Луиза Бәйрәмова (1935―2022) - совет һәм Россия галим-филологы, педагог, чагыштырма фразеология һәм фразеография өлкәсендә белгеч, филология фәннәре докторы (1984), профессор (1987). КДУның атказанган профессоры (2009). Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (2003). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1993).

Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  СССР
 Россия
Туу датасы 1 гыйнвар 1935(1935-01-01)
Туу урыны Исәнбай, Пәнҗәр районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлем датасы 26 февраль 2022(2022-02-26)[1] (87 яшь)
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Академик дәрәҗә филология фәннәре докторы[d]
Луиза Бәйрәмова
Туган 1 гыйнвар 1935(1935-01-01)
Исәнбай, Пәнҗәр районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 26 февраль 2022(2022-02-26)[1] (87 яшь)
Яшәгән урын Коләхмәтов урамы[2]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

Луиза Кәрим кызы Бәйрәмова 1935 елның 10 декабрендә туа.

  • 1955-1960 елларда Казан университетының филология факультетында белем ала. Аны отличие белән тәмамлый.
  • 1960 елдан Казан университетында педагоглык эшчәнлеген башлый: аспирант, ассистент һәм өлкән укытучы, 1970 елдан — доцент, 1987 елдан — рус теле һәм аны укыту методикасы кафедрасы профессоры.
  • 1966 елда Л.К.Бәйрәмова «Перевод на татарский язык русских придаточных определительных предложений с относительным словом, „который“ и экспериментальная оценка на ЭЦВМ некоторых вопросов перевода этих предложений» дигән темага кандидатлык диссертациясен яклап, филология фәннәре кандидаты дәрәҗәсен ала.
  • 1984 елда «Фразеология произведений В. И. Ленина и принципы её перевода на татарский язык»» дигән темага докторлык диссертациясен яклап, филология фәннәре докторы итеп билгеләнә.
  • 1987 елда ВАК приказы белән аңа — профессор гыйльми исеме бирелә.
  • 2009 елда "КДУның атказанган профессоры" дигән мактаулы исем бирелә.

Фәнни-педагогик эшчәнлеге үзгәртү

Бәйрәмованың төп фәнни-педагогик эшчәнлеге лексикология, рус теле фразеологиясе, аксиологик фразеология һәм аның фразеографик тасвирламасы, дөньяның төрле телле картинасын чагылдыру кебек мәсьәләләр белән бәйле. Аның фәнни җитәкчелегендә рус, татар һәм инглиз телләрендә фразеологик гыйбарәләр өйрәнелә, аксиологик плюрализм нигезендә икетеллелекне үстерү факторлары билгеләнә. Казан[Казан университеты|КДУ]да "Казан лингвистика мәктәбе" һәм «Чагыштырма лексикология" кебек дисциплиналар укыта.

Мактаулы исемнәре ТРның атказанган фән эшлеклесе

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  • Татарская энциклопедия: в 5 томах / гл. ред. М. Х. Хасанов. — Казань : Институт татарской энциклопедии АН РТ, Т. 1: А—В. — 2002. — 671 с. — ISBN 5-85247-036-X

Тышкы сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү