Таҗетдин ибн Юныс әл-Болгари

Таҗетдин ибн Юныс әл-Болгари — болгар табибе һәм фармакологы. Аның мәшһүр әсәре - "Әт-Тиръякъ әл-кәбир" ("Агуланулардан көчле дәва").

Таҗетдин ибн Юныс әл-Болгари
Туган XIII гасыр
Идел буе Болгары
Һөнәре табиб

Биография үзгәртү

XIII гасыр башында Мосул шәһәрендә яши һәм эшли.

Мирас үзгәртү

Болгар табиблары гади һәм катлаулы (универсаль) дарулар бүлеп бирделәр. Таҗетдин ибн Юныс әл-Болгари үзенең "Әт-Тиръякъ әл-кәбир" иншасын катлаулы (универсаль) дарулар әзерләүгә багышлый. "Тиръякъ" авыруларны дәвалауның универсаль чарасын аңлата. Ул иншада әлеге даруның рецептын сурәтләгән. Ютәлне, корсак авыртуын, тавышны югалту, йөрәк авырулары һәм башка авыруларны дәвалау өчен дару кулланылган.

Хәзерге вакытта Таҗетдин ибн Юныс әл-Болгари тракты Иран Мәҗлесе китапханәсендә саклана.

Башка хезмәт тә билгеле - "Фи-л-ад-вийател-мөфридәт" ("Дәвалау мөмкинлекләре дару үләннәре")[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. История татар с древнейших времен. Т. 2: Волжская Булгария и Великая степь. - Казань, 2006. - С.571.