Фуат Гарифуллин (9 декабрь 1936(1936-12-09) (87 яшь), Күл Черкене, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — , ) — полимерларның физикасы һәм химик технологиясе өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы (1980), профессор (1981), ТАССРның һәм РФның атказанган фән эшлеклесе (1986, 1993), ТР ФАның мөхбир әгъзасы (1992), ТР Дәүләт бүләге иясе (1994), җиңел атлетика буенча СССРның спорт остасы (1970), ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1996), ТРның атказанган физик культура хезмәткәре (2015). 1959 дан Түбән Тагилда, 1966-70 тә Казан төзүче инженерлар институтында. 19292-66, 1970 тән КХТИдә: кафедра мөдире (1980 нән). Дәүләт бүләге ««Нижнекамскнефтихим»да бутилкаучык, пропилен әчесе һәм стирол җитештерүнең камилләштерүне һәм химик технологиянең теоретик нигезләрен эшләү» дәгән фәнни хезмәт өчен бирелә. Ф. Туишев ис. гармунчылар конкурсы җиңүчесе (1994, 1996), гер спорты буенча ярыланың халыкара категориясе судьясе (2002).

Туу датасы 9 декабрь 1936(1936-12-09) (87 яшь)
Туу урыны Күл Черкене, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Эш урыны Казан милли тикшеренү технология университеты һәм Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
Әлма-матер Казан милли тикшеренү технология университеты һәм В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Бүләкләр