Кашан
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Кашан - Идел буе Болгарының иң эре калалары рәтенә керүче шәһәр.
Ул хәзерге Лаеш районының Шуран һәм Балык Бистәсе районының Саескан Тавы авыллары арасында, Чулман суының уңъяк ярында урнашкан. Мәйданы 100 гектардан артып китә.
Элекке шәһәр урынында сугыш кораллары, алтын-көмештән һәм асылташлардан ясалган бизәнү әйберләре, үлчәү герләре һәм акчалар, савыт-саба ватыклары һәм башка әйберләр табыла. Кашан шул төбәктәге болгарларның сәүдә һәм һөнәрчелек үзәге булган.
Шәһри Кашан җиһанның бер гүзәл почмагыдыр...
...Аның олысы-кечесе — һөнәр остасы, берсе — корыччы, икенчесе — алтын-көмешче. Татар халык җырыннан.
|