Иске РәҗәпТатарстан Республикасының Спаск районындагы авыл.

Иске Рәҗәп
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Иске-Рязапское сельское поселение[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Иске-Рязапское сельское поселение[d][1] һәм Спас районы
Сәгать поясы UTC+03:00
Почта индексы 422865
Карта

Халык саны — 850 тирәсендә. Почта индексы — 422865.

Чагыштырмача 1699 елда нигезләнгән (беренче тапкыр рәсми рәвештә искә алынган).

Ташбилге зиярәтендә 14 гасырга караган кабер ташы сакланган: "Энбал оглы Хәсән зийарәте турур... Тарих йети йүз кырк беш-дә, рәҗәп айынын үченче күне әрди". — "Анбала сына Хасана место погребения... По летосчислению в семьсот сорок пятом (1343 елда), раджаба месяца третий день был"; "Әмбал оулы Хәсән оулы хаҗи Бу бәлүкү кү". — "Амбала сына, Хасана сына хаджи надмогильный памятник это".

1675 елда мәчет булганлыгы билгеле.ХVIII йөз башында беренче мәчет имамы Ахун Кадыйрмөхәммәт Сүнчәләй (1670 елда туган) Болгарда, Пётр I нең указы буенча, шәһәрлектәге тарихи һәйкәлләрне һәм шундагы мөселман кабер ташларын Йосыф Ижбулат белән бергә тәрҗемә итә.

1695 елның 13 декабрендә Петр I нең указы: "Тарих җиде мең дә ике йөз өченче, декабрьнең унөченче көнендә указ олуг, бөек падишаһ хәзрәте олуг князь Пётр Алексеевич һәм олуг һәм кечек ак падишаһ Россия йортын үзе тотучы, үзе биләүче, указ көче белән Казан өязенең Рәҗәп авылы татарлары югарыда язылган җирләрне сукалау һәм печәнен чабу өчен укадиләр илән биләргә олуг падишаһ хәзрәтенең бердән ясак белән тармакка, ягъни түләргә, бу замандагы аңлатуны казнага түләргә яздым" (мулла Зәйнелгабидин бине Габделкәрим тәрҗемәсендә).

XVII гасырның 90 нчы елларында Майна һәм Кече Чирмешән елгалары арасындагы территориядә ясаклы авыллар барлыкка килә. 1699 елда 71 йорт җире булган Бәрән авылы, 1710 елга Көнбатыш Кама аръягындагы иң эре, 800 ләп кеше яшәгән, торак пунктларга әйләнә. Авылны эреләндерү, аның халкының бер өлеше (1710 елда) чыгып китүенә һәм Чәчәкле дигән яңа авыл барлыкка килүенә китерә.

Демография

үзгәртү
Халык саны
1697 1710 1716 1747 1762 1764 1782 1795 1811 1834 1850 1858 1859 1897 1908 1920 1926 1938 1949 1958 1970 1979 1989 2002 2010
161 800 691 378 (ир.) 882 415 (ир.) 420 (ир.) 921 574 (ир.) 1640 2079 2335 2352 3754 4823 4634 2789 2213 1768 2093 2329 1871 1251 976 850

Төп милләтләр (1989 елгы җанисәп буенча): татарлар.

Климат

үзгәртү
Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-10.3 °C -10.4 °C -5.4 °C 5.5 °C 14.3 °C 19 °C 20.9 °C 18.5 °C 12.8 °C 5 °C -3.9 °C -9.5 °C 4.7 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 4.7 °C.[3]

Шәхесләр

үзгәртү

Мәгариф

үзгәртү
 
Урта мәктәп бинасы. 2005 елда төзелгән. Музей да шунда урнашкан
  • Урта мәктәп.

Мәдәният

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татарская энциклопедия, Институт Татарской энциклопедии (ИТЭ) Академии наук РТ.