Айрат Вәлиев
Айрат Вәлиев, Айрат Рәсим улы Вәлиев (1978 елның 25 мае, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Көек) — техник фәннәр докторы (2018), доцент (2009). 2018 елның 17 июленнән — Казан дәүләт аграр университеты ректоры в.в.б., 14 ноябреннән — ректор. Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2023).
Айрат Вәлиев | |
---|---|
Туган телдә исем | Айрат Рәсим улы Вәлиев |
Туган | 25 май 1978 (46 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Көек |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Яшел Үзән механика көллияте һәм Казан дәүләт аграр университеты |
Һөнәре | инженер, ректор |
Балалар | ике кызы |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | техник фәннәр докторы[d] |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1978 елның 25 маенда Татарстан АССР Саба районы Көек авылында туган. 9 сыйныфтан соң, Яшел Үзән механика техникумын (1999 елдан көллият) кызыл дипломга, «авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең (1995 елдан академия, 2006 елдан университет) авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетын (2001) һәм «икътисад һәм аграр җитештерү белән идарә итү» белгечлеге буенча Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын (2005) тәмамлаган.
2018 елның ноябрендә Чуаш аграр академиясендә «Җир эшкәртү машиналарының яңаларын булдыру һәм камилләштерү нигезендә Урта Идел буе шартларында туфрак эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру» темасына докторлык диссертациясе яклый[1].
Алмания, Словакия, Литва, Нидерландлар, Эстония, Кытайда стажировка узган.
Хезмәт юлы
үзгәртү2001-2004 елларда — Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе инженеры.
2004-2006 елларда — Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе энергия ресурсларын саклау кафедрасы өлкән укытучысы.
2006-2008 елларда — Казан дәүләт аграр университетының машиналарга хезмәт күрсәтүне оештыру һәм технологиясе кафедрасы доценты.
2007-2008 елларда — Казан дәүләт аграр университетының корпоратив-кластерлы укыту үзәге җитәкчесе.
2008 елдан — Казан дәүләт аграр университетының фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры.
2011-2016 елларда — Казан дәүләт аграр университетының машиналарны һәм җиһазларны эксплуатацияләү кафедрасы мөдире.
2018 елның 17 июленнән 14 ноябренә кадәр — Казан дәүләт аграр университеты ректоры в.в.б.
2018 елның 14 ноябреннән — ректор[2].
Гыйльми эшчәнлеге юнәлеше
үзгәртүТатарстан җөмһүрияте шартларында туфракны эшкәртүнең адаптив энергия ресурсларын саклау системасы өчен нәтиҗәле технологияләр һәм техник чаралар.
60 фәнни хезмәте, ш. и. 2 монографиясе бар.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2015 — РФ агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре.
- 2023 ― Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе ― «Разработка и внедрение инновационных приемов мелиоративного земледелия, обеспечивающих повышение экономической эффективности сельскохозяйственного производства Республики Татарстан» хезмәте өчен[3]
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Марина Чередниченко, Тимур Латыпов. «Ученик должен превзойти учителя»: в КГАУ сменился ректор, правивший 22 года. «БИЗНЕС Online», 17.07.2018
- ↑ Айрат Вәлиев Казан дәүләт аграр университеты ректоры итеп билгеләнде.(үле сылтама) Татар-информ МА, 16.11.2018
- ↑ Указ Раиса Республики Татарстан №912 от 26 декабря 2023 года. «Республика Татарстан», 29.12.2023
Сылтамалар
үзгәртү- Валиев Айрат Расимович. Деловой центр РТ - интернет-портал TatCenter.ru