыт­малары 100 гектар чамасы җир­не биләгән. Кайбер урыннарда бу ныгытмалар икешәр рәтле итеп са­лынган. Алардан хәзер 5 чакрым­га сузылган биек җир үрләре һәм тирән чокырлар гына сакланып калган.

10нчы йөздә Әл-Бәлхи исемле гарәп галиме болай дип язып калдырган:

« Болгардан ерак түгел икенче бер шә­һәр — Суар урнашкан. Биредә дә Җәмигъ мәчет бар. Мөселман ди­ненә өндәүче, ике шәһәрнең дә халкы 10 меңгә җитә, дип әйтте. Йортлары агачтан салынган һәм аларда кышын торалар, җәен исә киез тирмәләргә таралалар. »

Суар хәрабәләре Татарстан­ның Спас районы Кузнечиха авы­лыннан 4 чакрым еракта Утка елгасы буенда урнашкан. Шәһәр­лекнең бер почмагына сыенып утырган кечкенә генә Татарский Городок исемле авылны җирле халык әле дә Шәмсуар дип атый.

Суар шәһәре, Биләр кебек үк, татар-монголларның яулары вакытында җимертелеп, җир йөзен­нән мәңгегә юкка чыга.

Чыганаклар үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү