Рифхәт Сәхәбетдинов


Рифхәт Зиннур улы Сәхәбетдинов (1955 елның 21 сентябре, Мортыштамак авылы, Сарман районы, Татарстан АССР) — техник фәннәр докторы (2001), профессор, фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (1997) һәм академик И. М. Губкин исемендәге премия лауреаты (1991), Татарстан Республикасының Атказанган фән эшлеклесе (2005), «Татнефть» ААҖ Мактаулы нефтьчесе (2006), Татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты директоры (2014—2019).

Рифхәт Сәхәбетдинов
Туган 21 сентябрь 1955(1955-09-21) (68 яшь)
Мортыштамак авылы, Сарман районы, Татарстан АССР
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ Россия байрагы Россия Федерациясе
Әлма-матер М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты
Бүләк һәм премияләре «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале
Гыйльми дәрәҗә: техник фәннәр докторы (2001)
Гыйльми исем: профессор

Тормыш юлы үзгәртү

Рифхәт Сәхәбетдинов 1955 елның 21 сентябрендә Татарстан АССРның Сарман районы Мортыштамак авылында туган[1].

1977 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын «химия» белгечлеге буенча тәмамлый.

2001 елда Бөгелмә шәһәрендә Татар фәнни-тикшеренү һәм проект институтында докторлык диссертациясен яклый. 400дән артык басма эш, шул исәптән 5 монография, 1 уку әсбабы, Россия Федерациясе Югары аттестация комиссиясе тәкъдим иткән журналларда 84 мәкалә, уйлап табуларга 120 патент һәм файдалы модельләргә Россия Федерациясе патенты авторы. «Татнефть» ААҖ Татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты базасында диссертация советы составына керә һәм Казан дәүләт технология университеты каршындагы диссертация советы әгъзасы. Аның җитәкчелегендә җиде кандидатлык диссертациясе әзерләнә һәм яклана.

Хезмәт эшчәнлеге үзгәртү

1977—1980 елларда Мәскәү өлкәсендәге Химия һәм төзелеш машиналарының фәнни-сынау институты инженеры[2].

1980—2014 елларда хезмәт эшчәнлеген «Татнефть» ААҖнең Бөгелмә шәһәрендәге Татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты өлкән инженеры буларак башлый. Институтта сектор мөдире, лаборатория мөдире, нефть, газ һәм суны тикшерү һәм һөнәрчелек әзерләү бүлеге башлыгы, институт директорының беренче урынбасары буларак хезмәт юл узган.

2014—2019 елларда — «Татнефть» ААҖнең Татар нефть фәнни-тикшеренү һәм проект институты директоры.

Бүләкләр үзгәртү

  • ВДНХ медальләре – көмеш (1985) һәм ике бакыр (1986, 1987)[2];
  • «Бишьеллык ударнигы» билгесе (1990);
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • «Уйлап табу һәм рационализация отличнигы» билгесе (2009);
  • Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының мактау грамотасы (2010);
  • Академик И. М. Губкин исемендәге Нефтьчеләр һәм газчыларның фәнни-техник җәмгыятенең рәхмәт хаты (2013);
  • «Татнефть» ААҖ Мактау грамотасы (2015);
  • Россия Федерациясе Энергетика министрлыгының Мактаулы нефтьчесе (2015);
  • «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале (2015);
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең рәхмәт хаты (2016).

Басмалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Сахабутдинов Рифхат Зиннурович 2021 елның 26 декабрь көнендә архивланган. Реальное время
  2. 2,0 2,1 Директора института 2021 елның 27 ноябрь көнендә архивланган. tatnipi.tatneft.ru

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү