Камил Ногаев
Камил Әсгать улы Ногаев (рус. Камиль Нугаев яки рус. Нугаев Камиль Асгатович, 2.12.1956, Иске Рәҗәп, Куйбышев районы, ТАССР,
РСФСР,
ССРБ) — Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары, Бердәм Россия Бөтенроссия сәяси партиясенең (Татарстан региональ бүлеге) әгъзасы. ТР Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины.
Камил Ногаев | |
---|---|
Туган телдә исем | Ногаев Камил Әсгать улы |
Туган | 2 декабрь 1956 (68 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Куйбышев районы (Татарстан), Иске Рәҗәп |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт аграр университеты һәм П. А. Столыпин ис. Идел буе идарә итү институты[d] |
Һөнәре | агроном, директор, сәясәтче |
Эш бирүче | Дәүләт Советы |
Сәяси фирка | Бердәм Русия |
Бүләк һәм премияләре | ![]() ![]() ![]() ![]() |
Биографиясе
үзгәртүНогаев Камил Әсгать улы 1956 елның 2 декабрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (1991 елдан Спас районы) Иске Рәҗәп авылында туган. 1978 елда «агрономия» белгечлеге буенча Казан авыл хуҗалыгы институтын, 1999 елда «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлеге буенча Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый.
Хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге
үзгәртү- 1978-1980 елларда — Балык Бистәсе районының «Ленинская искра» совхозының баш агрономы.
- 1980-1982 елларда — Чапаев исемендәге колхозның баш агрономы.
- 1982-1985 елларда — КПССның Куйбышев райкомы авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире.
- 1985-1988 елларда — «КИМ»нәсел заводы директоры.
- 1988-1995 елларда — РАПО рәисе, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы, администрация башлыгының беренче урынбасары.
- 1995-2005 елларда — ТР халык депутатларының Спас район Советы рәисе — район Хакимияте башлыгы.
- 2006 елдан 2019 елга кадәр — Татарстан Республикасының «Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башлыгы.
- 2000-2004 елларда — икенче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты.
- 2019 елның сентябреннән — алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
үзгәртү- ТР Спас муниципаль районының Мактаулы гражданины
- «Россия халыклары мирасына өлеш керткән өчен» медале (2002, 2004)
- «Бөтенроссия халык саны алуны үткәрүдәге казанышлар өчен» медале (2003)
- «Хезмәт ветераны» медале (2004)
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2006)
- "Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны үткәрүдәге казанышлар өчен" медале(2006)
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены (2014)
- II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале (2022) ― ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[1]
Искәрмәләр
үзгәртүСылтамалар
үзгәртү- Нугаев Камиль Асгатович — Татцентр.ру
- / Депутатлар корпусы 2021 елның 13 сентябрь көнендә архивланган.